Статья «Идел елгасы»


Сагирова Альфия Мардуковна
МОУ Старобесовская ООШ им. А. Ф. Юртова , 2012 год, школа
Статья «Идел елгасы буендагы татарларның фольклоры”
Ульян өлкәсенең татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар теленә өйрәткәндә тәрбия мәсьәләләрен хәл итү зарури. Яшь буынга тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр күп. Балаларның, үсмерләрнең үзара аралашулары һәммәбезне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә.Шушы максат мине халык педагогикасына мөрәҗәгать итәргә этәрә. Халык педагогикасы- фәнни педагогиканың нигезе. Анда борынгы заманнардан ук халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре тупланган. Аларны һич тә югалтырга ярамый. Халыкның үзенә генә хас булган тарихи үсешен, аның психологиясен чагылдырган, балаларга һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирү ысуллары, чаралары турындагы карашлар, буыннан-буынга күчеп үсәргә, камилләшергә тиеш. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне кире кайтару гына түгел, аларны заманчалаштыру,яңарту, гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә үстерү дә мөһим эш. Халык педагогикасы- акыллылык, рухи сафлык чишмәсе. Татар халык педагогикасында элек-электән укуга зур игътибар бирелгән. Укыган, белемле кешеләрне олылар хөрмәт иткән, татар халкында китапка хөрмәт зур булган.Халык педагогикасын өйрәнгәндә еш кына безгә башка фәннәргә, бигрәк тә фольклор чыганакларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләр аеруча зур әһәмияткә ия.Халыкның телдән сөйләнә торган поэтик әсәрләре халык авыз иҗаты яки фольклор дип атала. Халык авыз иҗаты әсәрләре язу сәнгате туганчы ук барлыкка килгән. Борынгы чорда җыр, бию, уеннар, төрле йолалар үзара үрелгән хәлдә ыруг, кабилә иҗаты буларак яши. Дәверләр үтү белән, кешеләрнең аңы да үсә бара. Шуның белән бергә халык авыз иҗаты да үзгәреш кичерә, аның төрләре арта, әсәрләрдәге фикер тирәнәя бара. Алар мөстәкыйль сәнгать әсәре булып формалашалар.
Халык авыз иҗаты әсәрләре - күмәк иҗат җимеше. Аларның авторы билгеле булмый. Кем дә булса берәү җыр, мәзәк яисә әкият чыгара икән, алар шунда ук телдән телгә күчеп йөри башлый. Әнә шулай үзенең яшәвен дәвам итә. Һәр башкаручы кеше мондый әсәрләрне үзенчә эшкәртә, эчтәлеген тулыландыра, сәнгатьчә матурлый — бизи.
Фольклор - халыкның рухи хәзинәсе, ерак заманнарда яшәгән кешенең эчке дөньясын чагылдыра торган тормышчан чыганак. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә җанлы сөйләм теленең үзенчәлекләре, халыкның фикер байлыгы, сүз тапкырлыгы, күптөрле сурәтләү чаралары тупланган. Әнә шу-ларны күздә тотып, Г.Тукай болай ди: "Дөресен генә әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул". Фольклор әсәрләре жанрларга бик бай: мифологик хикәят, әкият, дастан, риваять, легенда, җыр, бәет, ырым, им-том, сынамыш, фал, мөнәҗәт, мәкаль, әйтем, табышмак, мәзәк, балалар иҗаты, йола поэзиясе һәм башкалар.
Аларның һәркайсы үзенә генә хас булган сыйфатлары белән аерылып тора. Мәсәлән, бәетнең нигезендә кайгылы яисә көлкеле вакыйга ята; дастанда кемнедер, нинди дә булса бер вакыйганы данлау, конкрет бер тарихи чорны күрсәтү була; мәзәк - көтелмәгәнчә чишелешле, юмор һәм сатирага нигезләнгән әсәр; легенда дип фантастик эчтәлекле хикәятләргә әйтәләр; риваятьләрдә халык үзе кичергән вакыйгаларны сәнгатьчә гомумиләштереп бирә; мөнәҗәтләргә аерылу мотивы, дини эчтәлек хас.
Киң таралган фольклор әсәрләрнең берсе- мәкальләр. Мәкальләрдә ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә. Халык үзе болай ди: "Әйтем-сүзнең бизәге, ә мәкаль- сүзнең җиләге".
Мәкальләр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли. Мәкальләрдә халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба. Мәкаль элек-электән халыкның акыллы киңәшчесе, үгет-нәсихәт бирүчесе булып килгән. Мәкальләр темасын йомгаклап мин балалар белән дәрестән тыш “Яшәсен халык әдәбияты” дигән исем белән халык авыз иҗаты турында кичә уздырам.
Безнең халык әкиятләр сөйләргә дә бик һәвәс. Ул аларны күңел кузгатырлык итеп, яратып сөйли белә. Әкияттә берсеннән-берсе кызыклы вакыйгалар үрелеп кенә тора. Анда халкыбызның уй-теләкләре, якты омтылышы, гаделлек һәм тәвәкәллек сыйфатлары калку сүрәтләнә.
“Әкиятләр” темасын үткәндә, укучыларга шундый хакыйкать төшендерелә: хаклык үзеннән-үзе генә җиңә алмый. Тырышлык, эш сөючәнлек. кешеләргә ярдәм кулы сузарга әзер тору кебек сыйфатларын тормышта зур әһәмияткә ия булуы аңлатыла. Нәтиҗә ясарга өйрәтеп, фикерләрен мәкальләр, әйтемнәр һәм акыллы гыйбарәләр белән дәлилләүгә игътибар ителә. Укучыларыбызга төбәгебез белән бәйле бәетләрне, шигырьләрне җыю бурычы да куям.
Шагыйребез Г. Тукай:” Белергә кирәк ки, халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгеседер. Бу- бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбхәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр. Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк. Чөнки чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була. Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр”,-дип әйткән. Чыннан да, уйлап карасаң, Җир шарындагы тагы кайсы милләттә, безнеке кебек, һәркемнең үз җыры бар? Татар акылын күрә генә белергә кирәк. Акыл җырдагы сүзләрдә түгел, ә җырның чиксез күп самими эчтәлекләр табылырлык итеп төзелүендә. Җырында кеше үз хәсрәтен үзенә-үзе сөйләп юана. Хәсрәт кешенең гомерен кыскарта. Хәсрәтне җиңеп булмый, ләкин аны җиңеләйтеп була. Җиңеләйтү чарасы ите, татар акылы җыр иҗат итә. Татарда элек-электән кара-каршы әйтешеп җыр аша сөйләшү, бер-береңә көйләп җавап бирү һәм шунда ук биеп тә алулар булган. Мондый җырлар бездә тел һәм фикер осталыгын тәрбияләде. Кичке уеннарда, клубларда, бәйрәмнәрдә, табын артларында кара-каршы җырлашып бәйге тота идек. Менә бу ичмасам чын җыр бәйгесе. Ә тарихи җырларга милләтнең бөтен бер язмышы салынган. Ни өчен соң әле безнең балаларыбыз моны белмәскә тиеш. Җыр тарихы бит ул татар тарихы.Татар җырын тудыручыларын да без яхшы белергә һәм аларга хөрмәт белән карарга тиешбез. Үз тарихының, үз мәдәниятенең, талантларының, зыялыларының кадерен белмәгән халыкның киләчәге юк. Казан ханлыгы яулап алынгач , тарихыбыз белән бергә җырларыбызны да юк иткәннәр. Халкыбыз күңелендә сакланып калганнары гына, бугенге көнгә кадәр килеп җитә алган. Галимнәребез аларны авылдан-авылга , өлкәдән-өлкәгә йөреп бөртекләп җыйганнар. Ноталарга төшереп, китапларга язып безгә калдырганнар. Хәзер без шушы хәзинәне югалту алдында торабыз, чөнки балаларыбыз иблис кубызына бииләр һәм җырлыйлар. Безнең бурычыбыз-балаларны үз милләтебез көендә тәрбияләргә тырышу.
Безнең халык сүзгә һәм җырга оста булу белән бергә, ут чыгарып биергә дә яраткан. Такмак әйтеп, кул чабып торган. Менә болай:
Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була.
Бай булмаса, тук була,
Кайгы-моңы юк була.
Такмакларның максаты - биючегә ритм биреп, аларны дәртләндереп тору. Бигерәк тә уен коралы булмаганда, такмаклар еш кулланылган. Сабан туйларында, төрле бәйрәмнәрдә халыкның җырлап-биеп күңел ачу рәвеше булган бу сәнгатьтөре соңгы елларда сәхнәләргә менде, концертларның аерылгысыз бер өлеше булып әверелде. Без дә 6 нчы сыйныфта балалар белән әти-әниләре, әби-бабалары һәм дә үзләре яраткан , белгән такмакларын, җырларын язып алып аерым китапчыклар ясыйбыз. Аларны дәрестә һәм дәрестән тыш та кулланабыз.
Иске, күчмә заманнардан калган гадәтме, нидәндер, безнең халык – шигырь вә җыр-бәетләр чыгарырга бик маһир халык. Чү, әз генә бер нәрсә “шылт!” иттеме, инде аның турында иртәгә бәетләр чыга. Бәетләр гадәттә ил тормышындагы, кешеләр язмышындагы аяныч, фаҗигале хәлләрне хикәялиләр. Бәет чыгаручы авыр хасрәтен тарата, бәлагә юлыгучының истәлеген мәңгеләштереп калдырырга омтыла. Хәзер бәет язмача иҗат ителә. 7 нче сыйныфта бу теманы үзләштергәндә мин күпчелеге балаларга өлкәдәге чыга торган “Өмет” газетасына мөрәҗәгать итәргә кушам. Шулай ук авыл халкы чыгарган бәетләрне дә кушып өйрәнәбез.
Әйтем, мәкаль, табышмак, җыр белән кешеләр тормышка җайлашырга , яраклашырга өйрәнәләр. Ләкин шулай да тормышны алар башкача итеп күрергә телиләр һәм, нигә без гел мескен булырга һәм тормышка яраклашырга тиеш, әйдә, тормыш үзе безгә яраклашсын, диләр дә, мәзәк иҗат итәләр.Ул - кыска күләмле, көтелмәгәндә чишелешле, юмор һәм сатирага нигезләнгән чәчмә әсәр. Үзенең тапкырлыгы һәм көтелмәгәндә тәмамлануы белән мәзәк тыңлаучының хисләрен кузгата. Мәзәк һәрчак заман белән бергә атлый. Шул ягы белән ул фольклорның башка жанрларына караганда өлгерлек һәм җитезлек күрсәтеп килә. Хәзерге вакытта балалар мәзәкләре күбәеп бара. Аларда самимилек, риясызлык һәм дөреслек ачык бирелә. Бала тапкырлыгы кайчак өлкәннәрне дә хәйран итә. Бәйрәмнәр оештырганда һәм дәрестә дә мәзәкләрне балалар бик хуплап сәхнәләштерәләр. Шулай ук Димитровград шагыйре Равил абый Шәрифуллинның мәзәкләрен бик яратып укыйбыз.
Халык авыз иҗаты һәм кызыклы мәгълүматлы материаллар зур урын алып тора. Бу очракта викторина, кроссворд кебек күнегүләр уңышлы. Мәсәлән, викторинаны без кием-салым турында, ә кроссвордны “Татар милли ризыклары” дигән темага дәрестән тыш кичә үткәргәндә үзебез төзедек. Шулай ук халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, гаилә бәйрәмнәре үткәрү, гаилә шәҗәрәләре төзү, “Безнең гаилә”, “Милли бәйрәмнәребез” темасына иншалар язу отышлы дип саныйм. Татар теле дәресләрендә иҗади күнегүләр оештырырга тырышам, шулай ук төрле күнегүләр тәкъдим итәм. Мәсәлән:1) Сабантуй, Аулак өй, Нәврүз, Рамазан, чәк-чәк, салма, кыстыбый, кош теле, кабартма сүзләренең мәгънәсен аңлатыгыз, ясалышы ягыннан төрләрен билгеләгез. Алар белән җөмләләр төзеп языгыз.(Исемне өйрәнгәндә); 2) Сүзләрнең кайсылары сезгә якын? Нигә? ( аһәңле, сөйкемле, җылы, кунакчыл,мәгънәле һ.б.) Ясалышы ягыннан тикшерегез һәм җөмләләр төзеп языгыз (Сыйфатны өйрәнгәндә).
Дәрестә куйган максатка ирешү өчен, әлбәттә, пөхтәлек, тәртиплек булырга тиеш. Мин һәр дәрес алдыннан әхлак тәрбия сферасында максат куеп, аны кызыклы рәвештә үтәргә тырышам. Бу уңайдан Ә. Еникиның “Әйтелмәгән васыять” әсәреннән өзек алам. Тормышның аяусызлыгын, һәммәбезгә дә олыгаю көннәре җитәчәген күз алдына китерергә, җылы карашыбызны кызганмаска, исән нәрсәнең кадерен белеп яшәргә өнди. Әкияти, киң күңелле, олы йөрәкле әбиләрне олыларга, гореф-гадәтләребезне, йолаларны сакларга чакыра. Йомгаклау дәресен суд-дәрес итеп үткәрәм. Һәркем: судья, гаепләнүчеләр, яклаучылар, утыручылар һ. б. үз урынын ала. Шунысы куанычлы: судья тарафыннан сораулар бирелгәндә, Суфьян, Гөлбикә ролендәге укучылар, үзләрен чын-чынлап гаепле санагандай, башларын түбән иеп торалар.
Халык иҗаты - безнең бабаларыбыз тарафыннан безгә калдырылган иң кадерле мирас. Анда безнең телебез, рухыбыз саклана. Бу иҗатны онытмасак, милләтебез яшәр, телебез сакланыр.
Үз телен онытып, руслашкан баланы яңадан үз асылына кайтару искиткеч авыр эш. Шуның өчен мин балаларда милли рух, милли хисләр тәрбияләргә ярдәм итә торган халкыбыз йолаларын, гомумән, төрле чараларны сыйныфта һәм сыйныфтан тыш эшләрдә мөмкин кадәр күбрәк кулланырга тырышам.
Минем максатым укучыларны татар халык авыз иҗатының бай тарихы белән таныштыруны дәвам итү, яңа белемнәрне элек булган белемнәр белән бәйләү. Укучыларны татар әдәби телендә иркен сөйләргә өйрәтү, аларда ана телендәге әдәбиятны мөстәкыйль укып аңлау һәм үз фикерләрен сөйләм рәвешендә әйтә белү күнекмәләрен булдыру.

Приложенные файлы

  • docx fail3
    Размер файла: 24 kB Загрузок: 0