Жиде утрау


Чтобы посмотреть презентацию с оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов:

Су басу зонасына эләгеп, юкка чыккан Иске Семиостров (Өшәр) авылына багышлана. Өшәр авылы турында Өшәр (Семиостров) җирлегендә Гали өянкесе (Гали буасы) дигән атамалы җирләр бар. Гали өянкесе дигән атама элек хуҗалык башына бүленеп бирелә торган печән чабу, утын кисү урыннарыннан килеп чыккан сүз. Ул урында Гали бабай балык тоту белән дә, умартачылык белән дә шөгыльләнгән. Гали өянкәсенә килеп җиткәч,Гали бабай үзенең атларын тугарып, өянке янындагы утарга ябып тора торган була . Утар Өшәр авылыннан 2 километр ераклыкта була. Су аркылы Өшәр елгасын чыгып, Гали буасын узып барырга кирәк булган.Җәй көннәрендә Өшәр елгасы саегып, кайбер җирләре кибә торган булган. Өшәр елгасының Иске Иделгә кушыла торган урыны Өшәр тамагына җиткәнче борылып киткән. Сай урыны булган. Халык шул Сайдык урыныннан печән чабарга,кайры төшерергә, гөлҗимеш, балан, шомырт җыярга йөргән. Сайдык җирнең аргы ягында “Гали буасы” дигән атамалы күл бар.Яз көннәрендә, җәйге вакытларда Гали бабай шул кулдә балыкчылык белән шөгыльләнгән. Яз көнендә шул күлгә балыкларны чакырып кертә торган була. Күлгә балык уйнарга тулгач, ике катлы читән белән күлне елгадан бүлеп куйган. Читән белән читән арасы ике адым булган. Уйнап беткән балык шул читән арасына чыга торган була.Тотканнан соң, балыкның уылдыгы булса- буага ,вак булса кире елгага җибәргән.3-5 килограмм авырлыктагыларын гына алып тозлаган, каклаган, ыслаган һәм шуның белән сәүдә дә иткән. Элеккеге балыкчылар уйнап бетмәгән уылдыклы балыкны тотарга тырышмаганнар. Һәр балыкчының узенең урыны булган. Әгәр дә бу урында балык уылдык чәчмәсә, икенче елны бу урынны балык оныткан һәм югалган.Шулай итеп,балыкның бу урында беткәнен белгәннәр.Балык сөйләшмәсә дә, уйламаса да, барыбер башка җәнлекләр, кошлар кебек уылдык чәчәргә, уйнарга, үзенең туган урынына -җанланып киткән урынына кайтуы билгеле. Өшәр авылына 1941 нче елның 15 нче маенда, авылда күрелмәгән хәл, беренче мәртәбә корыч канатлы кош- аэроплан төшә. Авыл халкы аэроплан төшүгә Сабантуй булып җыела. Бу вакыйгадан да Гали карт читтә калмый. Әбиләрнең сөйләве буенча, халык җыелып, бөтен кеше аэроплан караган вакытта, килгән картка юл бирүләрен күреп, очучы хәйран кала. Кешедән үзгә буларак, бабай ак күлмәктән, ак кәләпүш, ап-ак чәч, ак сакал һәм кулында бер сетка үзенең бакчасында үзе үстереп, салкын тирән базда кышлатып чыгарган аклы- кызыллы алсу алмалар. Бабай аэроплан каршына килеп баса да, иелә-иелә кулын каш өстенә куеп, аэропланны күзәтә. Аэроплан 76 яшьлек картка бик сәер тоела.Шул вакыт очучы түзми: -Бабай, алмаң белән сыйла әле,- ди.Бабай да аптырап калмый: -Иң беренче очкычыңның эчен күрсәт әле, аннан соң сыйлармын,- ди.Очучы сикереп төшеп, тиз генә бабайны аэропланга утырта. Бабай тегендә- монда каранып торган арада, аэроплан кабынып китә һәм очучы бабайны яңа амбар юлы буйлап күккә алып менеп тә китә.Өшәр авылының урта урамындагы Камышлы күле башындарак яшәгән карт, соңыннан,аэропланнан Өшәр авылын өстән ничек күргәнен бәйнә-бәйнә сөйли, кешеләрне алма белән сыйлый.Ул вакытта ук читәннән аермалы буларак ,аларның ихаталары такта койма белән уратып алынган булган.Койма артында сәрби агачлары. Алар арасында тәмле алмалы алма агачлары, күләгәдә берничә дистә умарта оялары,кортлар выжылдап бал җыйган. Капка төбендә зур тополь астында такта урындыкта Гали карт утыра. Тирә-ягы бала-чага. Олысы-кечесе алма ашый, ә Гали карт сөйли дә сөйли. Өшәр авылына Өшәр исемен күрше авылда яшәүче мари халкы кушкан. Өшәр халкы үзенең авылына үзе исем кушу белән шөгыльләнмәгән. Мари халкы күптәнге халык . Алар: “Ушар барам”, “Әрә барам,”-дип, “Тар елгага барам”,”Коры елгага барам,”-дип аңлатканнар. Тар елганың янында үсеп киткән авылда аларча”Ушар” безнеңчә “ Тар елга”авылы була. Чыннан да Өшәр авылының буеннан буена Агыйдел елгасыннан кереп, Камага коя торган бер дельта бар. Өшәр авылына беренче трактор 1935 нче елда,ә беренче машина 1938 елда кайта. Өшәр авылы үскәннән үсә. 500 хуҗалыкка җиткән вакыты була. Халык тырыш , эшчән: печән чаба, каеры төшерә , артканын , булдыра алганча, сата. Печән сатучылар печәнне кыш көне якын удмурт ягына атка төяп алып барганнар. Соңыннан җәй көне көймәләр белән дә йөрткәннәр. Удмурт һәм рус халкы моңа кызыксыну белән карый башлый һәм алар монда үзләре килеп көймәләргә һәм барҗаларга төяп тә, ишкәк ишеп тә, бурлаклар белән ярдан тартып та йөргәннәр.Сәүдә кызганнан -кызган. Агач каерысын да төшергәннәр, бочкалар эшләү өчен юкә агачы да кискәннәр.Агыйдел һәм Кама кушылган урындагы дельта утраулар кырмыска оясын хәтерләткән. Һәркем эштә булган.Бу утрауларга көймә, баржа белән генә кереп булган.Баржа туктый алмаган җирдән атлар белән ташып,баржага төягәннәр. Шушындый төяү урыннары булган зуррак утраулар җидегә җиткән һәм озак еллар шулай сакланган.Җиде утрауда җиде причал булган.Руслар: будем грузиться семи островах,- дип сөйләшкәннәр һәм бу сүз авылга беркеп калган. Язлар җиткәч бакчаларга кадәрСулар менгән диләр дулкынлап“Авыл күчә” сүзен ишетүгәЙөрәкләре куйган сулкылдап. Күченгәннәр әкренләп бар даЯбыла клуб, авыл мәктәбе.Ни өчен соң күчерделәр икән?Җавап кыска: “Закон!”-сәбәбе. Чиялек һәм Өшәр авылларыТырыш халкы белән макталган.Хезмәт сөйгән халкы зур өметләр баглапКиләчәккә таба атлаган. Зур клубы, сигезьеллык мәктәп,Тегермәннәр гөрләп торганнар.Электр станциясе, сөт заводыЗаман казанышы булганнар Укучылар һәм укытучылар коллективы. Еладылар авыл урамнарыКапка, койма, хәтта читәннәр.Туган авыл кадерен белә барыНигезеннән читкә киткәннәр. Авыл бетте, бар да китеп бетте.Калды берәү - Габдулла абый.Зур йорт салды, хуҗалыгы яхшы Авылга хыянәт итмәде, алай. Өшәр авылының матурлыгынҖәйләр саен сагынып кайталар. Туган авыл дибез и туган җир!Сагындыра дибез кырларың,Тик нигә соң шәһәр якларынаБез борабыз гомер юлларын. Туган авыл дибез и туган тел!Сагындыра дибез моңнарың,Тик нигә соң күңелләрне бирепБез тыңлыйбыз чит ил җырларын. Туган авыл дибез и туган җир!Сагындыра инеш буйларың,Тик нигә соң ял итәргә диеп,Без сайлыйбыз диңгез буйларын. Туган авыл дибез и туган як! Еш сагынып искә алабыз,Тик нигәдер гомер итәр өченЕракларда яшәп калабыз.

Приложенные файлы

  • ppt zhide_utrau
    Размер файла: 888 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий