Жину коне шатлык китерс д


Җиңү көне шатлык китерсә дә,
төзәлмәде, ләкин, яралар...
1 Мең тугыз йөз кырык беренче ел,
Дәһшәтле июнь таңы.
Үзәк өзгеч “сугыш” дигән сүзне
Он(ы)тырлык түгел аны.
Илебезнең тыныч, аяз күген
Кара болыт кинәт каплады.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Бик күпләре кире кайтмады.
(“Солдатлар” җыры (яки “Герман көе”))
2 . Газиз балаларын югалтудан
Ачы хәсрәт йотты аналар.
Әти-әниләрсез ятим калды
Миллионлаган нәни балалар.
Сөйгәннәрен яуга озатканнар
Көтеп алалмады кайтканын.
Мең ярым көн буе көтте илем,
Кабат тыныч таңнар атканын.
3. Килде ул көн, килде, Җиңү килде,
Орден-медальләрне чыңлатып.
Сөендереп килде. Тик, күпләрне,
Гомерлеккә калды елатып.

.Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур күкрәкләрдә,
Орден-медальләрне чыңлатып.
4. Җиңү көне шатлык китерсә дә,
Төзәлмәде, ләкин, яралар.
Хәтерләтте сугыш авырлыгын,
Ялгыз ана, ятим балалар.
.Сугыш кайтавазы бик күп еллар,
Сабырлыкны әле сынады.
Мәрхәмәтсез сугыш бик күпләрнең
Тулы бәхетләрен урлады.

6.Хөрмәтле, сугыш ветераннары, бу шигыребез белән сезгә эндәшәбез.
Инде менә 71 нче ел
Җиңү көнен бәйрәм итәбез.
Кадерле бер кунак көткән кебек,
Ветераннар, сезне көтәбез.
Бәйрәм саен сезне тетрәндереп,
Кузгалса да җанда яралар.
Бер-берегезне сагынып киләсез сез,
7.Тик, елдан-ел сезнең сафларыгыз
Сирәгәя, ничек аяныч.
Китмәгезче әле, ветераннар,
Булыгызчы безгә таяныч??!
Сез яулаган тыныч бу тормышта,
Яшәгезче әле, күп еллар??!
Сүз бирәбез, сезнең батырлыкны,
Онытмаслар килер буыннар!
(ветераннарга чәчәк бирәбез)
8.Сугышның коточкыч авырлыгы, тылда калган, солдат хатыннары җилкәсенә төште. Ә инде, ирләрен сугыштан көтеп ала алмаганнар, гомерләре буена толлык нужасын кичерде...

9.Сугыш кайный илдә. Ир-егетләр
Яу кырына китте барысы.
Тылда калды хатын-кызлар гына,
Бала-чага, карчык-корысы.
10.Ир күәте җитмәс, зур эшләрне,
Хатын-кызлар тартты җигелеп.
Авырлыкка түзә асыл затлар,
Дошман гына китсен чигенеп.
Ирләребез, берүк, исән-имин,
Кайта күрсен туган якларга??!
Соңгы көчебезне куйсак куйыйк,
Без бурычлы сезне сакларга.

11...Әнә шулай диеп хатын-кызлар,
Җигелеп тартты тормыш арбасын.
Ни эшләргә белми бәргәләнде,
Ачка интеккәндә баласы.
Бик-бик тиздән сугыш тәмамланып,
Җиңеп кайтуларын көттеләр.
“Бәлки әле кайтып җитәр,”- диеп,
Бик күп еллар өмет иттеләр.
12.Һәйкәлдәге алтын хәрефләрне
Укый-укый үтте еллары.
Кызлар инде әни кеше булды,
Әти булды газиз уллары.
Гомер узды, тик ирләрен генә
Көтеп алу мөмкин булмады.
Каһәр төшкән сугыш, хатыннарның
Тулы бәхетләрен урлады.

13.Каһәр төшкән сугыш, ул аналарны да аяп тормады. 1,2,3, хәтта аннан да күбрәк улларын сугыш кырына озатып, көтеп ала алмаган аналарның , күңел халәте турында, уйлавы да куркыныч...
14.Эх, бу сугыш...балаларны бу газаплардан читтә калдырасы иде дә бит... ләкин, бер кайгысыз уйнап йөрисе урында, бик күп балаларга, өлкәннәр кебек, тормыш йөген өстерәргә туры килде шул...

15 укучы:
Ах, бу сугыш, мәрхәмәтсез сугыш,
Балалар,- дип, жәлләп тормады.
Балачакның гүзәл мизгелләрен,
Әтиләрен хәтта урлады.
Беркайгысыз, уйнап-көлеп кенә.
Яшәр чаклар түгел идеме?
Эх, син, сугыш, мәрхәмәтсез сугыш,
Яраладың күпме күңелне.

16. Илебезнең азатлыгы өчен, чит җирләрдә ятып калган батыр солдатлар, бу шигыребез сезнең истәлеккә...
17 укучы:
Исәнмесез, сезгә килдек бүген,
Яу кырыннан кайтмый калганнар!
Илебезнең азатлыгы өчен,
Чит җирләрдә башын салганнар.
Исемегез сезнең, мәңгелеккә,
Таш һәйкәлгә уеп язылган.
Илдә калган ул һәм кызларыгыз,
Мәхрүм булган ата назыннан.
18 укучы:
Вәгъдә биреп сезне озатып калган,
Сөйгән кызларыгыз бүген дә.
Саф хисләргә тап төшерми, һаман
Көтәләрдер капка төбендә.
Улларыгыз инде әти булды,
Кызларыгыз күптән әниләр.
Ә оныклар, хаттә оныкчыклар
Бу һәйкәлгә килеп йөриләр.
19..Җиңү көнен күрә алмадыгыз,
Бәйрәмнәрен шуңа ел саен,
Сезнең белән бергә үткәрәбез,
Көтеп аласыздыр май аен.

20.Каберегезгә чәчәк куялмыйбыз,
Кичерегез безне, батырлар?!
Таш һәйкәлгә уйган исемегезне
Күп буыннар әле укырлар.
хор

Приложенные файлы


Добавить комментарий