Урок «Татарские национальные блюда»


Сагирова Альфия МардуковнаМОУ Старобесовская ОО школа им. А. Ф. Юртова2012 год, школа
Открытый урок «Татарские национальные блюда»
План урока по развитию речи.
Предмет: татарская литература
Класс: 9
Тема: Татарские национальные блюда.
Тип урока: комбинированный
Метод обучения: частично поисковый
Цель: Организовать деятельность учащихся на закрепление понятий: традиции, обычаи. Национальная кухня; помочь учащимся целостно представить умение приготовления национальных блюд.
Задачи урока:
Образовательная: рассмотреть особенности и способы приготовления татарских национальных блюд, их ценность и калорийность.
Развивающая: продолжить закрепление умений: технологии приготовления блюд, способствовать развитию правильной связной речи.
Воспитательная: развивать ответственного отношения к выполнению полученного задания: помочь учащимся в осознанном выборе профессии: развитие у учащихся умения и навыков эстетического оформления блюд, гостеприимства.
Обеспечения занятия: экран, компьютер, доска, рецепты, готовые блюда, рисунки, пособие, иллюстрации национальных блюд.
План урока:
Организационный момент.
Вступительная беседа учителя.
Физкультминутка.
Выступление учащихся с отгадыванием кроссворда.
Домашнее задание.
Рефлексия.
Тема. Татар халык ашлары . (Музыка уйный)
Укытучы: Исәнмесез балалар! Утырыгыз. Кәефегез ничек?
Без сезнең белән бүген әдәбият дәресеннән бәйләнешле сөйләм үстерү темасына “Татар халык ашлары” хит-парадын алдык.
Дәресебезнең максаты:
Татар милли ризыклары – татар халкының тарихтан килгән милли ашлары, ашамлыклары белән танышу;
Татар халкының аш-су әзерләү осталыгы, кунакчыклыгы турында мәгълүмәт алу;
Татарча сөйләм күнекмәләрен ныгыту һәм дә аш-су пешерүче һөнәренә кызыксыну уяту.
Рәсем чыга экранда
Татар милли ризыклары
-Татар халкы, балалар, үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр.
Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешен чагылдырган.
Балалар, авыл җирендә яшәгән безнең татар халкы мәсәлән, әниләр, әтиләр, абыйлар нинди эш белән мәшгүль.
Әйе, дөрес, халык бик борынгы заманнан ук иген иккән. Шуңа күрә күбрәк арыш, бодай, борчак оныннан төрле ризыклар пешерү гадәти күренеш саналган.
Иген игү белән беррәттән татарлар терлекчелек белән дә күптәннән шөгыльләнгән. Нәрсә асрыйсыз сез?
Күбрәк сыер, сарык, кәҗә, ат асрыйбыз. Шуның белән бергә кош-корт та үрчетәбез. Нәрсәләр, мәсәлән? (тавык, каз)
Шушы терлекләрнең ите татарларның яраткан ашы булган.
Нигездә, татар ашларына бөртекле ашлык һәм терлекләрдән алган азыклар төп юнәлеш биргән..
Еллар үткән саен татар халкының тормыш хәле дә яхшырган һәм күп кенә яңа ашамлыклар барлыкка килгән. Ләкин кайберләре сирәк әзерләнә башлады. Шул ук вакытта ризыклар әзерләнүе, бизәлүе һәм тәме ягыннан милли үзәнчәлекләрен саклап калды. Ә менә
- Ә..әни пешергән ризыктан да тәмлерәк әйбер була аламы соң?
- Юк, бәлки әби пешергән ризык булса гына инде. Ә ул тагы татар халык ашы да булса, гомүмән, телеңне йотарлык.
- Бүген без бер-беребезгә татар халык ашларын тәкъдим итәбез
- Тактада менә кроссворд “Бу нинди ризык?”
Табышмакларны табып милли татар ризыкларының исемен шакмакларга тутырырга һәм алар турында безгә мәгълүмәт бирергә
Беренче табышмакны тыңлап карагыз әле, нинди ризык булыр икән ул.
Катлам-катлам ул үзе
Катлам саен бик тәмле (гөбәдия)
Язып карыйк әле, туры киләме икән, язылышын да истә калдырыйк.
Гөбәдия – бик үзенчәлекле ашамлык, аны күбрәк вакытта кунакларга әзерлиләр. (Айгөл сөйли)
Айгөлнең ризыгы сезгә аңлашылдымы. Сез аны ашаганыгыз бармы?
Пешерәсезме? Рәхмәт, Айгөл, мәгълүмәт өчен, безне дә өйрәтерсең.
Икенче табышмак
Чәчәк кебек ул чуклы
Энҗе кебек ялтыравыклы.
Ни булыр икән? (чәк-чәк)
Туры киләме соң, язылышыа игътибар итик
-Почётлы 2нче урын, әлбәттә, чәк-чәккә бирелә (Рәсем)
(укучы сөйли)
Рәсемдә баурсак
-Сезгә бу ризыклар танышмы? Кем пешерә аларны өендә? Алар чәй янына бик тәмле, пешерегез рәхмәт, Лиана, тәгъдимең өчен.
Өченче табышмак нинди икән: 4 кенә шакмак
Татарлар ясый торган кызыл эремчек (корт)
Бик дөрес, язылышын карыйк әле. Рәсем. Алсу сөйләп бир әле ничек ул әзерләнә икән.
Ашаганыгыз бармы, балалар? Әниләрегез ясыймы?
Рәхмәт, Алсу, сөйләвең өчен.
4 нче табышмакны табыйк әле. 6 шакмак кына
Татарларда иң популяр аш
Сез барыгыз да беләсез, ахры ( токмач ул, карагыз язылышын.) Рәсем!
Гадәти көннәрдә дә, кунак табынына да татарлар токмач шулпасы бирәләр. Ул иң популяр аш. (укучы сөйли)
5 нче табышмак тыңлыйк әле
Чаж да гож, пож да пожСикерә ул табада
Тәмле, майлы, туклыклы
Әллә каян таныла. Нәрсә бу? (коймак)
Коймак микән, язып карыйк әле. Туры килә, сүзнең язылышына игътибар итик. Рәсем!
Татар халкы бигрәк тә иртәнге чәй янына тиз генә тәмле коймак пешереп ала.
(укучы сөйли)
Менә, коймакны инде сез үзегез дә пешерәсездер, әйеме? Ягез әле, кем белә?
Рәхмәт, кызым.
6 нче табышмак бик җинел ахры, чөнки ул –
Әчетелгән сөт һәм йогыртның тугандашы.
Әйе, катык ул, дөрес
Яле, сөйлә аның турында. Рәсем!
Сез аны яратасызмы? Ул бик файдалы.
7 нче табышмак бик озын бугай.
Кысылды ул уртага
Сытылды ул кырыйга
Акмады, түгелмәде
Кат-кат булып өелде
Әйе, балам, ул кыстыбый
Яздым мин аны, шулай, бу гади ризыкның исеме дә гади генә.
Рәсем!
Татар халкы әле дә ул гади ашамлыкны бик ярата (укучы сөйли)
-якмышны еш ашыйсызмы? Кем пешерә? Алсу, рәхмәт, мәгълүмәтеңә!
- Карагыз әле, балалар, кроссвордта өстән аска нинди сүз килеп чыкты
Өчпочмак-бу исем балалар нинди төргә керә? Ничек языла, истә калдырыгыз.
Әйе, татар халкының (Рәсем!) яраткан борынгы ашамлыгы бүген иң популяр булып санала. (укучы сөйли)
Рәсем (бәлеш)!
Сез боларны белә идегезме? Пешерәсезме? Тәмлеме? Үзегез дә өйрәнегез, менә рецептлары. Бик зур рәхмәт, балакай.
Төче камырдан әзерләнгән ашамлыклар игътибарга лаек. Аннан менә шундый Кош теле пешерергә мөмкин. (Рәсем!) Ул бик тиз әзерләнә һәм тәмле дә була чәй янында. Роза безгә кош теле пешереп килгән һәм аның турында чыгыш та ясый.
Н ә т и җ ә !
Балалар, сез бик тәмле милли ризыклар турында мәгълүмәт бирдегез һәм әниләрегез ярдәмендә пешереп тә килдегез. Рәхмәтемне аларга да белдерерсез.
Ә хәзер әзерләп килгән сыйларыбыздан авыз итәрбез һәм кунакларны да сыйларбыз.
Кеше сәламәт булу өчен дөрес тукланырга да тиеш. Дөрес туклану кешнең эш сәләтенә һәм яшәвенә уңай тәэсир итә. Шуңа күрә халыкның аш-су әзерләү осталыгынан дөрес файдалана белү зур әһәмияткә ия булып тора.
Өй эше: өйдә үткән әсәрләрне искә төшереп, аларда чагылган төрле милләт ашамлыклары турында өзекләрне табып дәфтәргә язып килергә; яңа кроссворд та төзеп карагыз.
Нәтиҗәбезнең ахыргы өлешен тәмамлыйбыз телеграмм кәгазьләрен тутырып. Сез анда бер берегезнең чыгышына бәя бирегез, дәрес сезгә ошадымы, кайсы ягы белән, белемегезне баятырга дәрес ярдм итеме. Үзегезнең тәкъдимегезне дә язсагыз ярый.

Приложенные файлы

  • docx fail1
    Размер файла: 23 kB Загрузок: 1