Жылы очрашу


“Арча хәбәрләре” газетасы, 2014 нче ел, март
Җылы очрашу

РафаилТөхфәтуллин – татар әдәбиятында үз эзен калдырган, истә калырлык үз геройларын тудырган талантлы каләм ияләренең берсе. Ул – авыл язучысы һәм туган җирдән беркайчан да аерылып тормаган шәхес.
Рафаил Төхфәтуллин гәрчә безнең авылда тумаса да без аны үзебезнең авылдашка саныйбыз. Чөнки аның бала чагы һәм яшьлеге безнең Яңа Кенәр авылы белән бәйләнгән.
28 нче февраль көнне Яңа Кенәр лицеенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, якташыбыз, язучы Рафаил ага Төхфәтуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәгә Әлмәттән язучының улы Рөстәм Төхфәтуллин да кайткан иде. Ул якты хәтирәләре белән уртаклашып, мәктәп китапханәсенә язучының “Минем җаным китапларымда” дигән яңа җыентыгын бүләк итте, мәктәп музеена Рафаил аганың өстәл кенәгәсен калдырды. Очрашуда Рөстәм Төхфәтуллинның классташы, дусты, “Өмет” тернәкләндерү үзәген җитәкләгән авылдашыбыз Исмагилов Ирек Исхакович та үзенең истәлекләрен сөйләде һәм Рафаил Төхфәтуллинга багышлап язылган шигырен укучыларга җиткерде. Замандашларыннан Мортазина Әкълимә апа Рафаил аганың “Кызыл юл” газетасында эшләгән вакытларын сагынып искә алды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар тарафыннан оештырылган “Аланнар, җиләкле аланнар!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә Рөстәм Төхфәтуллинны аеруча дулкынландырды.Ул Рафаил образын башкарган укучыга, үзенең рәхмәт хисләрен белдереп, истәлекле бүләген дә тапшырды.Кичәдә Рафаил аганың әсәрләре сәхнәләштерелде, яттан сөйләнгән “Балам көлүе” нәсере күңелләрне тибрәтте. Очрашу язучының Кенәр авылына багышлап язылган җыры һәм шул чор моңнары белән үрелеп барылды.
Бу истәлекле очрашу Кенәр белән Әлмәт арасына салынган күперне тагы да ныгытты.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Л.С.Нигъмәтуллина

Приложенные файлы


Добавить комментарий