Жину


АЛЫП БАРУЧЫ: Хәерле көн, сугыш һәм хезмәт ветераннары, килгән кунаклар, укытучылар, укучылар! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык – Бөек Җиңүнең 67 еллык бәйрәме белән котлыйбыз!
Матурлыгы өчен бу көннәрнең,
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Санлап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
Узган гасырның легендар битләрен
Кабат актарсын да чал тарих,
Дәһшәтле чорларга алып килсен...
Батырларны кабат искә алыйк...
Без бүгенге митингыбызны совет халкының Бөек Ватан сугышындагы данлы җиңүенә багышлыйбыз.
Митингны ачу өчен сүзне җирле үзидәрәнең Курса-Почмак авылы Сеҗе авыл җирлеге рәисе Гыйбадуллина Гөлфия Мансур кызына бирәбез.
Митингны “Ак Барс агро” ширкәте җитәкчесе Сәлахов Шайдулла Имам улы дәвам итә.
Ә хәзер сүзне Курса-Почмак урта гомумбелем мәктәбе директоры Сабирҗанова Нүрзилә Барый кызына бирелә.
Ветераннар советы рәисе Әхмәтсафин Барый абыйның да безгә әйтер сүзләре бардыр дип уйлыйбыз. Рәхим итегез, Барый абый!
Ә хәзер митингны дәвам итү өчен сүзне 8 нче сыйныф укучыларына бирәбез. Алар сезгә “Онытылмаслык 1418 көн” дип исемләнгән монтаж тәкъдим итәләр. Сүз сезгә, хөрмәтле укучылар!
Сиринә: Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, көн тумады,
Алды җирне сугыш ялкыны.
1941 нче ел, 22 нче июнь. Радио шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләргә һәҗүм ясый. Бөек Ватан сугышы башлана. Шул көнне үк завод-фабрикаларда, предприятияләрдә, мәктәп – институтларда, колхоз – совхозларда сугышка каршы митинглар үткәрелә. Эшчеләр, колхозчылар, студентлар, укытучылар, врачлар фашистларга каршы сугышка әзер булуларын белдерәләр. Митинглардан соң ук илебез гражданнары фронтка җибәрүне сорап хәрби комиссариатларга килделәр.
Булат: Юлбасарлар таптый илебезне
Ватан сугышына мин китәм.
Менә – балаң. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм:
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен.
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
Бу сугыш совет халкы өчен азатлык сугышы иде. Беренче көннән үк ул Бөек Ватан сугышы дип аталды. Ә совет – герман фронты икенче бөтендөнья сугышының төп фронтына әверелде.
Айзирә: Батыр егет китте акбүз атта
Туздырырга дошман сафларын
Акбүз аты кайтты ялгыз гына,
Батыр егет үзе кайтмады.
Дошман уты аның гомерен кискән
Ал кан белән юган яңагын.
Соңгы сүзе итеп үлгән чакта
Ул тапшырды безгә байрагын.
Кызыл йолдыз аның каберен бизи
Җиңеп чыккан хезмәт илендә.
Батыр егет! Данлы исемең синең
Мәңге калыр безнең күңелдә.
Алисә: Көз җитте. Мәктәптә укулар башланды. Көзне кыш, кышны яз алыштырды. Кошлар кайтты, ә җиңү килмәде. Совет халкы дошманнан үч алу өчен, бердәм булып илне саклаучылар сафына басты. Кичә генә мәктәп тәмамлаган егет һәм кызлар үзләре теләп фронтка китәләр. Кулларына корал алалар.
“Солдатлар җыры”
Данияр: Сез кайларда ятасыз икән,
Нинди туфрак, нинди җирләрдә?
Кайтырбыз, дип киткән идегез дә,
Кайтмадыгыз туган илләргә.
Илзирә: Яу кырында каберләр бар,
Гөлләргә уралганнар.
Ә кайда соң сезнең кабер
Хәбәрсез югалганнар.
Сугыш үткән, төтен беткән,
Яралар төзәлгәннәр.
Батырларның каберләре
Гөлләргә бизәлгәннәр.
Чәчәкләрне дә күрмиләр
Каберсез югалганнар.
Безгә үпкә сакламагыз,
Хәбәрсез югалганнар.
Гөлчәчәк: Сугыш еллары бик авыр булды. Кешеләр фронтта гына түгел, тылда да кырылды. Алар ачлыктан, суыктан интектеләр. Шулай да алар батырларча эшләделәр. Сугышчылар өчен кичләрен җылы оек – бияләйләр бәйләделәр. Яшь кызлар кулъяулыклар, тәмәке янчыклары чиктеләр.
Инсаф: Яратам ялгыз уйларга,
Окоптан чыктым кичен,
Нинди җылы сүзләр языйм
Синең бүләгең өчен.
Мамык перчаткаларыңны
Кидем дә кулларыма,
Карадым зәңгәр күктәге
Кыр казы юлларына.
Мамык перчатка эчендә
Йөрәгең җылысы бар.
Бу перчаткаларны киеп,
Дошманны кыйныйсы бар.
Сиринә: Гитлерчылар сугыш башында шәһәр - авылларны, завод – фабрикаларны җимереп, кешеләрне вәхшиләрчә талап һәм җәзалап,илебезнең шактый өлешен басып алуга ирештеләр. Чөнки Гитлер Германиясе безгә каршы бик күп гаскәр һәм корал туплаган иде.
Гөлчәчәк: Мин яшәргә телим, минем түгел,
Дошманымның каны түгелсен.
Таптап үтәм үлем чокырларын,
Бу чокырга кайгы күмелсен.
Кайгы, хәсрәт төяп мәгълунь немец,
Нигә килдең безгә? – Юк, китмә!
Ничек тә бер кайтып, Рейн суын
Эчәрмен дип өмет дә итмә!
Мәгълунь немец, нигә килдең безгә?
Үлем сиңа, үлем!.. Ычкынма!
Кайда гына барып сугылсам да,
Баш очыңда козгын кычкыра.
Айнур: Фашист оккупантлары илебезнең 1710 шәһәрен һәм шәһәр тибындагы поселогын, 70 меңнән артык авылны яндырдылар, җимерделәр.
Илзирә: Фашистларга каршы көрәштә партизан отрядлары зур роль уйнады. Дошман яулап алган совет җирләрендә 1941-1944 елларда фашист илбасарларына каршы партизаннар хәрәкәте киң колач алды. Сугыш барышында алар дошманның йөзләрчә мең солдатын, ике ярым меңнән күбрәк орудиесен, 3 меңгә якын зур складын юк иттеләр.
Гөлназ: Без яшенле давыл кебек
Айкап киләбез.
Илгә бәхет, шатлык даулап
Утка керәбез.
Кичәбез киң дәрьяларны,
Урман – кырларны.
Давыл кебе туздырабыз
Дошман яуларын.
Совет халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәштеләр.
Марсель: Ул кабатлап лачын йөрәгенең
Изге антын сөйгән халкына,
Автоматын асты аркасына
Һәм атланды акбүз атына.
Егет үткән юлда сафлар сынды,
Туплар ауды, танклар ватылды.
Кайдан алды егет мондый көчне,
Кайдан алды мондый ялкынны?
Байрак итеп илгә тугрылыкны,
Утны, суны кичте бу егет.
Автоматы түгел, аты түгел,
Анты белән көчле бу егет.
Алисә: Бәлки бу хат соңгы хатым булыр,
Иң дәһшәтле утка керәмен.
Шулай була калса, кояшны да
Бүген соңгы тапкыр күрәмен.
Мин сугышка керсәм дошманымның
Йөрәгенә төзәп атамын,
Үзем үлсәм, балаларым кала,
Минем гомерем булып, Ватаным.
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе.
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
Гөлия: Гитлерчылар үзләре басып алган территориядә 6 миллион кешене җәзалап үтерделәр. Йөз меңнәрчә кеше Освенцимда, Дахау, Майданк, Заксенхаузен, Бухенвальдта һәм башка лагерьларда коточкыч үлемгә дучар булды.
Айнур: Сугыш илтте яшьли еракларга,
Йөрәк ничек ярсып типмәсен?
Читтә йөреп, ялгыз картаерга
Беркемгә дә насыйп итмәсен.
Туган җирне кайтып бер күрсәм дә,
Мин үкенмәм, дидем, үлсәм дә.
Баш очымда салып калдырырга
Туфраккаем йөрттем кесәмдә.
Данияр: Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлыклар күрсәттеләр. Партизан отрядларында көрәштеләр, госпитальләрдә яралы сугышчыларга булыштылар, китаплар укыдылар, хатлар яздылар, колхоз кырларында эшләделәр. Шулай итеп җиңүне якынайтуга үзләреннән өлеш керттеләр.
Булат: Сабый чагым иде, әнкәй бер көн
Миңа юган күлмәк кигезде.
Кочаклады мине калтыранып,
Маңгаема иренен тигезде.
Газиз әнкәй, хәзер исән булсаң,
Күз өстеңә салып кулыңны,
Кайгы белән шатлык уртасында
Көтәр идең сагынып улыңны.
Халкым өчен хаклык даулаганда,
Үч алганда дошман үтерсә,
“Батырларча үлде сөйгән улың!”-
Язмыш шундый хәбәр китерсә,
Еллар буе әрнеп елар идең,
Кайгы дөрләр иде башыңда,
Вөҗданың саф булыр иде ләкин
Табигать һәм халкым каршында.
Айзирә: 4 куркыныч ел, 1418 коточкыч көн һәм төн дәвам итте Бөек Ватан сугышы, һәр көнне 79 мең кеше үлде. Ләкин халкым бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште. Озак көттергән Җиңү көне килде. Аны 1945 елның чәчәкле язы алып килде. Барлык тынычлык сөюче халыкның дошманы тар – мар ителде.Ләкин сугыш фаҗигасен онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде.
АЛЫП БАРУЧЫ: Хәзер Бөек Ватан сугышы ветераны, хөрмәтле Салихов Шафикъ Галим улына сүзне бирәбез. Аның да безгә әйтер сүзләре, телисе теләкләре бардыр. Рәхим итегез!
Гөлия: Барам урам уртасыннан –
Күзләрем капкаларда.
Һәр өйнең сугышка киткән
Кемедер кайтмаган да.
Кемнең улы, кемнең ире,
Кемнең яры, җанашы.
Исемнәре – капкаларда,
Йөрәкләрдә – ярасы.
Сиринә: Һәр өй юксына улларын,
Һәр нигез сызланадыр.
Батырларның рухы кайтып,
Кабыза йолдызларын.
Кайтмый калганнар сафыдай
Йолдызлар капкаларда.
Билгесез түгел батырлар,
Кайларда ятсаларда.
Илзирә: Тормышның үз законнары бар: еш кына яхшылыклар тиз онытыла, ә авырлык, кайгы, хәсрәт хәтердә мәңгегә уелып кала. Шуның өчен дә халкым чиксез булып тоелган. 1418 куркыныч көнне бүгенгедәй хәтерли. Җирдә мәңгелек тынычлык булсын өчен миллионнар һәлак булды. Шуның өчен дә, кайда гына булса сугыш турында ишетсәк, йөрәгебез сыкрый, җаныбыз әрни.
Айзирә: Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.
Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны,
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
Гасырларның хәзер һәр минуты –
Бер минутлык тынлык аларга.
Тып – тып алар шуңа,
Таш һәйкәлләр эчтән генә тиеш янарга.
Рамилә: Таш һәйкәлләр җырлый эчтән генә,
Бухенваль та җырлый, Хатынь да.
Һәйкәл җыры – батырлыкка гимн –
Мәхәббәт һәм нәфрәт хакында.
Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,
Өйрәнгәннәр алар тынычлыкка.
Һәйкәлләргә килик
Гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тынлыйк тын гына.
АЛЫП БАРУЧЫ: Җиңү көнендә бу Һәйкәлләр гә җан иңәр дә, алар барысы бергә: “Кешеләр, безне онытмагыз! ” – диярләр кебек. Корбан булган ил уллары безнең хәтердә мәңге яшь, мәңге куркусыз булып яшәсен.
Ә хәзер Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә истәлек веноклары салыйк. (Веноклар салу)
АЛЫП БАРУЧЫ: Сугыш кырында ятып калганнар өчен, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар өчен, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар өчен, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннар өчен бер минутлык тынлык.
1 минутлык тынлык.
-Тагын бер тапкыр Җиңү көне белән сезне, дуслар, хөрмәтле ветераннар! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк, каһарманнарның сугышчан юлын өйрәник, музейларны тәртипкә китерик, яңа материаллар белән баетыйк. Батырлар исеме буыннан – буынга күчә барсын.
Исәннәрнең кадерен белик!
Үлгәннәрнең каберен белик!
Һәрвакыт дөньяда тынычлык булсын. Башка бервакытта да гөнаһысыз кешеләр үлмәсен, авыллар – шәһәрләр көлгә әверелмәсен!
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!


Приложенные файлы

  • docx zhinu
    Размер файла: 24 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий