Урок «Уголок России — Старый Сантимир»


Сагирова Альфия Мардуковна
МОУ Старобесовская ООШ им. А. Ф. Юртова
2016 год, школа
Открытый урок “Уголок России - Старый Сантимир”
План открытого урока.
Предмет: татарская литература
Класс: 5-9
Тема: Уголок России - Старый Сантимир.
Тип урока: комбинированный.
Метод обучения: поисковый.
Цель данного урока: ознакомить с происхождением и названием села, историей и его достопримечательствами до войны и после; рассказ о ветеранах ВОВ, тружениках тыла, детях войны; воспитание уважения, любви и человеческого отношения к старшему поколению, способствовать развитию интереса к прошлой жизни предков.
Задачи урока:
Образовательная: помочь детям изучать историю села и составлять исследовательские проекты по темам;
Развивающая: продолжить изучение прошлой жизни предков, способствовать развитию правильной связной речи.
Воспитательная: помочь учащимся воспитывать у себя уважения к ветеранам ВОВ, труженикам тыла и детям войны; способствовать чуткого отношения к старшему поколению.
Обеспечение занятия: экран, компьютер, проектор, презентации, сообщения детей
План урока.
Организационный момент.
Вступительная беседа учителя.
Основная часть. История села.
Физкультминутка.
Выступление учащихся. Ветераны ВОВ. Труженики тыла. Дети войны.
Обобщение урока.
Рефлексия.
Тема. Рәсәйнең бер почмагы – Иске Исәнтимер (Уголок России - Старый Сантимир)
Белем бирү максаты: авыл тарихы белән таныштыру һәм тел өйрәнүгә булган ихтыяҗны канәгатьләндерүгә омтылыш уяту.
Фикер үстерү максаты: балаларның игътибарын нәтиҗәле эшчәнлеккә юнәлтү, аны активлаштыру; укучы эшчәнлеген даими рәвештә мотивацияләү.
Тәрбияви максат: туган якка, авылга мәхәббәт хисе һәм сөйләм культурасы тәрбияләү; кешеләргә карата ихтирамлы, миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, язма эшләр, презентация, бастырылган китап.
Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.
Методлар: тикшеренү, эзләнү чарасы.
Алымнар: күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану, аңлатмалы сөйләү.
Эпиграф. Ә шулай да бер борылып багу
Гөнаһ түгел үткән заманнарга...(М. Әгъләмов)
Дәреснең планы.
I. Оештыру. Уңай психологик хәләт тудыру (Авыл көе яңгырый)
1. Укучыларны барлау.
2. Шигырь уку.
II. Актуальләштерү.
Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
Кереш сүз. Әңгәмә (эпиграф өстендә эш).
III. Төп өлеш.
Авылым тарихы.
Сугыш ветераннары.
Тыл хезмәтчәннәре.
Сугыш чоры балалары.
IV. Гомумиләштереп, нәтиҗә ясау.
V. Рефлексия.
Тема. Рәсәйнең бер почмагы – Иске Исәнтимер (Уголок России - Старый Сантимир)
Белем бирү максаты: авыл тарихы белән таныштыру һәм тел өйрәнүгә булган ихтыяҗны канәгатьләндерүгә омтылыш уяту.
Фикер үстерү максаты: балаларның игътибарын нәтиҗәле эшчәнлеккә юнәлтү, аны активлаштыру; укучы эшчәнлеген даими рәвештә мотивацияләү.
Тәрбияви максат: туган якка, авылга мәхәббәт хисе һәм сөйләм культурасы тәрбияләү; кешеләргә карата ихтирамлы, миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, язма эшләр, презентация, слайдлар, бастырылган китап.
Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.
Методлар: тикшеренү, эзләнү чарасы.
Алымнар: күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану, аңлатмалы сөйләү.
Эпиграф. Ә шулай да бер борылып багу
Гөнаһ түгел үткән заманнарга...(М. Әгъләмов)
Дәрес барышы (Ход урока)
(Авыл көе һәм җыры яңгырый)
I . Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру (организационный момент)
Көннәр туган саен хәерле көн телим,
Аяз күкләр телим җиремә.
Тыныч төннәр телим бар кешегә
Һәм иминлек телим илемә.
Исәнмесез, укучылар, хөрмәтле кунаклар. Хәерле көн! Бүген әдәбияттә без сыйныфтан тыш уку дәресе үткәрәбез. Дәресебезнең темасы.....(Эпиграфны әйтү).
II. Актуальләштерү. Укытучының кереш сүзе (Вступительная беседа учителя)
Һәрбер кешенең туган иле, туган җире була. Безнең дә туган авылыбыз бар. 5-9нчы сыйныф укучылары “Туган авылым тарихы” дигән юнәлеш буенча эшләделәр. Алар ел дәвамында авылыбызның исеме каян килеп чыгуын, татар халкының авылда яшәешен, сугыш ветераннарының кичерешләрен, тыл хезмәтчәннәренең тормыш юлын, сугыш чорында туып үскән авылдашларыбызның көнкүрешен өйрәнделәр. Бу эзләнүләрдә төрле эш чаралары уздырылды. Балалар өйдән-өйгә йөреп сугыш ветераннарының балалары, туганнары белән очраштылар; тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары белән сөйләштеләр. Бу очрашулар, сөйләшүләр эзсез калмасын дип һәрберсен язып алдык һәм нәтиҗәдә менә шундый китап та ясап куйдык (күрсәтәм). Бүген без сезгә дә үзебезнең эзләнеп җыйган эшебездән берничәсен күрсәтеп китәсебез килә.
III. Төп өлеш (Основная часть)
Авылым тарихы (История села)
Өч яктан да урман белән чолгап алынган Иске Исәнтимер авылыбыз бик тә матур безнең. Каян килеп чыккан соң авыл исеме дип әйтәсездер сез? Хәзер сөйләп бирәбез без. Игътибар белән тыңлагыз!
Картлар сөйләве буенча менә шундый риваятьләр йөри (презен.-Авыл күренеше): бик элеке инде(елы билгеле түгел) 3 ир кеше(татар, мукшы, чуваш) урманга ауга һәм балык тотарга(Чирмешән елгасы урман эченнән боргаланып-боргаланып ага) килгәннәр(през.-Чирмешән елгасы). Аларга монда бик ошаган, чөнки елгадан балык тотып, урманнан кош-корт, хайван аулап, ә инде урманыннан йорт корып, ягарга утын әзерләп яшәп ятарга була, дип. Өстәвенә әле мич чыгарырга ком белән сары бәлчеге дә булган. Бер заман балык тотканда татар кешесе ялгыш үзенең балтасын суга төшереп җибәрә. Бу көз вакыты була һәм ул әйтә: ”Исән бул тимерем җәйгә чаклы”, дип . Ә җәй табылгач бик шатлана һәм: ”Бу җирдә мин - татар кешесе калам, авылның исеме дә – Иске Исәнтимер булыр, ди.
Авылыбыз бик борынгы вакытта яралган, чөнки 13 нче гасырда авыл аша монгол-татарларның канлы сугышы булып үткән, дигән сүз йөри. Шулай ук 1774 нче елның февралендә байлар белән пугачёвлар бәрелешен фаразлый. Ул отрядтан 700 кеше һәлак була, ә 40 кеше әсирлеккә алына, авылны байлар яндыра.
Октябрь сугышына кадәр безнең авылда бик бай кеше яшәгән-Хамматов Сәетгәрәй. Аның 6 баласы булган - 5 кызы һәм 1 малае. Ул халыкны яллап Чирмешән елгасын буып берничә урында су төгермәне ясаган: безнең авылда, Иске Бесовкада, Мәләкәстә, Салаванда( Новочеремшанск) һәм тагы берничә авылда. Аның Мәләкәс (Димитровград) шәһәрендә тагы ризыклар кибете дә булган. Үз хуҗалыгында да күп терлекләр асраган: сыер, сарык, атлар көтүе белән булган. Авыл халкы анарга тамак өчен ялланып эшләгән. Сугыштан соң байларны Себергә сөргенгә сөргәннәр, шуннан ул бердә күренмәгән инде.
30 нчы елларда авылларда колхозлар оеша башлагач, безнең Иске Исәнтимердә дә “ Чишмә” дигән колхоз барлыкка килгән. Исемен шулай кушканнар, чөнки кырда, авылдан ерак түгел, чип-чиста чишмә суы ага торган булган (ул әле дә бар). Авыл халкы игенчелек белән шөгыльләнгән: бодай, арыш, арпа, тары, җитен, киндер үстергәннәр. Барлык игенне дә атлар, үгезләр, сыерлар белән эшкәртеп башкарганнар. Ә бәрәңгене хатыннар тартып чәчкәннәр.
Колхозның председателе Якуп исемле килгән кеше булган. Анардан соң Сафин хуҗалыкны алып барган. Авыл советының председателе булып авылдашыбыз Абдуллов Гаяз абый эшләгән. Колхозда күп кенә терлек үрчеткәннәр. Атлар фермасы, сыерлар, сарыклар абзары булдырганнар (ә сарыкларны әле сауганнар да һәм хөкүмәткә кымыз ясарга озатканнар), , куяннар, үрдәк, тавык, каз да булган. Сыерлар күп булмаган – 1савучыга 8 баш кына. Гелсем апа Сафиуллова (әле дә исән) кырдагы тавыклар фермасында эшләгән. Атларны Мырадулла Сафиуллов, ә үрдәкләрне Залялова Халимә әби караган. Куяннарны Сафиуллова Минҗамал әби үрчетеп үстергән, казларны 1 ел гына асраганнар, аны да йорт саен бүлеп таратып кына каратканнар. Барлык фермалар белән эшне Зайнуллов Мингали абый (заведующий) алып барган. Ризыкларны да колхоз хөкүмәткә тапшыра торган булган, ә колхозчылар эшләгәннәр палкага гына (трудодень).
Авылда агач эше белән дә шөгыльләнгәннәр. Мәсәлән, Яруллов Нәбиулла бабай үзләре өчен өянке агачыннан чукып савыт-саба ясаган: дустыган, табаклар, лакан ( чиләк урнына). Юкәдән чабата, башмак үргәннәр. Ә Вафа бабай чабатаны халыкка да саткан. Сафаргалиев Мәрдук бабай шомырт чыбыгыннан матур итеп төрле-төрле чуманнар үргән - зурсы белән кыр бакчадан бәрәңге ташыганнар, ә кечерәге тирескә кулланылган.
Урманда (лесничество) эшләүчеләр юкә каерысын куптарып 1 ай суга батырып торганнар һәм мунчала, пумазок ясаганнар, капчык та юләгәннәр. Зелпе (кустарник - берескелет) тамырының каерысын җыеп резина ясарга тапшырганнар.
Элеке вакытта татар халкының үз бакчасында җиләк-җимеш үстерергә вакыты булмаган, урманнан җыйганнар: карлыган, каен җиләге, җир җиләге, бөрлегән, кара җиләк( ежевика), балан, шомырт. Шулай ук төрле-төрле үлән чәйләре дә кулланганнар, сатып алырга булмаган бит.
Чәй ясар өчен: карлыган яфрагы, каен җиләге чәчәге, җир җиләге яфрагы, аю камыры (шиповник) чәчәген бергә җыеп капчыкта 1 көн кыздырганнар. Ә 2нче көнне юып мичтә парлаганнар һәм ышыкта киптергәннәр. Шулай итеп авыл халкы чәйле дә булган.
Терлекләрне күп асрарга ярамаган - 1 сыер, 1 бозау һәм 2-3 сарык, берничә кош-корт. Сарык җыныннан эрләп оек, бияләй бәйләгәннәр, шулай ук тула басып озын оеклар ясап кигәннәр, сәкегә-идәнгә җәергә кушма ясаганнар. Киндер үскәч, анардан җеп эшкәрткәннәр һәм үзләре ясаган станокта әшәймә сугып, шунардан кирәкле кием-салым, капчык юләгәннәр. Җитен өлгергәч, аны талкып, эрләп, чәчәкләп тастымаллар сукканнар. Шулардан күлмәк, ыштан, билбаулар, тастарлар һәм башка кирәк-яракны булдырганнар.
Сугыш вакытында, аннан соң да авыл халкына йорт саен хөкүмәт залог түләргә куйган: 2 центнер бәрәңге, 40 кг ит, 100 йомырка, 2 кг сарык җыны, 2 кг сары май яки 100 литр сөт. Тагы әле үз акчаңа заём (лотарейный билет) алырга кирәк булган һәм аны уйнатканнар, отса - акча булган, отмаса - берни юк.
Ирләр сугышта булганга күрә, 15-16 яшьлек кызларны тракторчылар әзерләүче курсларында укытып колхозның “ХТЗ” һәм “ ЧТЗ” маркалы тракторларында хатын-кызлар эшләгән.
Авыл халкының көнкүреше бердә җиңел булмаган: тамак ялгап яшәр өчен халык утын кисеп (дилянка ачылгач) сорапмы, урлапмы, кайчан ничек, башка авылга илтеп саткан һәм кирәк ярагын алган: тоз, бәрәңге, иген, ярма кебек әйберләр. Ә колхозда эшләгәнгә онны да кашыклап кына бирә торган булганнар. Шуңа күрә ачлыкка киселгән бер-ише халык гаиләсе белән вербовать ителеп (специальный вербовщик булган) төрле шәһәргә киткәннәр (Подольскийга, Приморский крайга һ.б.) Ирләр әле менә шундый такмак та уйлап чыгарганнар: Әйдә, дустым, Чиләбегә,
Ник монда чиләнергә.
Колхоз акча бирә калса,
Кайтырбыз өйләнергә.
Безнең авылдан сугышка 200дән артык кеше киткән, шуларның 81 кире әйләнеп кайтмый. Кайткан сугыш ветераннары да инде үлеп бетте (презен.-ветераны). Хәзерге вакытта сугышчыларга тигезләнгән бер ветераныбыз Вәлиев Фәиз Сираҗ углы гына исән. Аңа 87 яшь(презен.-бабай).
Сугыштан соң колхозга беренче машина кайткач Камалиев Вәгиз абыйны утыртканнар, чөнки ул сугышта машина йөрткән. Ә беренче комбайнда Сабиров Минвәли абый эшләгән.
Колхоз акча бирә башлагач председатель Исмәгыйль абый авылда агачтан бурап кирпеч суга торган рига салдырган һәм шунда 8 ел буена халык кирпеч суккан (авылдан ерак түгел Чирмешән елгасында яхшы сыйфатлы ком бар һәм тау ярында кызыл бәлчек). Ул кирпечтән халык үзләренә мич чыгарган һәм кирпечне сатып та җибәргән. Ригада эшләүчеләрнең күбесе хатын-кыз була: Галиева Сания, Алиева Миңсылу, Шагиахметова Нәфизә, Хайбуллова Сания һәм башкалар.
1958 елны безнең “Чишмә” колхозын Иске Бесовка авылы белән кушканнар һәм Ульянова дигән исем куелган. Колхоз председателе итеп И. А. Кремляков эшләгән. Ике авыл арасында юл бик начар булган. Аның арты А. А. Терентьев председатель булгач, юлны күтәртеп 1986-1987нче елларда асфальт салдырткан. Ул авыл халкы өчен күп кенә өйләр дә салдырган. Безнең авылга барлыгы биш кенә ызба булса да, үзендә дистәләп төзеткән һәм һәрбер урамына да таштан юлларны ясаткан. Ә безнең авылда барлыгы бер, мәктәп белән кибет урамына гына, таш юл салына.
Мәчет (Мечеть)
Элекеге мәчетнең рәсеме сакланмаган, ләкин аның урыны калган. Мәчет булмаганда бабайлар намазны кеше ызбасына җыелып укыганнар. Ә мәчет салынгач муллалык вазыйфасын Шәһит исемле килгән кеше башкарган. Сугышка хәтле авылда зур янгында мәчетнең манарасы янып төшкән. Ә калган өлешен колхоз иген саклап та, киптерер өчен дә, үретер өчен дә кулланган. 1948-1949 елларда коммунистлар мәчетне сүттергәннәр. Мәчет сүтелсә дә, авыл халкы динне ташламаган. 40 еллар чамасы бабайлар намазны Нәбиулла бабай ызбасына җыелып укыганнар.
Яңа мәчет салынды 1990-1991 елларда(презен. -мәчет). Колхоз председателе А. А. Терентьев та булышкан, авыл халкы акчалата да әйберләтә дә бик күп ярдәм иткән. Хәзерге вакытта һәр җомга көнне, гаетләрдә, рамазан аенда бабайлар азан әйтеп намазлар укыйлар.
Кибет (магазин)
Кибет безнең авылда ничек барлыкка килгән соң?
Иң беренче кибетләр байларныкы булган һәм авылда алар берничә исәпләнгән. 1935нче елларны хөкүмәт ашамлык кибете салдыра. Үзебезнең авылда сатучылар булмаганга күрә, күрше авылдан килеп эшләгәннәр. Соңрак бу эшкә авылдан Сәетгали абый тотына. Кибет бик кечкенә була һәм берничә елдан күршесенә зурыракны салалар. Анда инде ашамлыктан тыш кием-салым да сатыла башлый. Аларның да рәсемнәре сакланмаган.
1991нче елны иске кибетнең каршысына кирпечтән яңаны җитештерәләр һәм әле дә шул кибет эшләп килә(презен.-кибет).
Клуб ( авыл мәдәнияте )
Безнең әби-бабайлар яшь чакларында буш калган байлар ызбасында җыелып күңел ача торган булганнар. Ә аңа кадәр кызлар өендә “ Аулак өй”гә җыелганнар.
Беренче агач клуб сугышка хәтле янган. Икенчесен салганнар авыл кырыена - очка. Бәйрәмнәрдә укытучылар спектакль дә оештырганнар. Авылда зур янгын булганда клуб тагы янган. Аннары инде 3 нче клубны авыл уртасына салырга булганнар. Ул авыл халкына күп кенә еллар хезмәт иткән. Клубта һәр көнне кино күрсәткәннәр, аннан соң биегәннәр, бәйрәмнәр үткәргәннәр, спектакльләр дә еш куелган. Яшь парлар язылышып һәйкәлгә чәчәк тә куйганнар(презен.-иске клуб).
1992нче елны мәдәният йорты иске булган өчен сүтелгән һәм аның урнына кирпечтән яңаны ике этажлы итеп төзегәннәр. Ләкин аның тышкы ягын гына эшләп бетерәләр, акча булмау сылтавы белән төзү эше туктатыла. Берничә елдан төзелеп бетмәгән клубны колхозның бурычын түләр өчен председатель сатып җибәрә һәм аны сүтеп алып китәләр. Хәзер аның урнында үлән генә үсеп тора
Авылдагы мәктәп ябылгач, 2012нче елның февраль аенда шушы бинаның бер өлешендә авыл клубы итеп бүлмә ачыла. Клубның мөдире булып Гизәтулла кызы Закирова Зария эшли. Ул авыл әбиләре белән сөйләшеп “Ак әбиләр” фольклор группасы оештыра. Һәр бәйрәмнәрдә авылдашларына искиткеч концертлар уздыра, спектакльләр куялар. Авыл гармонистлары Калимуллов Сәгит абый белән Сәлих абый да бик матур көйләр уйнап кызларны җырлаталар, ә әбиләребез мөнәҗәтләр әйтеп халыкның күңелен ачалар.
Мәктәп (школа)
Күп еллар элек балаларны әти-әниләре остабикәгә яки мәчеткә биреп дин дәресләре өйрәткәннр. Аннан соң байлардан калган буш ызбаларда балаларга 4 еллык белемне башта гарәп телендә, соңрак латин телендә укытканнар. Ә 5нче сыйныфтан Урта Исәнтимер мәктәбенә җәяү йөреп белем алганнар.
1961-62нче елларда безнең авылга да мәктәп төзегәннәр һәм балалар 7нче сыйныфны тәмамлаганчы укыганнар. Авылда укытучы булмаганга күрә башка авылдан килеп белем биргәннәр: Иске Җүрәйдән Исмәгыйль абый Шаммасов, Урта Исәнтимердән Ризванов Вәли абый һәм башкалар. Директор булып 1962-1968 елларда Нуретдинов Әсхат Вәлиәхмәт улы, 1968-1971 -Аббазов Әдип абый, 1971-1972- Салахов Наил абый, 1972 – 1978 - Файзуллина Лениза Фатых кызы, 1978 – 1979ел. Фасахов Илдус Гомәр улы,ә
1979 - 2010ел. Мухаммедеев Ислам Шакир улы эшләгәннәр. 1968нче елга кадәр бөтен дәреслекләр дә татар телендә булган, а рус теле чит тел булып кына кертелгән. 1968 нче елдан барлык дәреслекләр дә рус теленә күчкән, татар теле берничә сәгать кенә калган. Мәктәптә балалар карага манып каләм белән язганнар, чөнки хәзерге кебек ручкалар 70 нче елларда гына чыккан(презен.-иске мәктәп).
Менә бу иске мәктәпнең бинасы күренеп тора. Ә аның алдында шул мәктәптә укыткан укытучылар коллективы. Сулдан уңга: Шамасова Сәльма, Сагирова Әлфия, Фасахов Илдус, Юсупова Давас, Закиров Рөстәм, Закирова Зария, Мухаммедеев Ислам һәм җыештыручы Минибаева Нурия апа.
1995нче елны колхоз ярдәме белән ике этажлы таш мәктәп бинасы салына, бакчасы да бик зур һәм әйбәт була(презен. -яңа мәктәп). Анда төрле яшелчәләр үстердек.
Зур матур мәктәптә балалар 2010нчы елга кадәр белем алдылар. Тора-бара мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы Фахрутдинова Гелсирә ярдәмендә музей ачыла. Ул анда балалар белән күп кенә әйберләр җыештыра: элеккеге киемнәр, савыт-сабалар, йорт җирендә хатын-кызның һәм ир-атның кулдан эшләнгән кирәк-ярагы һәм башкалар. Шуларның беришесе Бесовка мәктәбендәге татар музеена да күчерелә.
Балалар саны әзәюе сәбәпле мәктәп ябыла һәм күрше авыл (Иске Бесовка) мәктәбенә автобус белән йөреп укырга мәҗбүр булалар. Мин сезгә тулы мәгълүмәт бирмәдем, кызыксынган кеше менә шул папкадан укып белә ала. Ә хәзер әзрәк ял итеп алабыз.
Физкультпауза. (Көй кабызам, тыңлагыз һәм әйтерсез исемен)
Сугыш ветераннары (Ветераны войны)
Дәресебезнең икенче өлеше сугыш ветераннары турында сүз булыр.
Сугыштан әйләнеп кайткан кайбер ветераннарыбызның фоторәсемен күрергә безгә дә насыйп булды (презен.-ветераны)
Ә хәзер сүзне 7сыйныф укучысы Рәшид кызы Гүзәлгә бирәбез. Ул үзенең бабасы турында эзләнеп тапкан язмасын тәкъдим итәргә тели (презентация “Минем бабам”)
Иевлев Данила рус телендә үзенең бабасы турында әнисе белән презентация ясаган. Сүзне анарга бирәбез (презентация - дед Трофимов)
Тыл хезмәтчәннәре (Труженики тыла)
Сүзне 9сыйныф укучысы Кабиров Илнар ала. Ул үзенең тыл хезмәтчән әбисе турында сөйләр (презен.-Әклимә әби)
Шигырь “Сугыш чоры балалары” (стих “Дети войны”)Авыр сугыш елларында сугышчыларга гына түгел, тылда калып хезмәт иткән хатыннарга, балаларга да җиңел булмаган. Алар ачлы-туклы фронтка ярдәм иткәннәр.
Нинди генә чор булса да
Сабый ул, сабый инде.
Балачакта иркә, назда
Елмайсын, көлсен иде.
Сугыш чоры балалары -
Иркә, назсыз балачак:
Күпләр өчен әтиләрдән
Мәхрүм булып калган чак.
Сугыш чоры балалары -
Кайгы тулы балачак.
«Кара кәгазь» алганнарга
Кушылып елаган чак.
Сугыш чоры балалары -
Ач тамаклы балачак:
Кисәк ипи бетмәсен, дип,
Ялап кына торган чак.
Сугыш чоры балалары -
Үлән ашап үскән чак:
Качып-посып башак уып,
Арыш кабу - шатлык чак.
Сугыш чоры балалары -
Бүген алар өлкәннәр:
Кагылганнар-сугылганнар,
Барына да түзгәннәр.
Сугыш чоры балалары -
Йөк бөккән җилкәләрне:
Хөрмәткә, лаек тормышка
Алар соң җитәләрме?! (Кадыйр Әхмәров)
Дети войны. Сугыш чоры балалары төркеменә кергән Гелзифа әбисе турында Гүзәл чыгыш ясар (презен.-Гелзифа әби)
Сугыш чоры баласына тагы ике укучыбызның әбисе керә. Шуның берсе турында Марсель таныштырып китер (презен)
Мулланур үз әбисенең тормыш юлын сөйләр(презент)
5 сыйныф укучысы Айрат та үзенең карт әби-бабасы турында күп кенә мәгълүмәт тапкан (материалларын күрсәтергә)
IV. Гомумиләштереп, нәтиҗә ясау (Обобщение)
Без сезгә эшебезнең берничәсен генә күрсәттек. Тулы мәгълүмәтне шушы ясаган китаптан карарга була. Бу китапта 22 ветеранның тормыш юлы, 20 тыл хезмәтчәненең яшәеше һәм 21 сугыш чоры баласының көнкүреше тупланган.
V. Рефлексия. Өйгә эш.
Башлаган эшебезне иренмичә генә даими рәвештә алып барырга дип уйлыйм мин. Авыл тарихын тагын да тулыландырырга тырышып эшне дәвам итүегезне сорар идем.

Приложенные файлы

  • docx fail4
    Размер файла: 42 kB Загрузок: 0