Жину китерде яз



Арча районы, Субаш-Аты башлангыч мәктәбе
Вафина Гөлгенә Әмин кызы
Җиңү китерде яз!
(башлангыч сыйныфлар өчен 9-Май җиңү көненә карата кичә)
Җиңүнең 68 еллык бәйрәменә сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, бабайлар, әтиләр чакырыла. Бәйрәм сугышта һәлак булганнар өчен куелган һәйкәл янында уздырыла.Укучыларның кулында төрле төстәге шарлар, ”Булмасын сугыш!”, “Яшәсен тынычлык!” дип язылган плакатлар.
А.Б. Илебез тарихында иң караңгы сәхифәләрнең берсе – ул Бөек Ватан сугышы. Миллионлаган солдатлар батырларча башын салган бу афәт гасырлардан гасырларга күчеп хәтерләрдә мәңге саклансын дисәк, без бүген дә уяу булырга тиеш.Сугыш утлары тынуга 68 ел үтсә дә, балачакларын усал аҗдаһа йоткан сабыйлар күңеле әле дә сыкрый. Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.
1нче укучы
Яз көннәре бик ямьле
Бар дөнья матурлана.
Яз айларының берсендә-
Илдә бик зур тантана.
2нче укучы
Бу бәйрәм-9 нчы Май-
Җиңү көне бәйрәме!
Бар кешенең кулында
Матур чәчәк бәйләме.
3 нче укучы
Кырык бишнең язы.Май аенда
Җиңү алып кайтты солдатлар.
Бәйрәм көне итеп билгеләнде,
Күтәрелде кызыл байраклар.
4 нче укучы
Аккан сулар кебек үтә еллар,
Алтмыш җиде ел быел Җиңүгә!
Истән чыкмас сугыш батырлары,
Яшәр алар һәрчак күңелдә.
А.б. Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итә. Бөек Ватан сугышында 4 миллион 559 мең совет солдаты һәм офицеры, әсирлеккә төшеп, хәбәрсез югала. Шуның 60 меңгә якыны Татарстаннан, 30 меңе – татар. Безнең авылдан да сугыш кырында ятып калган күп кенә бабайларыбызның исемнәре шушы һәйкәлгә уелып язылган.
Яу кырында мәңгегә ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алыйк.
Җыр: “Озатып вокзаллар каршында”
5 нче укучы
Минем бабай да сугыштан
Исән-сау йөреп кайткан.
Кайткач, Донбасс якларында
Шахтада күмер ваткан.
6 нчы укучы
Бабам инде күптән үлгән-
Каберендә гөл үсә.
Сугыш турында ишетсәм,
Бабам исемә төшә.
7 нче укучы
Җирдә сугышлар булмасын,
Тынычлык, дуслык булсын.
Бәхетле, шат балаларның
Көлүе яңгырап торсын.
А.б. “Үткәнен онытканның киләчәге юк”, - ди халык. Чынлап та, фронт сызыгы бездән еракта булса да, авылдагы һәр йортта аның кара шәүләсе йөргән. Кемнең әтисе, туганнары яу кырында ятып калган, кемнең якыннары үз авылларында ачлыктан, салкыннан, көч җитмәстәй авыр эштән бакый дөньяга күчкән.
8 нче укучы
Ачы сугыш...Канлы көрәш белән
Күпме зыян килде илемә!
Кешеләрнең күңелен тетрәндереп,
Нигә килдең минем җиремә?
9 нчы укучы
Иле өчен кайнар ут эчендә
Көрәшкән бит батыр егетләр.
Батырларны яудан алып чыккан
Киләчәккә якты өметләр.
10 нчы укучы
Ямьле язлар җиңү алып килде.
Илем озак көтте ул көнне.
Һәр ел саен Җиңү бәйрәмендә
Хатирәләр борчый күңелне.
Җыр: “Юк, кирәкми сугышлар”
11 нче укучы
Җиңү иртәсендә ветераннар,
Тагып орден-медальләр,
Солдат һәйкәленә килеп,
Чал башларын ияләр.
12 нче укучы
Ветераннар, ветераннар...
Санаулы шул алар да.
Күпләре сугыш кырында
Ятып калган яуларда.
13 нче укучы
Яшәгез сез, ветераннар,
Сез бит безгә бик кирәк.
Бу дөньяда сезнең яшәү-
Тормыш өчен нык терәк.
(Сүз сугыш ветераннарына бирелә)
14 нче укучы
Күкләребез һәрчак аяз булсын,
Солдат бүтән утка кермәсен.
Бәхетебезне алып китә торган
Язу әтиләргә килмәсен.
А.б. Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын.Яшь егетләрнең, ирләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, аналар күз яше түкмәсен иде!
Җыр: “Һәрвакыт булсын кояш!”
Соңыннан һәйкәлгә венок куела.



Приложенные файлы


Добавить комментарий