Жяуле жяуле син юлга


Вахит авылы балалар бакчасы
Тема: «Жәяүле, жәяүле, син юлга
күз сал әле».
(Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелган шөгыль эшкәртмәсе)
Тәрбияче: Писарева Гөлнара Расим кызы.

Максат: Балаларның юлда, урамда үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту. Юл билгеләрен тануны, кайда кулланылганын белүләрен камилләштерү. Балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү. Уй-фикерләр сәләтләрен үстерү; сәнгатьле сөйләм жыр-бию күнекмәләрен камилләштерү.
Балалар залга 2 команда булып музыка астында кереп утыралар.
Тәрбияче: Исәнмесез дусларым!
Бүген бик күңелле көн.
Тапкырлар һәм зирәкләрне
Табып бирәчәк бу көн.
Бүген бездә бәйрәм көн,
Кояш та көлә күктән.
Бәйрәмебезнең кунагы
Дәртле күңелле уен
Күптәннән безне көткән.
Әйе, дусларым бүген без «Тапкырлар һәм зирәкләр» клубында. Ә кичәбезнең темасы: «Юлда йөрү кагыйдәләре» дип атала. Жылы, матур жәй көнендә безнең урамда йөгерәсе, төрле уеннар уйныйсы, велосипедта бик йөрисе килә. Ә шул чакта юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә кирәк.
1нче бала: Безнең әти-әниләр
Бик борчылмасын өчен,
Машинада шофёр абый
Тынычлап барсын өчен,
Юл йөрүкагыйдәләрен
Әйбәт белергәкирәк.
Онытмыйча үтәргә,
Өйрәнергә бик кирәк!
2нче бала: Без бәйрәмгә килдек бүген,
Бәйрәм күңелле узсын
Жырлыйк, уйныйк, уйлыйк, дуслар.
Жаваплар дөрес булсын.
Белгәннәребезне күрсәтик –
Бәйрәмне башлыйк тизрәк.
Тәрбияче: 1команда «Тапкырлар» исемен йөртә. Исеменнән күренгәнчә: алар тапкырлар.
2 командабызның«Уяулар» булыр исеме.
Уяуларга, батырларга
Туры киләисеме.
Ә хәзер командаларга сүз бирәбез.
1 капитан: Без уяу дусларыбызга
Кайнар сәләм юллыйбыз.
Ярышларда зирәк, тапкыр
Булуыгызны телибез.
2 капитан: Без бәйрәмгә килдек бүген,
Бер дә ялкауланмагыз.
«Тапкырлар»га сәләм юллап,
Уңыш теләп калабыз.
Бергә: Сезнең белән ярышырбыз,
Тиз генә бирешмәбез.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Без һәрчакта үтәрбез.
Тәрбияче: Командалар бер-берсен сәламләделәр.Ә хәзер аз гына ял итеп алабыз. Беренче бәйге «Табышмак зиһен ачкычы» дип атала. «Тапкырлар» командасы игътибар белән тыңлагыз!
Урам уртасында тора
Өч күзле бер командир
Үзе усал, үзе кырыс
Үзе безгә якын дус.
Дөрес балалар бу - Светофор - юл хәрәкәтен көйләп торучы. Тагын бер табышмакны тыңлагыз, анысы «Уяулар» командасына:
Алда да бар, артта да бар,
Борылган да сырылган.
Дөрес балалар, бу табышмакның жавыбы - юл. Җавапларны бик тиз таптыгыз. Бик зирәк икәнсез.
Әхәзер командаларга тагын бер бирем: светофор турында шигырь сөйләргә.
2 нче команданың шигыре:
«Светофорныңөч күзе».
Ш.Галиев шигыре.
Урамнарны күзәтеп,
Ваемсызны кисәтеп,
Чатта тора светофор,
Сакта тора тора светофор.
Янып тора өчкүзе,
Күреп тора ич безне,
Әйтеп тора өч сүзне:
-Кузгалма! - ди кызыл күз,
- Сабыр! - дия сары күз,
- Ярый! - дия яшел күз!
Без дәаңа карыйбыз
Күзебезне алмыйбыз,
Ни әйткәненаңлыйбыз:
-Кузгалма! - ди кызыл күз,
- Сабыр! - дия сары күз,
- Ярый! - дия яшел күз!
1 нче команданың шигыре:
Өч серле төс.
Рәшит Бәшәр шигыре
Булышабыз без сиңа.
Юлны чыксын дип тыныч
Шул теләкбелән көн-төн
Армый янабыз өч төс.
Светофор - улбезнең,
Өчебез дә бертуган,
Дөрес юл йөргән балага
Йөзебез яктыһаман.
Иң кырысы - кызыл төс,
Алдыңда кызыл янса-Тукта!
Бераз сабыр ит,
Ашыгып алга барма!
Юлдан тыныч чыгу өчен
Безнеңкиңәшне тыңла:
- Көт! Күрерсең, сары янар
Өч төснең уртасында.
Артыннан ук яшел төс
Кабыныр синең алда.
Әйтер: -Каршылыклар юк,
Курыкмый алга атла.
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар.Ике команда да шигырьләрен матур сөйләделәр.Ә хәзер әйдәгез «Светофор» уенын уйныйбыз.
(Балалар парлашып түгәрәккә басалар. Бер бала уртада тора. Бию көе уйнала. Балалар түгәрәк буенча бииләр. Уртадагы бала «Кызыл!», «Яшел!», «Сары!» дигән сүзләр белән сигнал биреп тора. «Яшел» сигналына балалар бии, «Кызыл» га туктый, ә «Сары» дигәч, бер-берләре белән алышына. Уртадагы бала да үзенә пар таба. Кем парсыз кала шул уртага баса. Уен дәвам итә.
Басып калабыз. Шул чак ишектән Белмәмеш килеп керә.
Белмәмеш: Исәнмесез дусларым!
Балалар: Исәнмесез.
Белмәмеш: Мин ерактан ук сезнең шат авазларыгызны ишеттем дә сезнең янга килеп, ни эшләгәнегезне карыйсым килде.
Тәрбияче: Бүген бездә «Тапкырлар» һәм «Зирәкләр» бәйгесе. Безнең балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча ярышалар. Син мөгаен, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләсеңдер.
Белмәмеш: Матур, тыйнак һәм җитез Белмәмеш, ул мин булам. Тик белмим шул кагыйдәләр, мин бит еракта торам.
Тәрбияче: Я, ярый, Белмәмеш борчылма. Әгәр үзең теләсәң, безнең балалар сине дә урамда дөрес йөрергәөйрәтерләр. Алар куркынычсызлык әлифбасын бик яхшы беләләр. Ә хәзер әйдәгез бергә « Светофор» җырын башкарыйк. Белмәмеш син дә безгә кушыл.
Җыр: «Светофор».
1.Урамнарны күзәтеп
Ваемсызны күзәтеп,
Чатта тора светофор.
Сакта тора светофор.
Кушымта: Янып тора өч күзе
Күреп тора ич безне
Янып тора өч күзе лә,
Әйтеп тора өч сүзне.
2.Кузгалма ди кызыл күз.
Ярый дия яшел күз!
Без дә аңа карыйбыз!
Күзебезне алмыйбыз.
Кушымта: шул ук.
3.Ни әйткәнен аңлыйбыз
Кузгалма! - ди кызыл күз
Сабыр! - дия сары күз
Ярый! - дия яшел күз!
Кушымта: шул ук.
Тәрбияче: Белмәмеш, игътибар белән тыңла, балалар сиңа куркынычсызлык әлифбасын сөйләп күрсәтерләр.
1нче бала: Карап-карап торам да мин,
Уйлап- уйлап торам да
Куркып куям: ай-һай кыен
Йөрүләре урамда.
2нче бала: Светофор сигналы бар,
Тыңла аны карусыз.
Кызыл төс- әле куркыныч,
- Тукта, син - дигән сүз.
Сары әйтә: - Әзерлән,- ди,-
Хәзер юл ачылачак.
Яшел әйтә, - әйдә, кузгал,
Юлдан чык курыкмыйча.
Знче бала: Бергә булса да,
Ялгыз булса да,
Урамда дөрес
Йөрсен һәр бала.
4нче бала: Хоккей уйнарга
Чыкма син юлга.
Туп тибәргәдә
Ярамый анда.
5нче бала:Як-якка кара,
Нәрсә барын күр.
Машиналарга,
Атларгаюл бир!
6нчы бала: Ут чыккан кебек
Ашыгып чыкма
Бераз туктап тор
Урам чатында.
7нче бала: Светофорга кара син,
Тора ул сакта.
Чыгарга кирәк юл аша.
Яшел ут янган чакта.
8 нче бала: Юлны аркылы чыкканда
Карыймын уңга һәм сулга
Күрсәм алдымда машина
Ашыгып басмыйм юлга.
9 нчы бала: Һәр ягыңда автобуслар,
Трамвайлар ашыгып йөрсә
Күктәге кошларны санап,
Авызың ачып йөрмә.
10нчы бала:Урамда сак булыгыз
Кагыйдәне белегез.
Онытмагыз беркайчан да
Бәлага юлыкмагыз!
Белмәмеш: Рәхмәт, дуслар, сезгә! Мин бу бәйрәмдәөйрәткәннәрне истә калдырырмын.
Тәрбияче: Алдагы бәйгене тыңлагыз, балалар. Белмәмеш син балаларны игътибар белән тыңлап һәм карап тор.
«Тапкырлар» командасы бу өстәл янына килә, ә «Уяулар» менә бу өстәл янына килә. Берничәкисәктән торган бу билгеләрне тезәргәтиешләр һәм нәрсәаңлатуын да әйтерләр.
1 команда: «Җәяүле юлы» билгесе шоферларга тиздән Җәяүле юлы булачагын, игътибарлы булырга кирәклеген кисәтә.
2 команда: «Игътибар, балалар!» билгесе шоферларны юлда балалар бакчасы, я мәктәп буласын, юлда балалар булырга мөмкинлеген кисәтә.
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Әхәзер, сезнеңбелән бер ял итеп алырбыз. Әгәр дә сез минем белән килешерсез икән: «Кул чабыгыз, әгәр минем сүзләрем сезгә ошамый икән, минем белән килешмәсәгез, аякларыгызны тыпырдагыз.
1)Урамны аркылы чыгам
Җәяүле сукмагыннан.
2)Карамыйча светофорга,
Чаба берәү юлдан.
3)Кем белә кызыл төснең;
Юл ябык, дипәйткәнен.
4)Машина юлында туп уйный
Нинди бала ул тагын?
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Бу уенны дөрес уйнадыгыз. Чираттагы биремне тыңлагыз. Бер тартмага юл билгеләре салынган. Хәзер шуннан «Тапкырлар» командасы тыючы билгеләрне, э «Уяулар» командасы курсәтмә бирүче билгеләрне аерып алырга тиеш.
Белмәмеш: Булдырдыгыз, балалар! Рәхмәт сезгә, бигрәк тапкыр һәм зирәк икән үзегез. Мин дә сездән күп нәрсәләр турында өйрәндем. Хәзер инде урамда курыкмыйча йөри алам.
Тәрбияче: Хәзер,хәзер! Мин, Белмәмеш, сине сынап карыйм эле. Менә син әйт әле, урам аркылы чыкканда иң элек нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Белмәмеш: Анысын миңа балалар өйрәтмәделәр бит әле. Балалар, әйдәгез булышыгыз.
1 команда: Урам аркылы чыкканда иң элек светофорга карарга кирәк. Ә светофор булмаганда, башта сулга, ә аннан соң уңга карарга кирәк.
Алып баручы: Дөрес, булдырдың, «Уяулар» сез дә бер сорауга жавап бирегез инде. Автобустан төшкәч, сиңа икенче якка чыгарга кирәк булса, нәрсә эшләргә?
2 команда: Автобус киткәнен көтеп торырга, ә аннан соң машиналар юклыгына ышангач, юл аша чыгарга кирәк.
Тәрбияче: Дөрес, менә күрдеңме Белмәмеш, булдырдың. Әле син төп кагыйдәләрне яңа гына белдең. Ә шартлы билгеләрне нәрсә аңлатканын беләсеңме?
Белмәмеш: Беләм, беләм, ник белмәскә?
Тәрбияче: Беләм дисең икән, миңа шушы билгеләр арасыннан «Ике яклы хәрәкәт» билгесен табып бирче.
Белмәмеш: (Ашханә тукталыш билгесен ала) Менә бу билге ул.
Тәрбияче: Эх, син! Дөрес әйтмәдең «Тапкырлар» миңа бу билгенең нәрсә аңлатканын әйтегез әле (бу билге якында ашханә барлыгы турында хәбәр итә). Ә сез «Уяулар» «Ике яклы хәрәкәт» билгесен табыгыз.
Тәрбияче: Булдырдыгыз! Рәхмәт сезгә балалар! Бигрәк тапкыр,зирәк икәнсез ,ә хәзер җитезлегегезне тикшереп карыйк.
Велосипедка утырып туры юл белән барабыз, ә кайтканда кубиклар
арасыннан борылып йөгереп кайтабыз да, икенче иптәшебезгә
тапшырабыз. Уен башланды.
Белмәмеш: Рәхмәт сезгә балалар! Сез тапкыр гына түгел, житез дә
икәнсез.
Балалар мин сездән күп нәсәләр өйрәндем. Юл йөрү кагыйдәләрен барлык дусларыма да өйрәтермен. Сау булыгыз.
Балалар: Сау бул, Белмәмеш.
Тәрбияче: Юлда йөрсәң бул өлгер,
Юл кагыйдәсен нык бел.
Светофорның, һәрбер төсен,
Юлның билгеләрен бел.
Безнең балаларыбыз бүген бик күп сынаулар уздылар, әхәзер барыбыз да «Юл хәрәкәте» җырын җырлыйк.
Җыр: Юл хәрәкәте.
1) Авылларда юк ул ләкин
Син ашыкма туктап тор
Белик әле нәрсә икән
Ул бит әйбер светофор.
Кушымта:Кара, кара як-ягыңа
Уңга, сулга, артыңа
Әнә бит ул нәкъ каршыңда
Баганада алдыңда.
2) Шәһәрдә һәр чат саен
Туктап хәлдән таясың
Ярый әле светофор бар
Яшел янгач чыгасың.
Кушымта: шул ук.
3) Кайвакытта машиналар
Өеләләр бер жиргә.
Ватык светофор яныннан
Китеп булмый кирегә.
Кушымта: Кара, кара як-ягына
Уңга, сулга, артыңа
Шунда килеп милиция
Үз эшенә тотына.
Тәрбияче: Юл уяуларны, сак булганнарны ярата. Моны беркайчан да истән чыгармыйк. Адымнарыбыз нык, юлларыбыз имин булсын.









Приложенные файлы


Добавить комментарий