Виии республикакулм дулкыннар быгесенд катнашу. Статя


Мәктәбебездә һәр елны укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып үзләренең зур тырышлыкларын күрсәтәләр. Бу бер яктан бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч, ә икенче яктан, әлбәттә, яхшы әзерлекне сорый, вакыт кына җитсен.
Март аенда үткәрелгән тарихи-мәдәни мирас елына багышланган VIII Республикакүләм “Дулкыннар” конкурсының “Нәфис сүз” номинациясендә катнашып, укучыларыбыз: Вәлиева Әдилә(3 кл), Шәйхаттаров Ильяс(5А),
Нигъмәтҗанова Алия(6А), Хәнәнова Наилә(6А), Яруллина Илүзә(6Б), Яшина Элина(11Б) уңышлы чыгышлар ясадылар. “Вокал” номинациясендә гүзәл кызларыбыз: Хәмидуллина Ризалә(5Б), Билалова Ләйлә(6Б), Исмәгыйлева Илгинә(6б), Гыйлметдинова Назгөл(6А), Хәсәнова Ләйсән(7А) “Умырзая” җырын башкардылар. Бәйгедә катнашучы барлык укучыларга да Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы дәүләт оешмасы “Идел” яшьләр үзәгеннән сертификат бирелде.
Г.Тукайга багышланган Республикакүләм “Сөйкемле Шүрәле”бәйгесендә дә ( район этабы) 1-4 нче сыйныфы укучылары бик теләп, кызыксынып катнаштылар. Тукайның төрле әсәрләренә багышланган кызыклы кул эшләре мәдәният йортына тапшырылды. Кул эшләреннән күркәм күргәзмә оештыралачак һәм иң яхшы эшләр республикага җибәреләчәк.
Укучыларыбызның төрле бәйгеләрдә катнашып, уңышлы урыннар яулавында, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының роле бик зур. Аларга чын күңелдән зур рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә дә укучылар белән берлектә, бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшләргә һәм яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын.
Милли белем бирү һәм тәрбия эшләрен
оештыру буенча директор урынбасары Закирова С.И.

Приложенные файлы


Добавить комментарий