Жомга бырме


Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Гомуми усеш бирүче №7Актаныш балалар бакчасы”

Җомга бәйрәме.
(Зурлар төркемендә йола күңел ачуы)
“Балалар бакчасында бәйрәмнәр һәм күңел ачу чараларын планлаштыру”
конкурсы өчен.




Төзеде: югары категорияле тәрбияче
Вәҗиева Хәния Минҗан кызы

2015 ел

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү
учреждениесе “ Гомуми үсеш бирүче
№7 Актаныш балалар бакчасы”
югары категорияле тәрбияче Вәҗиева
Хәния Минҗан кызының эш
тәҗрибәсеннән.
Тема: Җомга бәйрәме. (зурларлар төркеме өчен йола күңел ачуы)Максат:халкыбызның борынгы гореф - гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү.
Тәрбия бурычы: балаларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү.Йола һәм гореф – гадәтләрнең алыштыргысыз тәрбияви чара булуын балаларга җиткерү.
Үстерү бурычы: балаларның сорауларга тулы фразалар белән җавап бирү осталыгын, өйрәнгән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйли алуларын, игътибарын, кызыксынучанлыгын үстерү;
Белем бирү бурычы: бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, халкыбызның миллли киемнәре (яулык төрләре), халыкка хас әдәп кагыйдәләре белән таныштыру.
Төп белем бирү өлкәсе: эстетик сәнгать үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, сөйләм үсеше, эстетик
сәнгать үсеше, коммуникатив үсеш, физик үсеш.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор, интерактив такта ; әбинең өе, йор җиһзлары, сандык, төрле төстә, төрле зурлыкта булган баш яулыклары , әби өчен өс киемнәре, УМК аудиоязмасы; каба, орчык, йон.Зур машина; чәкчәк.Таксист өчен өс киеме; кәрәзле телефон.
Сүзлекөстендә эш: жомга, милли, халыкчан, яулык,
Алдан үткәрелгән эш:шигырьләр ятлау, уеннар, яңа җырлар өйрәнү, әби өчен өс киемнәре булдыру, презентация ясау.
Эшчәнлек төзелеше:
I. 1. Психологик көйләү.
II. 2. Кереш әңгәмә.(Җомганың мәгънәсен аңлату. Слайдлар карау).
3. Күмәк җыр: “Күңелле балачак”.
III. 4.Сюрпризмомент.
IV. 5.Әбигә кунакка бару.
6. Әбинең яулыклары белән танышу. Уен-табышмак “Бу кайсы
әкияттән?”
7. Продуктив эшчәнлек. “Йон язу” .
V. 8. Уен: “Орчык тәгәрәтешле”,“Кемнең йомгагы зурырак?” ( орчыктагы
җепне урау).
VI 9. Шаян бию “Самавыр”.
VI I 10. Әби киңәшләре.
VIII 11. Җыр җырлау. “Кояшлы ил” .
Эшчәнлек барышы
I. Оештыру өлеше. Бәйрәм атнаның җомга көнендә үткәрелә. Аудиоязмада салмак кына татар –халык көе яңгырый. Түрдә әбинең өе,  идәндә сугылган паласлар, сәке, аңа чигүле мендәрләр өелгән. Өстәлдә самовар, татар халык ашлары. Бер кырда сандык куелган. Сандык эчендә (төрле зурлыкта, төрле төс тә булган татар - хатын –кызларының борынгы һәм хәзерге вакыттагы баш яулыклары салынган) ; татар милли киемен кигән, башына ак яулык япкан әби, өй артында йон җегерләп утыра. Бер читтә ноутбук, проектор, интерактив такта куелган. Матур итеп киенгән балалар белән тәрбияче залга кереп, зал уртасына тезелеп басалар. Балалар тәрбияченең сөйләмен тыңлыйлар.
II.Керешөлеш.
1слайд


Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Хәерле көн! Җомга́ бәйрәме белән барчагызны да.
2 слайд.
 
Әйе, балалар,
Бүген бәйрәм – җомга көн,
Күңел күтәрелгән көн...
Әйдәгез, без дә кәефләребезне күтәреп, бергәләп җырлап алыйк әле.
Күмәк җыр: “Күңелле балачак” җыры. И. Шәмсетдинов музыкасы, Г.Латыйп сүзләре.
Кояш керә тәрәзәдән,
Нурлары җем- җем итә.
Күңелле безнең балачак.
Безне киләчәк көтә.
Кушымта: Әйе шул, әйе шул,
Безне киләчәк көтә.
Якты бакча залларында.
Яңгырый безнең аваз.
Күңелле безнең балачак.
Тормышыбыз мәңге яз.
Кушымта: Әйе шул, әйе шул,
Безне киләчәк көтә.
3.слайд


Тәрбияче:  Булдырдыгыз, балалар.
Җомга́ — пәнҗешәмбе һәм шимбә арасында урнашкан атна көне. Элек – электән ислам динендә бәйрәм көне буларак санала. Бу көнне без бәйрәм итәбез, әбиләребез, әниләребез тәмле таба ашлары пешереп, мул табын әзериләр. Алар кичтән үк мунчалар кереп, изге җомгага пакъләнеп, чиста киемнәрен киеп әзерләнәләр. Бу көнне әбиләребез- бабаларыбыз дога укыйлар, Ходайга ялварып балаларына, якыннарына сәламәтлек, бәхет, тәүфыйк, миһербанлык, мәрхәмәтлек сорыйлар. Кешеләр дә ярдәмгә мохтаҗ булган картларга булышып, зур саваплар эшлиләр. Әби - бабайларыбызның бу изге гамәлләрен, гадәтләрен безгә дә онытмыйча дәвам итәргә иде, балалар.
4 слайд.

1.Бала:Юк , без аларны һичкенә дә онытмыйбыз.
2. Бала: Онытылган гореф гадәтләрне
Яңартабыз көннән –көн.
Уен йолалары, җыр –биюе,
Һәр киләчәк көнне бизәсен.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, рәхмәт. Балалар, әнә теге йортта (күрсәтеп) безнең Галия әби ялгызы яши, мин аның янына барып йөрим. Аның да эшләре күбәйгән иде, бүген җомга көн дә, әйдәгез аңа булышып кайтыйк.
Балалар. Барыйк.
Тәрбияче: Күчтәнәчкә нәрсә алып барабыз?
Балалар: Чәкчәк алып барыйк.     
Тәрбияче:Бик әйбәт булыр.
Бакча күрке чәчәк булса, табын күрке чәкчәк бит,
Безнең халык кына ясый чәчәк кебек чәкчәкне.
Бал кушып, май кушып пешерелгән чәкчәк – татар халкының милли ризыгы. Иң хөрмәтле кунакларга гына чәкчәк тәкъдим итәләр.Ә чәкчәкне каян алабыз?
4бала.Заказ бирик, таксист китереп китәр.
Кәрәзле телефоннан чәкчәккә заказ бирү. Аудиоязмада җиңел машина тавышы. Сюрпризмомент : ( машина туктаган тавыш) Зур машинадан таксист төшә. кулында чәкчәк.
Таксист:- Исәнмесез, чәкчәкә сез заказ биргән идегезме?
Тәрбияче: Әйе, без. (Такстсит чәкчәкне тәрбиячегә тапшыра. Тәрбияче акча бирә). Рәхмәт сезгә, исән- имин йөрегез.
Таксист: Рәхмәт, сау булыгыз.(чыгып китә)
Тәрбияче: Әйдәгез , әби янына киттек балалар.
Балалар әби өенә киләләр.
Тәрбияче: Исәнмесез , Галия апа! Мин бүген кунакка үзем генә түгел, ә балалар белән килдем.   
 Балалар. Исәнмесез, әбекәй! 
 Әби. Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, әйдә, хуш киләсез,  түрдән узыгыз.
Балалар. Әби, бездән сезгә кечкенә генә күчтәнәч. Рәхим итеп алыгыз.
Әбигә күчтәнәчкә чәкчәк бирү.
Әби. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне,- ди халык. Мине олылап килгәнегез өчен барыгызга да рәхмәт, балалар.
Чәкчәкне өстәл өстенә алып куя. Тәрбияче: Бераз булышып китик, дигән идек,әбекәй.
Әби: И, рәхмәт яугырлары, менә бер өем йоным бар иде язасы.
Тәрбияче: Хәзер язып бирербез, Галия апа. Шулай бит, балалар.
Әби балаларга йон язарга бирә.
Әби:Язын, көзен бер тапкыр сарыкның йонын алалар.Менә шушылай итеп иренмичә язсаң, бик матур итеп йон җегерләп була.(Йонны җегерләп күрсәтә).
Тәрбияче: (Әбинең бәйләгән орчыгын, йонын карап) Әби җаным, бер генә дә тик утырмыйсың. Балалар, карагыз әле нинди матур итеп әбиегез йон эрли. Әби бик уңган шул. Аның серле сандыгында ниләр барын күрсәгез иде әле, балалар.
Балалар. Әби җаным безгә дә күрсәтегезче!
5 бала.  Әбиемнең күңел сандыгы!
             Нинди серләр саклый икән ул?
             Гомер буе җыйган хәзинәме,
             Әллә инде күңел бизәгеме,
             Нинди серләр саклый икән ул?
6 бала.Әбиемнең күңел сандыгын,
    Бер ачасы иде, ачасы...
    Әби – бабам белгән йолаларны,
    Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
    Бер ачасы иде, ачасы.
7 бала. Әбиемнең күңел сандыгы
     Кызыктыра инде күптәннән.
     Ач, әбием, безгә күңелеңне,
     Яшь буынга мирас булып калсын
     Бер хәзинә калсын үткәннән.
      Әби сандыгын ача. Аннан төрле зурлыкта, төрле төс тә булган татар- хатын –кызларының баш яулыкларын ала. Яулыклар эченә берәр уен -табышмак яшерелгән.
Әби. Яулыкларым бик серле. Сезгә арада уен-табышмакларым да булыр. «Бу кайсы әкияттән?» дип атала.Сез әкиятләр яратасызмы соң?
Балалар: Әйе, яратабыз.
а) Җәй буе бал җыя,
Кыш буе хәл җыя.
Балалар: Бал корты – «Нечкәбил»
Беренче яулыгын ача.
Әби:Менә балалар, нечкә билле хатын – кызларның күрке яулыктыр. Яулыкларда татар - халык тарихы да чагыла.Элек безнең әбиләр ак киндердән киселгән озынча яулыклар бәйләп йөргәннәр.Аларны инде хәзер кулланмыйлар.Менә бу яулык, шуларның берсе инде.(Иснәп куя, балалар тотып карыйлар).
Әби икенче яулыкны ала, уен табышмак әйтә.
б) Соскы борын – бакылдык,
Күп сөйләшә – такылдык.
Балалар: Үрдәк – «Сертотмас үрдәк»
Әби: Бик дөрес әйттегез.Элекке яулыклар тора – бара кулланыштан төшеп калдылар. Яңадан фабрикада эшләнгән кәшимир яулыклар барлыкка килде. Балаларга тоттырып карата.Чәчәкләре нинди матур, карагыз әле балалар. (күрсәтә)
Әби өчнче яулыкны ала, уен табышмак әйтә.
в) Башы – тарак,
Койрыгы – урак.
Кычкыртып быргысын,
Уята барысын.
Балалар: Әтәч – «Чукмар белән Тукмар»
Әби: Бик дөрес.Булдырдыгыз.
Шул рәвешле, дүртпочмаклы фабрика яулыклары хатын- кызлар арасында киң таралган баш киеме булып китте. Дүртпочмаклап бәйләгән яулык арканы җәй көне – эсседән, кыш көне салкыннан саклый. Хәзер исә өлкәнрәк яшьтәге хатын – кызлар гына яулыкны аркага төшереп бәйли. (Бер балалага бәйләп күрсәтә).Балалар әбинең төрле төстәге, материалдагы яулыкларны карыйлар.
Әби дүртенче яулыкны ала, уен табышмак әйтә.
г) Башы – тарак,
Койрыгы – урак.
Кычкыртып быргысын,
Уята барысын.
Балалар: Әтәч – «Чукмар белән Тукмар»
Әби: Дөрес , соңгысын да белдегез.
Авылыбызда элегерәк яулыклы матур кызларны очратып булмый иде. Соңгы елларда аларга да күнегеп беттек. Татар – хатын кызлары арасында яулыклы, үз –үзләрен тотуларыннан нур, сафлык бөркелеп торган кызлар саны күәя бара. Үскәч, сез дә матур итеп киеп йөрерсез. ( бер кыз балага Чалма кебек итеп бәйләп күрсәтә).
Тәрбияче:Рәхмәт, әбекәй. Бик тә эчтәлекле итеп таныштырдың матур яулыкларың белән.
Әби: Үзләре дә сабыр, тапкырлар икән. Бармакларым да алҗады, сез дә арып киткәнсездер, үзегезгә бер уен өйрәтим әле.
Уен: “Орчык тәгәрәтешле.” Җәза бирү, җырлау, шигыр сөйләү, бию.(балалар теләге буенча)
Әби:Бигрәкләр дә матур уйныйсыз инде.Икенче уеным да бар әле үзегезгә.
Уен: Кемнең йомгагы зурырак? ( орчыктагы җепне урау) (Барышы: ике бала йон җеп чорналган орчыкны тәгәрәп теләсә – кая китмәсен өчен , уч төбендә тотып тора. Ике бала ярышып йомгакка чорный.Беренче чорнап бетергән бала җиңүче була).
Әби. Менә, тагын бер эшемне бетердегез, балалар.Хәзер балалар мин сезгә самавар куеп җибәрәм.
Бер бала. (Малай) Әбекәй үзем булышам ди.
Самавыр белән шаян бию.(бер малай самавар күтәреп чыга,бии.Залның уртасына куя. Ул самавырның тәпәненә утлы күмер сала, ә торбасына су салып куя. Су идәнгә агып чыга. Малай бу көтелмәгән хәлдән аптырап кала.Ул самавырны тишелгән дип уйлый.Әбисен чакыра. Әби самавырны ачып карый. Малайга бармак яный.Малай кереп кача.Әби самавырны тиешенчә кайнарга үзе куя.)
Әби балаларны чәй эчәргә чакыра.
Әби.Кадерле балалар, бүген миңа кунакка килгәнегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Дус яшик, тату яшик, халкыбызның данлы үткәнен, гореф – гадәтләрен, җыр – биюләрен, моңыбызны онытмыйк, үзебезнең туган телебезне – татар телен онытмыйк. Җомга көнне изге гамәлләр кылып йөрүегез өчен зур рәхмәт, балалар.
Тәрбияче: -Рәхмәт, әби. Киңәшләрегезне онытмабыз.
Җомга көн ул зур бәйрәм көн
Бар көннәрнең изгесе.
Теләкләр кабул булган көн.
Дин-Исламның көзгесе.
Кичә. “Кояшлы ил” Л.Батыр- Болгари көе, Ә.Рәшит сүзләренә язылган җыр белән өстәл артында тәмамлана.
Кояшлы ил – безнең ил,
Күге аның гел аяз.
Кыш китерсә кыш бабай,
Чәчәк алып килә яз.
Сандугачлы урманы,
Ашлык тулы кырлары.
Бөтен җиргә яңгырый
Безнең бәхет җырлары.
Кулланылган әдәбият:
“Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланмасы (авторлар З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова, Н.А.Меньшова, З,Җ,Минһаҗева, Л.Г.Хәйретдинова,А.Т.Хуҗина.Казан, 2012.
Без бакча яратабыз. Шәяхмәтова З.Г.Мөслим, 2005.6-7 бит.
Онытылмас мәктәп еллары.Мөгаллимнәргә, методистларга, тәрбиячеләргә методик
кулланма.-Казан: “Идел –Пресс” полиграфия- нәшрияты комплексы ачык акционерлык җәмгыяте, 2005. Төзүчеләр:Г.А.Шәмсетдинов, М.Вәлиуллин, Р.Бикчуров, Г.Шәфигуллина, М.Садыйков,А.Вәлиева, С.Әхмәтҗанова, Т.Сабирҗанов, К.Фәйзрахманова. 47;50 бит.
4. Үз җырыбыз булсын әле. Чаллы өзлексез белем бирү институты.Татар балалар
бакчалары, тәрбиячеләре. Музыка җитәкчеләре, мәктәп укытучылары өчен
җыентык. 1993. 5;46 бит.
Презентация өчен фотосурәтләр, шигырьләр “Игелек ру” интернет чыганаклардан алынды.



Приложенные файлы

  • docx zhomga_byrme
    Размер файла: 487 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий