Жирд тормыш усеше — 5 класс


Тема : Җирдә тереклек үсеше
Максат: - Җирдә тереклек барлыкка килү, борынгы хайваннар, кошлар белән таныштыру.
Балаларның иҗади күзаллауларын, фикерләвен һәм сөйләмен үстерү;
Туган як табигатенә мәхәбәт, туган як белән горурлану хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: табигать белеме дәреслеге, презентация, җиңел музыкалы диск,” музейга билет”, балалар энциклопедиеләре.
Пролог: 1950 нче елның җәендә Урта Саба һәм Сатыш авылы арасындагы тирән елгадан бер көтүче мамаонтның тез башы сөяген тапкан. Саба районы территориясендә шулай ук мамонтның казык ткшләре казналык өлешләре дә табылган
Дәрес барышы:
1 Оештыру өлеше.
Җиңел музыка уйный, Музыка астында тема һәм максатлар әйтелә.
_ укучылар без бүген сезнең белән Җир тарихы музеена барырбыз, анда без планета тарихы, Җирнең ничек килеп чыгуы белән танышырбыз.
_ Ә музейга нәрсә белән генә керәләр әле? ( биле т белән.)
2. Өй эшен тикшерү.
- билетлар алыр өчен сез минем берничә соравыма җавап бирергә тиешсез.
Табышмакларга җаваплар табып “Билет” алалар.
Сезнең һәрберегезгә музейга билет бирелә. Молодцы.
3. Яңа материалны өйрәнү.
Сез музейның беренче - Тарихи залында. Картинограмманы карап без монда Җирдә тереклек ничек үсүе белән танышырбыз. ( Слайдлар б-н һәр этап чыгып бара)
4мең600 млн еллар элек. Җир газ һәм тузан болытыннан барлыкка килгән. Ул бик кызган шар кебек сыек таштан оешкан. Еллар узу беләнаның өслеге суынган, каты тышча белән капланган. Галимнәр миллион еллар буена коры җир формасы, климаты бик күп тапкыр үзгәргән дип исәплиләр.
3мең800 млн еллар элек. Кызган Җирне пар һәм газдан торган тыгыз болытлар каплаган. Температура төшү белән каты яңгырлар башланган. Бу яңгырлар йөз еллар барган, шулай итеп диңгезләр барлыкка килгән. Миллиард еллар буена Җир шарында бер терелек тә булмаган. Бу еелларда таулар әле барлыкка килгән. әле югалган. Коры җирне дә әле су баскан , әле су чигенеп, яңадан коры җир ачылган.
3.5 млрд- 500 млн еллар элек. Җирдә беренче организмнар барлыкка килә башлаган, алар бик кечкенә, гади күз белән дә күреп булмый торган тереклек ияләре булган. Бу беренче тереклек ияләре диңгезләрдә яшәгән. Соңрак алардан диңгез үсемлекләре (суүсемнәр )барлыкка килгән. Алар ул вакыттагы тере организмнар медузалар, кораллар, диңгез лилияләре, трилобитлар сулавы өчен кирәкле кислород бүлеп чыгарганнар. Шушы чорда балыклар да барлыкка килә башлаган, алар умырткалы беренче хайваннар булганнар.
500-280 млн еллар элек. Коры җир судан күбрәк ачыла барган саен бу дымлы җиргә тере организмнар да әкренгә чыга башлый. Бу җирләрдә башта үсемлекләр – псилофитлар үсә башлый, ә алар белән тукланучы хайваннар аз гына соңрак коры җиргә чыга. Озак елларга сузылган эволюция барышында аларда үпкәләр барлыкка килә. Бу хайваннар коры җирдә дә, суда да яши алганга аларны җир – су хайваннары дип атыйлар. Ул вакытта тереклек иткән бөҗәкләр белән берлектә алар бу чорда бөтен җирне каплаган сазлыкларда яшәгәннәр.
Җирдә климат көннән көн җылынган, сазлыклар кипкән. Җир- су хайваннарына йомырка салырга , үрчергә сулыклар җитмәгәнгә алар күпләр үлә, юкка чыгалар. Ә кайберләре коры җирдә. кәлтәләр бик зур булалар, аларны без динозаврлар дип атыйбыз.Аларның кайберләре филләрдән дә 30 тапкыр зуррак була. Динозаврлар үсемлек белән дә, хайваннар белән дә тукланган, оча торганнары да булган . Моннан 60 млн еллар элек, динозаврлар үлеп беткәннәр.
190 млн еллар элек. Галимнәрнең динозаврларның нәрсәдән үлеп бетүе хакында фикерләре бәхәсле. Ләкин алар үлеп беткәнче инде җир шарында беренче имезүчеләр барлыкка килгән.Алар үз балаларын имезеп туендырганар, шуңа аларны имезүчеләр дип атыйлар. Шушы елларда беренче чәчәкле үсемлекләр дә барлыкка килгән.
2 млн еллар элек. Җир шарында климат салкыная, Бозлану чоры башлана. Коры җирнең күп өлешен калын боз катламы каплап ала. Бары тик калын йонлы имезүчеләр генә бу салкыннарга чыдый алган.
Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Физкульт минут.
Динозаврик потянулся
Вспрепнулся и нагнулся.
Лапки в стороны развел-
Видно пищи не нашел
Раз банан, два банан
Это зрительныйобман.
Стобы нам банан сорвать
На носочках нужно встать.
4.Музейның икенче картиналар залына күчәбез.Сезнең алда динозаврларның портретлары. Ә экскурсоводлар сезнең иптәшләрегез булыр.
1. Диплодок. 140 млн еллар элек Т. Америкада яшәгән.Исеме икебашлы дигән мәгънәне аңлата. Үсемлекләр белән тукланган. Койрыгы – 14 м, муены – 7 м.
2. Брахиозавр. Африкада яшәгән.23 м озынлыкта, биеклеге 12 м, массасы 75 тонна.
3. комсогнат. Т Америкада яшәгән.Нәфис казналык дигәнне аңлата. Иң кечкенә диназаврларның берсе, бәҗәкләр, кәлтәләр белән тукланган.
4. Стегозавр. Т Америкада яшәгән. “Түбәле кәлтә” дигәнне аңлата. 4 тонна авырлыкта. Үсемлек белән тукланган.
5. Эвоплоцефал.” Яхшы сакланган башлы” дигәнне аңлата.тире астында каты сөяк панциры бар. Үлән ашаучы.
6. Тиранозавр. “ Тиран кәлтә, юлбасар кәлтә” дигәнне аңлата массасы 6 тонна, биеклеге 12 м ңиткән. Ерткыч, үләксаләр белән дә тукланган.
7. трицератопс. Т америкада яшәгән. “Өч мөгезле” дип тәрҗемә ителә. Мөгезләре 1 м озынлыкта, гәүдәсе 9 м, массасы 12т. Үсемлек ашаган.

Алдагы залыбыз – кино залы. Динозаврлар тормышыннан кечкенә генә видиофрагмент карап үтик.
5. Безнең музейга экскурсия тәмам. Хәзер барыбыз да дәреслекләрне ачтык. 102- 103 битләрне укып чыгыйк . Сез тагы нинди борынгы кошлар , хайваннар турында белдегез.

Ныгыту. Карточкалар буенча эш.
Кайсы вакыйга кайчан булган сызыклар белән тоташтырыгыз:
1.Җирдә тормыш үсеше 225 млн еллар
башланган элек
Гигант абага, наратбаш 65 млн еллар
урманнары үскән элек
Борынгы сөйрәлүчеләр 3,5 млрд еллар
килеп чыккан элек
Динозаврлар үлеп беткән 350 млн еллар
элек
2.Дәреслектән файдаланып,
түбәндәге сүзләргә аңлатма бирегез:
Мәсәлән: Трилобитлар- үлеп беткән хайваннар, кыслаларның борынгы бабалары булган.
Динихтис- ул...
Стегоцефалл-
Мамонт-
6. Дәрескә йомгак.- Без бүгенге дәрестә ниләр турында сөйләштек.
Билге кую
Өй эше: бүгенге дәрестә өйрәнгән берәр хайван турында өстш-әмә материал әзерләргә, 106 биттәге сорауларга җавап.
Кайсы вакыйга кайчан булган сызыклар белән тоташтырыгыз:
Җирдә тормыш үсеше 225 млн еллар
башланган элек
Гигант абага, наратбаш 65 млн еллар
урманнары үскән элек
Борынгы сөйрәлүчеләр 3,5 млрд еллар
килеп чыккан элек
Динозаврлар үлеп беткән 350 млн еллар
Элек
2.Дәреслектән файдаланып, түбәндәге сүзләргә аңлатма бирегез:
Мәсәлән: Трилобитлар- үлеп беткән хайваннар, кыслаларның борынгы бабалары булган.
Динихтис- ул...
Стегоцефалл-
Мамонт-
Кайсы вакыйга кайчан булган сызыклар белән тоташтырыгыз:
1.Җирдә тормыш үсеше 225 млн еллар
башланган элек
Гигант абага, наратбаш 65 млн еллар
урманнары үскән элек
Борынгы сөйрәлүчеләр 3,5 млрд еллар
килеп чыккан элек
Динозаврлар үлеп беткән 350 млн еллар
элек
2.Дәреслектән файдаланып, түбәндәге сүзләргә аңлатма бирегез:
Мәсәлән: Трилобитлар- үлеп беткән хайваннар, кыслаларның борынгы бабалары булган.
Динихтис- ул...
Стегоцефалл-
Мамонт-

Приложенные файлы


Добавить комментарий