Зулфат


Чтобы посмотреть презентацию с оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов:

Зөлфәт Презентацияне Яр Чаллы шәһәре 21 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы Б сыйныфы укучысы Кузяшева Ленара әзерләдеУкытучы: Канзибаева Л.Н. Чытырманда былбыл сайрыйМинем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем. Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) 1947 елның 3 январенда Татарстан АССРның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туган. (2007 елда вафат.) Үз районнарындагы Уразмәт урта мәктәбен тәмамлагач, 1965— 1969 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1969 елның апреленнән журналистлык хезмәтендә: алты ел «Чаян» журналы редакциясендә, аннары, 1977 елны Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның көзеннән ул яңадан «Чаян»га күчеп, журнал редакциясенең әдәбият бүлегенә җитәкчелек итә. Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый, 1968 елда егермеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла. Җитмешенче еллар дәвамында шагыйрьнең «Язмышлар ярында» һәм «Утлы бозлар» дигән ике китабы басылып чыга. Күләм, сан ягыннан артык зур булмаса да, Зөлфәтнең заманча актив көрәш рухы белән сугарылган шигъри иҗаты хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Поэтик фикерне калку, масштаблы итеп күрсәтүгә омтылу, публицистик кайнарлык, трибунлык, халык иҗатына һәм традицион язма әдәбиятына нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика — Зөлфәт стиленең төп сыйфатлары шулар. Шагыйрь чынбарлык күренешләрен, лирик геройның рухи дөньясын халык язмышы, үткәндәге зур тарихи вакыйгалар (революция, Ватан сугышы) яки бүгенге көннең мөһим проблемалары (идеологик көрәш, әхлак сафлыгы, кешелеклелек һ. б.) белән фәлсәфи бәйләнештә ачарга омтыла. Бу сыйфатлар аның лирик монологларында, балладаларында («Тимерче турында баллада», «Гармунчы турында баллада», «Кайгы турында баллада», «Йодрык» һ. б.) Һәм, 1982 елны «Казан утлары» журналында дөнья күреп, әдәби җәмәгатьчелектә шагыйрьнең иҗади эзләнүләр юлындагы яңа бер уңышы итеп бәяләнгән «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» исемле поэмасында аеруча ачык гәүдәләнә. Зөлфәтнең күп кенә лирик шигырьләре музыкага салынган, «һаман яратам» (Ф. Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Каратолым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (3. Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казандылар. Зөлфәт шулай ук «Мәкерле песи» исемле беренче татар балалар операсының (композиторы — Л. Хәйретдинова) либреттосы авторы буларак та билгеле.1985 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең русча тәрҗемәдә «Осенние костры» исемле җыентыгы басылып чыкты.Зөлфәт—1973 елдан СССР Язучылар союзы члены иде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, респуликабызның Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе шагыйрь Зөлфәтнең иҗатына. Дүрт җыр Аргы ярда әле көмеш җырлар, Елларның да аргы ярында, Чыдар микән йөрәк ахыргача Җырлаганчы шуның барын да? Беренче җыр - илем турында ул, Олы юлга дәшкән җырдыр ул, Йөрәк кадәр чәчәк бөреләре Тирбәлешеп торган кырдыр ул...Икенче җыр... әни турында ул, Ун мең еллык моңлы көйдер ул;Бу җиһанда җанны җылытучы Бердәнбер өй, изге өйдер ул.Өченче җыр... Сөю турындадыр -Мең яңарган иске моңдыр ул; Яшәү өчен, чиксез дәвам өчен Һавадыр ул, сихри тындыр ул. Дүртенче җыр... Бусы җырланадыр Елларның иң аргы ярында. Ансын каен җырлар... каберемдә... Калганнарын - үзем! Барын да!.. 1970 Нидер булды...Бәй,мин бит шушы дөньяныңКендеге идем бугай...Ул мәңгелек дигәннәреБик якынмыни шулай?Без килгән һәм дә китәсеМәңгелек шушымыни?Аңардан курку-өркүләрҖанның ялгышымыни?Нидер булды... ИшетелдеМиңа серле тынлыктан -Оҗмах-җәннәт бакчасыныңКүгәннәре тутыккан.Җимерелде алтын мифларҺәм гадилек сирпелде...Мәңгелегең миңа хәзер, -Билләһи, дим, гөнаһ булмас -Ындыр арты шикелле... 05.10.02. Яфрак явымыӘллә нинди еллар көтә-көтәАсыл еллар үтеп киткәндә,Бу тауларда түгел, без булыргаТиеш бүтән җирдә, бүтәндә!Серле еллар көтеп яшәдек без,Гади гомер безгә ник кирәк?Яшәгәнбез каен сабагындаКөзге яфрак сыман җилфердәп...Йә, шушымы булды җирдә яшәү?Сулыш өзелер йә өзелмәс...Булмый болай! Күктән, гарешләрдәнБәхет үзе безгә түгелмәс!...Сары каен яфраклары ява...Дөнья - алтын! Көзге тантана!Нишләптер гел безнең өчен генәЯфрак-яфрак булып кан тама... 09.09.98.

Приложенные файлы

  • pptx zulfat
    Размер файла: 679 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий