Жинуг 70 ел


Чтобы посмотреть презентацию с оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов:

БӨЕК ҖИҢҮГӘ 70 ЕЛ 1941 - 1945 22 июнь 1941 ел. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым каплады. Аяусыз сугыш башланды.Бер кайтырбыз диеп киткән юлданКитсәләр дә, алар кайтмады.Алар өчен бары җилләр генәАчып-ябып йөри капканы.Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Ул елларны ничек онытасың, —Ил язмышы кылыч йөзендә.Ир-егетләр китте яу кырына,Алып көче тоеп үзендә. Сугыш ятим иткән яшьләр, исән калган әтиләр кайтканда, сезнең йөрәкләр сыкрады, күзләргә яшь килде.. Башкаларның әтиләрен күргәндә:«Их, минем дә әтием исән булса иде», — дип авыр суладылар, башкалар «минем әти» дип сөйләгәндә аларның «әти» дип авыз тутырып әйтер көннәрен каһәр суккан сугыш мәңгелеккә алып калды. Үз тырышлыклары белән сугыш бетүен якынайткан үсмерләр гомергә ятим булып калдылар. Ай, ул кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көтте аларны. Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә халык. Хәсрәт белән янәшә йөргән шатлык та килә иде кешеләргә. Шушы ике нәрсә йөрәкләрне телгәли иде. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге бәгырьләрне өзеп күпме кан-яшь түктерде.  Алма кебек хатыннар балаларын кочаклап ирсез, сабыйлар — әтисез, җиләк кебек кызлар ярсыз калалар. Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Тылдагы хатын-кызларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң. Утлы еллар үтте, Җиңү килде. Күпләр әйләнеп безгә кайтмады. Исән-саулар Берлингача җитеп, Туган авылларына атлады. Җиңү көне, күктән күзем алмыйм, Күгәрченнәр уйный очынып, Зәңгәр күктә ап-ак канатлары Көмеш кебек китә чагылып. Югалтулар бик күп булсалар да,Тырышулар бушка калмаган.Килгән ул көн 45 нче ел.Халкым бөек Җиңү яулаган.МӘҢГЕ ХӘТЕРДӘ
1)Сугыш башланганнан соң ничә ел үтте? 1) 70, 2) 64, 3) 65. 2) Ил күләмендә ничә кеше сугыш кырларында ятып калган? 1) 29 млн. 2) 7900 3) 27 млн. 3) Сугыш ничәнче елда беткән? 1) 1945 2) 1947 3) 1941

Приложенные файлы

  • pptx zhinug_70_el
    Размер файла: 1 MB Загрузок: 0

Добавить комментарий