Жомл торлре


Укыту фәне: татар теле Дәреснең темасы: Җөмлә һәм аның әйтү максаты ягыннан төрләре. Укучыларның үзләштерү дәрәҗәсе: дәрес гомуми белем бирү урта( рус) мәктәбендә укучы 8нче сыйныф өчен тәкъдим ителде, төркемнең дәрәҗәсе- уртача . Укыту эшенең формасы: татар төркемендә дәрес Дәреснең максаты: Синтаксис буенча үткән теоритик материалны искә төшерү, кабатлау, ныгыту; укучыларның белемнәрен системалаштырып , гамәли эшләрдә куллана белергә күнектерү. Дәреснең бурычлары: Дидактик: -Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен үзләштереп, бер- берсеннән аерырга һәм дөрес кулланырга өйрәтү. -Мөстәкыйль эшләү сәләтләрен камилләштерү, алган мәгълүматларын, белемнәрен мөстәкыйль эш башкарганда куллана белергә өйрәтү; -Ишеткән, укыган үзләштергәннән иң мөһимен аерып алып, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү Үстерешле: -фәнгә карата танып-белү сәләтен, кызыксыну үстерү; -бәйләнешле сөйләм һәм иҗади эшчәнлекләрен үстерү; - мәгълүмати коммуникатив компетентлыгын үстерү; -укучыларның фикерләү активлыгын үстерү, иң мөһим дип саналган материалны аерып ала белү; Тәрбияви: Телебезгә, туган җиребезгә, күренекле шәхесләребезгә хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү. Дәреснең тибы: белемнәрне системалаштыру һәм камилләштерү. Дәреснең төре: дәрес- практикум. Җиһазлар: Мультимедиа проекторы,слайдлар, компьютер,таблица укучылар өчен индивидуаль- дифференциялләштерелгән тест, карточкалар Эшне оештыру: коллективлы, төркемле, мөстәкыйль, индивидуаль, чылбыр буенча эш,парлы эш, телдән , язмача
Дәреснең планы
I Оештыру этабы (2 минут) II Укучыларны актив эшчәнлеккә әзерләү. Актуальләштерү. (7 минут) 1 Сорауларга җавап бирү. 2.Тест башкару III Укучыларның белемнәрен системалаштыру һәм ныгыту этабы. (10 минут) IV Бөтен укучыларның һәм һәрберсенең аерым- аерым белемнәрен ачыклау Физкультминут (10 минут) V. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү. (7минут) VI Сыйныфның эшенә характеристика. Йомгаклау. (5 минут) VII Өй эшенең күләме (2 минут) VII Рефлексия этабы (2 минут)
Дәрес барышы
I Оештыру этабы Якты чырай, якты кәеф Күрәм мин йөзегездә. Исәнмесез, хәерле көн, Телим мин барыгызга.
Исәнмесез. Хәерле көн, укучылар. Сәламәт , төз һәм матур булып үсү үзебездән тора. Моның өчен дөрес утырырга,игътибарны дәрескә юнәлтеп, үзебездә уңай халәт тудырырга кирәк.Гәүдәгезне тиешенчә тотсагыз, эчке органнарыгызның эшчәнлегенә дә зыян килмәс.
- Безнең бүгенге дәресебезнең темасы “ Җөмлә һәм аның төрләре” (слайд1) Дәреснең төп дидактик максаты әйтелә (слайд 2)
II Укучыларны актив эшчәнлеккә әзерләү . Белемнәрне актуальләштерү. Алдагы сыйныфларда үткән тел белеменең тармакларын искә төшерү. Синтаксис фәне турында алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне камилләштерү. 1.Сорауларга телдән җавап бирү. -Без алдагы сыйныфларда тел белеменең нинди тармакларын өйрәндек? Фонетика, лексикология, сүз ясалышы, морфология -Бу уку елында синтаксис фәнен өйрәнә башладык. Синтаксис сүзе нинди мәгънәне белдерә? --Синтаксис фәне нәрсәне өйрәнә? -Синтаксисның төп берәмлекләрен әйтегез. -Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак, усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк нәрсә бар дөньяда?- дигән халкыбыз табышмакларда. Нәрсә бар? (слайд 3) Сүз. –Әйе, сүз эчендә энҗе бар. Аны аңлый, таба белергә кирәк. Моның өчен без грамматиканы яхшы өйрәнергә тиеш. -Нәрсә ул сүз? -Сөйләм ничек оеша? -Нәрсә ул сүзтезмә?
2.Тестлар белән эш. Укучыларның белемнәрен истә тотып 3 дәрәҗәдә бирелә.
III Укучыларның белемнәрен системалаштыру этабы.
Дәфтәрләргә число, тема язабыз. Без китапханәгә күренекле язучы Камил Каримов белән очрашуга бардык. (слайд 4) Биремнәрне төркемнәрдә язмача үтибез. 1 Сүз төркемнәрен билгеләргә. 2. Җөмлә кисәкләрен табарга. 3. Сүзтезмәләргә таркатырга. -Сүзтезмә белән җөмлә ничек аерыла? Мәсәлән, чиста елга Елга чиста. ( слайд 5) - Җөмләгә нинди үзенчәлек хас? Җөмлә ничек оеша? Нәтиҗә. Җөмләнең төп үзенчәлеге- нәрсә турында булса да хәбәр итү. Ияртүле бәйләнешнең хәбәрлекле мөнәсәбәте җөмлә барлыкка китерә. -Составында ничә өлеш булуга карап җөмләләр ничә төрле була? (слайд 7)
Җәен малайлар, кызлар Мишә елгасында су коеналар. Мишә елгасында берәүләр балык тота, икенчеләр су коена.
Җөмләләрне укыйбыз. Таблицаны тутырып бетерәбез. -Җөмләләр ничә өлештән тора? -Бу җөмләләр нинди интонация белән укылды? Бу нинди җөмлә? Нәтиҗә. Хикәя җөмлә чынбарлыкта булган күренешләр, әйберләр турында тыңлаучыга хәбәр итә. Чагыштырмача тыныч тавыш,түбәнрәк тон белән тәмамлана. Бирелгән җөмләләрне сорау, боеру җөмләләргә үзгәртеп язабыз.
IV Бөтен укучыларның һәм һәрберсенең аерым- аерым белемнәрен ачыклау этабы. Текстны укыйбыз. (слайд 7) Тынлык. Кырлар инде буш калган. Мин баш киемемне салам һәм урманга таба барам. Безнең эзләрне саклаган берәр истәлек бармы? Сау бул тормышка аяк баскан, күзем ачыла башлаган җирем! ( М. Мәһдиев, “Без кырык беренче ел балалары”.) -Укучылар башта эчтән укыйлар. –Укытучы белән бергә ярымтавышка укыйлар. – Бер укучы дөрес интонация белән укый. –Бу текст сезгә танышмы? -Әйе, яраткан язучыбыз М. Мәһдиев әсәреннән алынды. ( Китапны күрсәтәм) Тынлык сүзенә игътибар юнәлтелә. Мондый аерым бер сүз тик бәйләнешле сөйләм составында гына җөмлә була алуы искәртелә. Укучылар җөмләләрнең төрләрен мөстәкыйль рәвештә билгелиләр. –Җөмләләрнең төрләрен билгеләүдә нәрсә бик зур роль уйный? Интонация әһәмиятле чара. –Сорау җөмләләр нинди чаралар белән белдерелә? Укучылар бирелгән таблица буенча җөмләләр төзеп бер- бер артлы тактага чыгып язалар һәм сөйлиләр.
Сорауны белдергән сүзләр ярдәмендә төзелгән сорау җөмләләр Сорау кисәкчәләре ярдәмендә оешкан җөмләләр Сорау интонациясе үзе генә булган җөмләләр
Нәтиҗә. Сорау җөмлә теге яки бу нәрсәләрне белергә теләп сораганда кулланыла. Үзенчәлекләре: -мы/ме сорау кушымчасы була; сорауны белдерә торган сүзләр килә; сорау җөмләгә һәрвакыт сорау интонациясе хас. Бирем. Диалогны язып бетерергә. (Парталарга таратыла,парлап эшләү) - Исәнме, Ләйсән. - - Ләйсән, бүген музейга Камил Каримов килә, барасыңмы? - Шуны да белмисеңме?! Шәле авылыннан чыккан күренекле язучы бит ул! - - Син аның “ Ком сәгате” дигән китабын укы. Бик яхшы китап. - - Сау бул, Ләйсән. Барырга онытма. Диалогны рольләргә бүлеп укыйбыз. -Бу диалогта әйтелү максаты ягыннан нинди җөмләләр кулланылды? - Нинди җөмләләргә боеру җөмлә дибез? Боеру җөмлә сөйләүченең боеруын, үтенүен,чакыруын, киңәшен белдерә. Югарырак тонда әйтелә. Физкультминут. Күзләрне ял иттерү күнегүе. Экрандагы җөмләләрне укыйбыз. Мәгънәләрен билгелибез. Хәбәрләрен табып, нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтәбез. (слайд 8) 1. Яз көне агачлар утыртырга кирәк. (киңәш) 2. Шаулама, йокласын! ( боера) 3. Бире килегез, бире. ( чакыру) 4. Ә син эшне бүлдермә! ( боеру) 5. Хәзер үк тиешле урынга җибәрергә! 6. Айнур, “Әпипә көен уйначы. ( үтенү) -Боерык җөмләләр нинди чаралар белән белдерелә? 1. Инфинитив фигыль һәм хәбәрлек сүз; 2. Төрле заттагы боерык фигыльләр; 3. Инфинитив белән белдерелә.
Җөмләләрне сәнгатьле укыйбыз. 1.Ах, матур да соң безнең Питрәчебез! Әллә каян ишетелә Мишә елгасының агышы! 2.Их, балаларыбыз гореф- гадәтләребезне сакласын, киләчәк буынга тапшырсын иде! 3. Күренекле шәхесләребезнең мирасын кадерләп сакларбызмы?! Нинди рухи байлык калдырган алар безгә! -Нинди җөмләләр тойгылы җөмләләр дип атала? Алар нинди чаралар белән белерелә? Нәтиҗә. Көчле тойгы белән әйтелә торган хикәя, сорау, боеру җөмләне тойгылы җөмлә дип атыйлар. Тойгылы җөмләләр иң югары тонда ачык итеп әйтеләләр.
IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү. Мөстәкыйль эш. Төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән эш. Беренче дәрәҗә. “Ямьле Мишө буенда” темасына хикәя, боеру, сорау, тойгылы җөмләләр кертеп бәйләнешле җөмләләр төзергә. Икенче дәрәҗә. Җөмләләрнең әйтү максаты ягыннан төрләрен әйтергә, тыныш билгеләрен куярга. Өченче дәрәҗә. Хикәя җөмләләрне боеру җөмләләргә әйләндереп язарга.
V. Йомгаклау.
-Нинди синтаксик күренеш җөмлә дип атала? -Сөйләүченең нинди максат белән әйтүеннән чыгып, җөмләләр нинди төрләргә бүленә? Мисаллар китерергә. Укытучы сүзе. Безнең телебез бай, аһәңле, яңгырашлы икәнен белдек. Аны шундый матур яңгырашлы итүдә бик күп чаралар кулланылуын мисаллар өстендә күрдек. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә дә халкыбыз җөмләләрнең бөтен төрен кулланып иҗат иткән. Мәсәлән, табигать күренешенә караган йолалардан яңгыр теләү йоласында боеру, тойгылы җөмләләр киң кулланылган.
VI. Өй эше. 1.Халык авыз иҗаты әсәрләреннән хикәя, сорау, боерык, тойгылы җөмләләр табып язарга. 2. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кулланып якын дустыңа хат язарга.
VII. Белемнәрне бәяләү. Мин дәресне ничек үзләштердем? Балалар тактага төсле яфраклар ябыштыралар. Ал- яхшы үзләштердем Яшел- тагын тема өстендә эшләргә кирәк Зәңгәр- начар үзләштердем Билгеләр анализлап куела.
Кулланылган әдәбият: 1. Методик кулланма Г. Ә Нәбиуллина “Гади җөмлә синтаксисы. 2. М. З. Зәкиев “ Татар синтаксисы”. 3. Рус мәктәбендә 8 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен дәреслек 4. М. Мәһдиев “Без кырык беренче ел балалары” әсәре. 5. Милли төбәк компоненты материаллары. 6. Халык авыз иҗаты әсәрләре.

Приложенные файлы

  • docx zhoml_torlre
    Размер файла: 19 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий