Жину бырме



Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”


Актаныш радиосы өчен чыгыш.

Тәрбияче:
Хазиева Венера МазгаровнаАктаныш, 2015
Сезнең барыгызны да бөек тантана зур шатлык - Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Туган илебезнең азатлыгы, бу җирдә яшәвебез өчен без фашистларга каршы көрәшкән каһарман солдатлар, батыр халкыбыз алдында бурычлыбыз. Бик күп корбаннар, кайгы- хәсрәтләр китерде ул көрәш. Фашист Германиясен җиңеп, илебезне коллыктан, үлемнән саклап калган солдатларны , халкыбызны ул вәхшәтле көннәрне онытырга хакыбыз юк.
Элида: Тугызынчы май -
Җиңү бәйрәме.
Бәйрәмнәрнең иң
Зуры, мөгаен.
Бөтен ил белән,
Яше һәм карты
Бәйрәм итәбез
Аны ел саен.
Безнең Ватанны
Ташларга буып
Килгән фашистлар
Күп еллар элек.
Рузиль: Безнең солдатлар
Явыз дошманны
Газиз Ватаннан
Түккән себереп.
Ул көннән инде
Күп еллар үтте,
Еракта калды
Ул җиңү таңы.
Ләкин беркем дә
Җуймый хәтердән,
Саклый исендә,
Онытмый аны.
Ильсияр: Сугыш сүзен ишетүгә, шундук
Шом йөгерә минем күңелгә.
Ул елларда булган вакыйгалар,
Онытылмас инде гомергә.
Күпме күз яшьләре, күпме хәсрәт,
Күпме кайгы сеңгән бу сүзгә.
Күпме гомер ут эчендә калган
Тыныч тормыш булсын, дип, безгә.
Нәркизә: Сугыш бит ул бик куркыныч нәрсә
Мин теләмим аның булуын.
Бер дә юкка гүзәл сабыйларның
Күзләренә яшьләр тулуын.
Әминә: Вата, җимерә, зарар китерә ул,
Хәсрәт алып килә дөньяга.
Дәһшәтле канкойгыч сугышлар
Яңадан булмасын дөньяда!
А.Б. 1941 ел 22 июнь...Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикләрне бозып ,авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.
Синдбад: Ватан өчен, халкы өчен
Ир-егетләр яуга киткән.
Яшүсмерләр, хатын-кызлар
Иген иккән, корал биргән.
Җыр: “Солдатлар”
А.б.: Хөрмәтле балалар! Бу җиңү зур корбаннар аша килде, һәм менә бүген бөек җиңүгә 70 ел җитте инде. Сугыш вакытында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 70 ел буена да, 100 ел буена да онытылмаячак.
Гүзәл: Кемгә кирәк кан-яшь кою.
Кем тели сугыш - афәт,
Юкка чыксын җир йөзеннән!
Бары тынычлык булганда
Җирдә яшәве рәхәт!
Г.Азалия: Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны
Бергә: Дан тынычлыкка, дан, дан!!!
Айгиз: Бөек Җиңү көне бүген.
70 яшь җиңүгә.
Миллионнарча кеше киткән,
Фашистларны җиңүгә.
Эвелина: Кырык бишнең якты таңында
Кояш булып Җиңү балкыган.
Ул 70 ел җирне сөендереп,
Нурын сибә дөнья халкына.
М.Азалия: Бүген Бөек Җиңү көне –
Моңсу, сагышлы бәйрәм.
Батырларны искә алып
Гөл куйыйк бәйләм-бәйләм
Х.Таңсылу: Солдатлар батыр булмаса,
Җиңү дә булмас иде.
Аларга атап мәйданда
Һәйкәл дә тормас иде.
Лиана: Туган ягым – Актаныш
Бик күп батыр үстергән.
Алар безгә тыныч тормыш,
Якты көннәр бүләк иткән.
Руслан: Кырык бишнең якты май таңында
Кояш булып Җиңү балкыган.
Ул 65 ел, җирне сөендереп,
Нурын сибә дөнья халкына
Ильяр: Язлар саен көтеп алабыз
Без куанып Җиңү бәйрәмен.
Сугыш юлын кичкән батырларга
Бирер өчен чәчәк бәйләмен.
Данил: Язлар белән туган якка
Килә Җиңү бәйрәме.
Онытмабыз батырларны
Без – Җәлил оныклары!
Җыр: “Солдат” Имамов Руслан
Мәрьям: Бәйрәм бүген – Бөек Җиңү көне,
Бәйрәм итә барысы: яше, карты.
70 ел элек нәкъ бу көнне,
4 ел зарыгып көткән,
Якты булып, җиңү таңы атты.
Раяз: 45нең маен күпләр көтте.
Күпләр көтә алмады.
Канга баткан фашист этләре
Бу көн җиңелергә уйлады.
Н.Таңсылу: Җиңү килде илне сөендереп
Балкып атты матур Җиңү таңы.
Исән булсын әле Ветераннар!
Яшәсеннәр әле, тагы, тагы!!!
Ильдар: Безгә имин тормыш бүләк иткән
Ветераннар исән булсыннар.
Ә шулай да солдат абыйлар,
Ил чигендә уяу торсыннар.
Ильмир: Бабайларның илгә тугрылыгын
Күңел белән тойган җуын без.
Кирәк икән, алар кебек кыю,
Алар кебек көчле булырбыз!
Бергә:Без тынычлык иле балалары,
Безнең һәммәбезнең теләгебез бер.
Хәрбиләрдәй уяу булырга,
Без әзер, без әзер!
Камиль: Бабайларның алсу каны балкый
Җиңү кояшының нурында.
Онытмадык, мәңге онытмабыз
Алар батырлыгы турында.
Рамазан: Алар саклап калган һәр җирдә без.
Чыркылдашып уйнап үсәбез.
Дан юлларын барлап
Батырларны данлап
Исемнәрен һәйкәл итәбез
Җыр: “Һәрвакыт булсын кояш!”
Сылу: Сугыш кайгылары күрмәсен,
Сыкранмасын иде әниләр.
Аяз күк кояшы астында
Елмаеп уянсыннар бәбиләр.
Әти һәрчак булсын янәшә,
Сугышка дип чыгып китмәсен.
Өчпочмаклы кайгы хатлары
Күңелләрне ятим итмәсен.
Тынычлык сагында нык торыйк,
Кабынмасын сугыш учагы.
Кулга – кул тотынып дус яшик.
Гөрләп атсын җир шары.

ЗИЛӘ: Үз сүзем үк булмаса да, дәү әтием Мәгыйс Әһлетдиновның “Очыгыз күгәрченнәр” шигырен укып күрсәтәм.
Күгәрченнәр тынычлык кошлары
Һаваларда уйный җилпенеп.
Җирдә балаларның шат авазы
Күгәрченнәр гөрләве кебек.
Очыгыз, сез,очыгыз кошкайлар.
Иңләгез сез зәңгәр күкләрне.
Күгәрченнәр кебек илгә рухы кайтсын,
Яу кырында калган күпләрнең.
Сугышларсыз үткән һәрбер елга ,
Җитмеш елга – җитмеш күгәрчен.
Һаваларда очкан һәр күгәрчен
Илгә имин тормыш теләсен.


Приложенные файлы

  • docx zhinu_byrme
    Размер файла: 193 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий