Жомлнен баш хм иярчен кисклрен кабатлау


Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау
Тест
1.Калын хәреф белән бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге?
Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.
А) тәмамлык Б) хәл В) аергыч Г) хәбәр.
2.Хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелгән?
Ялган дус чын дошманнан зарарлырак.
А) фигыль Б) сыйфат В) рәвеш Г) исем.
3.Кайсы җөмләдә иярчен хәл кисәк бар?
А)Ачу килү изгелекләрне оныттыра. Б)Дуслык - кайгыны, шатлыкны уртаклашудыр.
В)Дус буласы кешене яхшы итеп сынарга кирәк. Г) Вакыт кадерен белү - киләчәгеңне уйлау.
4)Җөмлә кисәкләре ягыннан билгеләгез.
Вакыт кадерен белү - киләчәгеңне уйлау.
А) ия, тәмамлык, хәл, аергыч , хәбәр. Б) тәмамлык, аергыч , ия, хәл, хәбәр.
В) аергыч, тәмамлык, ия, тәмамлык, хәбәр. Г) аергыч, ия, тәмамлык, , хәбәр, тәмамлык.
5) Ия белән хәбәр арасына нинди тыныш билгесе куела?
Тугрылык максатка бара торган юлларның кыскасы һәм яхшысы.
А) өтер Б) ике нокта В) бернинди дә тыныш билгесе куелмый Г) сызык.
6) Калын хәреф белән бирелгән сүзләр нинди җөмлә кисәге?
Һәрбер кешенең, милләтнең бәхетле булуына төп сәбәбче - гыйлем.
А) тәмамлык Б) хәл В) аергыч Г) хәбәр.
7) Бирелгән җөмләдә ничә тәмамлык бар?
Тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән эшләрдә ата-аналарыгызга ярдәм итегез.
А) 3 Б) 5 В) 4 Г) 2
1.нче бирем.
Ия белән хәбәрнең асларына сызыгыз, нинди сүз төркеме белән белдерелүен языгыз.
Күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэддин Фәхреддин Самар губернасы Бөгелмә өязе Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Мәдрәсәдә укыган елларында ук аңа Ш.Мәрҗани хезмәтләре зур йогынты ясый. Мәдрәсәне тәмамлагач, мөгаллим булып эшли, фән, иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Р. Фәхреддин ,Уфага күчеп, Диния нәзарәте архивындагы бик күп кулъязмаларны тикшереп, тәртипкә сала, татар укымышлыллары,әдип һәм шагыйрьләре турында гаять бай мәгълүматлар туплаган күп томлы “Асарь”(әсәр сүзенең күплек саны;эзләр,ядкәрләр дигән мәгънәдә дә) дигән хезмәтен яза башлый.
2.нче бирем. Аергычларны үзләре ачыклаган сүзләр белән язып алыгыз.
Ата – аналарыгызның үгет- нәсыйхәтләрен алардан куркып һәм өркеп түгел,бәлки,яратып кабул итегез. Чөнки алар күп тәҗрибә аркылы бу дөнья хәлен һәм аның серләрен сездән күбрәк беләләр.
Кешенең итагатьле булуы күңеленең яхшылыгында. Сезнең иң якын кешеләр - ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә үзегезнеке дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.
3.нче бирем. Күп нокталар урынына тиешле хәбәрләрне куеп языгыз.
Гыйлем – күңел күзен ..., олы дәрәҗәләргә ... . Гыйлем - галимнәрнең ..., адәмнәрнең ... . Ул һич бетми торган ... .Гыйлеме ... булган кешеләргә карап , аз белемле булудан ... ,әмма кулыгыздан килә торган нәрсәләрне белми калудан ... . Гыйлемсез милләт ... вә ... , баемаган милләт гыйлем ... .
Файдалану өчен сүзләр: оялмагыз, ачар, байлыктыр, ирештерер, күп, хөрмәте , оялыгыз, зиннәте,өйрәнә алмас,алга китмәс.
4.нче бирем. Хәлләрнең асларына сызыгыз , нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен языгыз.
Әткәй сабыр холыклы, йомшак табигатьле кеше иде. Һичбер вакытта каты сүз белән кешенең хәтерен калдырмады.Сөйләшкән вакытта кешенең сүзен сабырлык белән тыңлап тора да, үзенең җавабын, фикерен әйтә иде. Сөйләгәндә бик төзек, төгәл сөйли мәгънәсез сүзләр катнаштырмый иде.Һәрвакытта очрашкан,аралашкан кешеләр белән инсафлы мөнәсәбәттә була иде.
Балаларын Һичбер вакыт кимсетеп ачуланмады.Без әткәйне бик ярата, ихтирам итә идек. Безнең гаиләдә үзара талашу, ызгышу, каты сүз белән сөйләшү булмады.Начар сүзләрне без ишетмәдек, сөйләмәдек.
5.нче бирем.
Төшеп калган хәрефләрне куеп, күчереп языгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең,нинди җөмлә кисәге булуын ачыклап, асларына сызыгыз.
Ялкаулык- вакытны әрәм итү дигән сүз.Малны исра... кылу яман эш булса, вакытны исра... итү тагын да яман эш. Малны табарга м...мкин булса, әрәм булган ...акытны кире кайтарып булмый. Д...н...яда иң үк...н...чле сүз “вакыт үтте” дигән сүздер.
...ичнәрсәсе булмаган кеше- фәкыйр... түгел,бәлки, һ...нәре вә т...р...шлыгы булмаган кеше- фәкыйр...дер.Үзе т...р...шкан кешегә эш ...әрвакытта ярдәм итәр.Т...р...ш кеше гүзәл т...р...клек иткән хәлдә, ялкау кеше ачлыктан үләр.
6.нчы бирем.
Өзекне язып тикшерегез, баш һәм иярчен кисәкләрнең асларына сызыгыз, нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен языгыз.
Гүзәл китаплар - гаҗәеп эшләрне күрсәтүче көзге. Алар аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, кайгылы вакытта шатлык китерүче. Файдалы китапларны уку фикергә азык булыр,зиһенгә куәт кертер.
Китап уку кешенең йөзенә нур күңеленә шатлык китерер, шуның өчен акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләрнең йөзләре мәхәббәтле булыр.

Приложенные файлы


Добавить комментарий