Жыелыш подготовка к школе


Мәктәпкә әзерлекнең төп критерийлары
Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш
С
онгы елларда мәктәптә укунын кыенлыклары, артык эш йөкләү нәтиҗәсендә укучыларның сәламәтлеге какшау турында ачыктан-ачык сөйләшү, бәхәсләр булып тора. Рәсми статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, балаларның, өчтән бере укуда даими кыенлыклар кичерә. Димәк, аларның шуның кадәресе үз көченә ышанмый, тиешле дәрәҗәдә укый-яза белми, нәтиҗәдә мәктәпне уңышлы тәмамларга һәм үзенә ошаган һөнәр сайларга мөмкинлеге да кими.
Балалар мәктәптә укый башлагач, кыенлыклар белән йөзгә-өоз очрашалар. Ата-аналарның, күбесе, аларга ничек ярдәм итәргә белмичә, аптырап кала. Гадәттә, бөтен гаепне мәктәпкә, укытучыларга сылтый. Ләкин килеп чыккан кыенлыкларның, сәбәбен ерактанрак эзләргә кирәк. Мәктәпкә укырга килгәнче, сабый нинди күнекмәләр үзләштергән, нинди шартларда яши, сәламәтлеге, физик һәм интеллектуаль үсеше яшенә туры киләме? Бәлки, ата-анасы аны мәктәпкә иртәрәк биргәндер?
6-7 яшьтә баланың физик үсешендә кискен үзгэәрешләр барлыкка килә. Аның хәрәкәт системасы (скелет, буыннар, мускуллар) интенсив рәвештә формалаша башлый. Нәкъ менә шул чорда парта янында ул 35-45 минут утырырга мәҗбүр. Дөрес утырмау, озак вакыт хәрәкәтләнмәү нәтиҗәсендә аның буй-сыны бозыла, умыртка баганасы кәкрәя. Бу яшьтәге балалар йөгерү, сикерү, чаңгыда яки тимераякта шуу кебек "катлаулы" хәрәкәтләрне оста башкарсалар да, вак мускулларны тиз генә эшкә җигә алмыйлар. Шуңа күрә язган вакытта:"Кулым арыды, авырта" дигән сүзләр еш ишетелә.
Нерв системасы да хәрәкәтләрне тиешле дәрәҗәдә көйли алмый. Балага хәрәкәтләрне төгәл һәм тиз үтәү, берничә параллель сызыкны сызу, хәрефнең зурлыгын күз белән чамалау бик читен. Бу яшьтә йөрәк-кан тамырлары системасы да үзгәрә. Баланың кәефе кырыла, гаделсезлекне, физик һәм акыл киеренкелеген авыр кичерә. Нерв системасының үзлекләре (көче, тотрыклылыгы, хәрәкәтләнүчәнлеге) аның үз-үзен тотышында, эшчәнлегендә ачык чагыла.
Мәктәпкә әзерләү проблемасы баласын укырга кертүче һәр әти-әни өчен дә актуаль. Күп әти-әни бала укый, яза белсә, укырга әзер дип саный. Шуның өчен иң элек әлифба китабы алып төп игътибарны хәрефләр белән таныштыруга бирә.Ләкин мәктәпкә әзерлек эше бик күп юнәлештә эшләүне үз эченә ала. Мәктәпкә әзерлекнең төп 4 критериесен билгеләп үтәләр.Болар:
1.Физик әзерлек
2.Психологик әзерлек
3. Әхлакый әзерлек
4. Интеллектуаль әзерлек
1. Физик әзерлек. Баланың сау-сәламәт булуы - аның әйбәт укуының әһәмиятле шарты. Билгеле, аның физик үсеше, сәламәтлеге турында хәлиткеч фикерне табиб әйтә, шулай да ата-аналарга кайбер факторларны алдан белеп тору әһәмиятле. Сәламәтлеге какшаган бала тиз арый, аның эшкә сәләте кими, 7 яшь тулган булса да уку аның өчен авыр эшкә әверелә. Гаиләдәге хәлләр дә (ызгышу, куркыту, ата-ананың эчүчелек белән шөгыльләнүе, торак шартларының уңйлы булмавы h.6.) укучының сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
Ата-аналар балаларының сәламәтлеге, аны саклау һәм ныгыту, мәктәпкә кергәнче сабыйның үсешендәге теге яки бу тайпылышны бетерү юллары турында нәрсәләр белергә тиеш? Хәзер шуларга кыскача тукталып үтәм.Кечкенә вакытта бөтенләй авырмаган бала юк диярлек. Өйдә, балалар бакчасында алар салкын тиеп, грипп, ангина, бронхит белән авырыйлар. Кайбер ата-аналар кызамык, пневмония - җитди, а салкын тиюне болай да уза торган авыру дип саныйлар һәм бик нык ялгышалар. Авыруның һәр төре (бигрәк тә алар еш булса) организмны көчсезләндерә, эшкә сәләтлелекне киметә. Еш кабатланып торган грипп, ангина, бронхит башка хроник авыруларны китереп чыгара, а соңгылары исә сабыйның нормаль үсешенә тискәре йогынты ясый. 6-7 яшьлек балаларның 80-90 процентының, тешендә кариес, яртысының диярлек теш казнасында деформация күзәтелә. Тешләрнең бозык булуы йөрәк, кан тамырлары, бөер, ашкайнату органнары, ангина, хроник тонзиллит авыруларының килеп чыгуына сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә тешләрне дәвалау һәм саклау бик мөһим булуын һәр бала кечкенәдән ук белергә тиеш.
М
әктәпкә укырга барганчы колак, тамак, борынны, күзләрне тикшертү һәм вакытында дәвалау бик әһәмиятле. Борын белән суламаганда, үпкә һәм башка органнарга кислород аз керә, шуңа күрә укучы тиз арый һәм нәтиҗәдә укуда артта кала.
Күзләрне дәвалау һәм саклау аеруча игътибар сорый. 1 класска укырга керүчеләрнең 4% ы ерактан күрми. Өлкән классларга күчкән саен, аларның саны арта. Әгәр бала саф һавада аз йөрсә, җитәрлек хәрәкәтләнмәсә, әйберләрне күзенә бик якын китереп караса, еш авырса, күрү әгъзаларының үсешенә җитди зыян килергә мөмкин, Өлкәннәрнең күбесе баланың ничә сәгать телевизор каравы, өстәл янында ничек утыруы, конструктор һ.б. белән ничек уйнавы, ни рәвешле йөрүе, йөгерүе белән кызыксынмый. Нәниләрнең мәктәпкә укырга кергәнче ук, буй-сыны кәкрәюе, күзләре начар күрү, хәрәкәтләренең төгәл 2.Психологик әзерлек. Баланы психологик әзерләү – аңарда мәктәптә укырга теләк тәрбияләү дигән сүз. Балада укырга теләк булдыру җиңел эш түгел. Төп эше уен гына булмаганда, аңардан җаваплылык таләп ителми иде.Мәктәптә укый башлагач, балага билгеле бер җаваплылык йөкләнә.
Психологик әзерлек:
– ул укуның, белем алуның әһәмиятлелеген аңлау, яңа белемнәр алуга кызыксыну арту;
укытучының биремнәрен тыңлый һәм үти белү;
иптәшләре һәм олылар белән аралаша белү, проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлын эзләп таба белү, олыларны авторитет итеп күрә белү;
фикерләүнең, хәтер һәм игътибарның билгеле бер дәрәҗәдә үсүе.
3. Әхлакый әзерлек:
-классташлары фикеренә колак сала белү, дуслык-иптәшлек кебек сыйфатларга ия булу;
-олыларны ихтирам итү, әти-әнине, укытучыны хөрмәт итү;
-әдәплелек, сабырлык, тотнаклылык;
-намуслылык, коллективта үз-үзен тоту күнекмәләре.
Әгәр балада әйткәнне тыңлый, кушканга буйсына белү күнекмәләре тәрбияләнсә, бала яңа шартларга тизрәк ияләшә. Өлкәннәрнең уңай үрнәге, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшереп тору, эшенә гадел бәя бирү, яхшы гадәтләргә күнектерү, гаиләнең ныклыгы – болар барысы да балада коллективта үз-үзеңне тоту күнекмәләре тәрбияләү чарасы булып тора.
4. Интеллектуаль әзерлек нең төп күрсәткече –баланың фикерләү сәләте һәм сөйләме үсү дәрәҗәсе.Бала теге яки бу нәрсә турында фикер йөртә, күргән, ишеткәннәр буенча нәтиҗә чыгара, анализ ясый. гомумиләштерә, төркемли юелергә тиеш. Мәктәпкә укырга кергәнче, бала барлык авазларны дөрес әйтә, җөмлә төзи, сәнгатьле итеп сөйли, сорауларга җавап бирә, рәсемнәрдә нәрсә ясалуын тасвирлап сөйли белергә тиеш. Сөйләмдәге кимчелекләрне үз вакытында төзәтү сорала, мәктәпкә барырга бер ел калгач кына бу эшкэ тотыну нәтиҗәсез булырга мөмкин. Өлкәннәрнң, сөйләме бала өчен үрнәк булырга тиеш. Сабыйның сөйләмендәге кимчелекләреннән көләргә, аның хаталарын кабатларга һич ярамый. Киресенчә, аларны махсус күнегүләр ярдәмендә төзәтү җаен карарга кирәк.
Кайбер балалар мәктәпкә укырга кергәнче ук укый, яза, саный, кыскасы, һәрнәрсәне яхшы белә. Мәктәптә укый башлагач, еш кына мондый укучы укытучы аңа турыдан-туры мөрәҗәгать итмәсә, класс белән бергә эшли алмый, игътибарсыз була, укуга кызыксынуы кими. Әгәр укытучы тиешле ярдәм
күрсәтмәсә, аңа уку бик кыенлаша. Моннан кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкин: баланы укырга өйрәтүгә караганда аның сөйләм телен үстерү, авазларны аера белергә өйрәтү мөһим; язарга өйрәтүгә караганда кул һәм бармакларның төгәл координацияле хәрәкәтләрен үстерү, сөйләгәнне тыңлый белү, укыганның мәгънәсен аклау, эчтәлеген сөйләү h.6. күнекмәләр бирү әһәмиятлерәк.
Хезмәткә өйрәнеп үскән балалар гадәттә яхшы укыйлар. Үзем дә рәхәт күрми үстем, баламны да яшьтән үк эшләтмим әле, дигән ата-ана ялгыша. Баланы яшьтән үк хезмәт сөяргә өйрәтә башлау файдалы. Яхшы башкарылган эш өчен мактарга, җылы сүз әйтергә дә онытмагыз. Эш төрләндерелеп торылса, яисә хезмәт белән ял аралаштырылса, бала тиз арымый. Тормыш шуны күрсәтә: эшкә өйрәнеп үскән бала мәктәптә яхшы укый, чөнки анда ихтыяр көче, дисциплина, мөстәкыйльлек тәрбияләнә.
Баланы мәктәпкә әзерләү җиңел эш түгел. Баланың уңышлы укуы, аның мәктәпкә ничек әзерләнгән булуына бәйле. Бала мәктәпкә барырга хәзерләнгәндә үзендә зур рухлану сизә. Нәкъ җырдагыча:"Мин хәтерлим, әле бүгенгедәй, сентябрьнең бере җиткәнен. Мин хәтерлим, әле бүгенгедәй, көтә-көтә арып беткәнем...."Аның рухын төшермәскә, мөмкин кадәр дәртләндерергә, бу хәзерлеккә тантаналы төс бирергә тырышырга кирәк. Укырга бару көннәре, 1 сентябрь, Белем бәйрәме аның күңелендә онытылмаслык булып уелып калсын.

Приложенные файлы


Добавить комментарий