Тема.Роза Хафизова “Күгәрчен һәм малай”хикәясе.
Казан шәһәре Совет районы 174нче урта гомуми белем мәктәбе укытучысы Галина Фәрәзинә Миңнефән кызы
Максат: 1.Текст өстендә эшләү күнекмәләрен камилләштерү:хәл-вакыйга һәм күренешләрне, геройларның холык-фигылен, хис-тойгыларын интонация ярдәмендә күрсәтеп, сәнгатьле укырга өйрәтү.
2. Күзәтүчәнлек, логик фикерләү һәм хәтерне үстерү.
3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, изгелек эшләү теләген уяту.
Җиһазлау: кош рәсемнәре, презентация, Р.Хафизова портреты, китаплары, дәреслек.
Дәрес барышы.
I.Оештыру моменты.Уңай психологик халәт булдыру.Хәерле көн, кадерле укучылар!Шундый матур көндә сезне күрүемә чиксез шатмын. Көнне – җылы кояш, агачны –яфрак, кешене яхшы уйлары, изге эшләре бизи.
Дөньяда мәңге калыр эш-
Ул да булса изгелек.
Күккә дә очар –изгелек,
Суга да батмас –изгелек,
Телдән дә төшмәс –изгелек.
II.Уку мәсьәләсен кую.Кадерле укучылар, мин сезнең изгелекле булып үсүегезне телим.Шуңа да бүгенге дәреснең девизы итеп “Изгелек эшләсәң, игелек күрерсең” мәкален алдым.Без дәрестә “Нәрсә ул изгелек?” соравына җавап эзләрбез, Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясе белән танышырбыз.Кем соң ул Р.Хафизова?(Язучы).
III.Уку мәсьәләсен чишү.”Инсерт” ысулын куллану.
Роза Хафизова турындагы мәгълүматны укыйк, игътибарлы булыгыз, кызыклы яңалыклар булыр, аларны билгеләп барырсыз.(Таратма материалны үзаллы уку).
Кем соң ул Роза Хафизова?
Балалар язучысы Р.Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстан республикасы Бөгелмә шәһәрендә туа. Гаиләдә икенче бала була ул. Әтиләре Мирсәет абый сугыш башлангач фронтка китә. Ул Розага сугыштан ике тапкыр хат җибәрә. Әтисе яудан әйләнеп кайта алмый. Сугыш башланганда Розага 11 яшь була. Ул еллардагы ачлык, хәерчелек аларны да урап үтми. Әниләре, олы балалар эштән кайтып керми. Роза апага да сынау арты сынау килеп кенә тора. Бик суык көнне күрше мәктәптән укудан кайтканда салкыннан аяклары атламас була, аңын югалтып егыла. Бәхетенә каршы үтеп баручы кеше, аны күреп, өенә алып кайта. Икенче тапкыр язгы ташу вакытында боздан тиз генә чыгармын дип елга өстенә кереп китә. Бозлар шартлап ярыла. Шулчак милиционер күреп ала, аны тартып чыгара.
Мәктәптә укыган елларында шигырьләр яза башлый.1947нче елда Казан университетына керә. Университетны тәмамлагач, Төмән өлкәсенә Тобол шәһәренең урта мәктәбендә татар теле фәнен укыта. “Татарстан яшьләре” газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. Пенсия яшенә җиткәнче Р.Хафизова республика татар балалар журналы “Ялкын”ның баш редакторы хезмәтендә була.
Р.Хафизованың нәниләр өчен әкиятләре, тәрбияви хикәяләре тупланган “Кыңгыраулар җыры” беренче китабы 1967 елда басылып чыга. Бүгенге көндә ул дистәдән артык китап авторы. Аның “Кирлемән”, “Әкиятләр”, “Сак-сок тавышы”, “Актәпи нигә моңая” кебек китаплары укучылар арасында бик популяр.(Материал белән танышканнан соң, таблица тутырыла, авторның китаплары тәкъдим ителә.)
- миңа билгеле -яңалык белдем
язучы Әтисе яудан әйләнеп кайта алмый
“Кирлемән” татар теле фәнен укыта
“Әкиятләр” ачлыктан аңын югалтып егыла
Актәпи нигә моңая” боз астына китә яза
Кластер төзү.(Изгелек сүзенә игътибар иттерү).
Сүзлек өстендә эш. Изгелек,игелек сүзләренең тарихы борынгы төрки телендә кулланылган иги, изи сүзләренә барып тоташа. “Игелек(изгелек) кылу” –ходай кушканны үтәү дигәнне аңлата.
Ә сез изгелек сүзен ничек аңлыйсыз?(Кластер төзү).
Табигатькә сакчыл караш
2594718226180
Шәфкатьлелек Мәрхәмәтлелек
Яхшылык Миһербанлык
V.Коллектив эш.Роза Хафизова әсәрләрендә изгелек һәм яхшылык, табигатькә сакчыл караш төп урынны алып тора.Аның “Күгәрчен белән малай” хикәясен искә төшерик.Экрандагы планга игътибар итегез.
Шушы планны, хикәядәге хәл-вакыйга үсешенә туры китереп, үзгәртегез.
Малай кошка ярдәм итә.
Күгәрчен бәлага юлыккан.
Күгәрчен башта малайдан курка
Кешеләрнең гамьнәрендә дә юк.
Малай күгәрченне җибәргәч кичергән хисләр.
Хикәядәге вакыйгаларны искә төшерү.Эчтәлеген кыскача сөйләтү.
VI.”Тар һәм киң сораулар “.Хикәя сезгә охшадымы? Аны укыганда нинди уй-хисләр кичердегез?(Соклану, куану, жәлләү,горурлану).
1.Сез нәрсәгә сокландыгыз?Хикәядә сүз барган малай нинди?
Малайны сурәтләгән урынны табып укыгыз.(27бит,1аб.)
2.Нәрсәне жәлләдегез?Шул урынны укып күрсәтегез.(26бит,1аб).
“Почмак” ысулы.Хикәянең эчтәлеген күзаллап , вакыйгаларны искә төшердек. Сезгә нәрсә ошамады? (Кешеләрнең гамьсезлеге, игътибарсызлыгы, мәрхәмәтсез, явыз кешеләр)..Ни өчен?
VII.Өйгә эш.Күгәрчен турында эссе язып килергә.
Укытучы. Бөек акыл иясе Р.Фәхреддин сүзләрен укыйк.(Экран ачыла).
“Тормышта һәркем бәхетле булырга хыяллана. Ләкин бәхеткә бер генә юл илтүен онытмыйк, дуслар, ул- изгелек.”
VIII.Синквейн төзү.
Рефлексия. Укучылар, без нәрсә турында сөйләштек?.(Изгелек турында).Балалар, сез изгелекне алдан искәртеп эшлисезме? Ә көтелмәгән чакта кемнәндер игелек күрү бигрәк тә шатлыклы икәнен беләсезме? Балалар, изгелек кылуны көндәлек бурыч, тормышыгызның кагыйдәсе итеп алыгыз! Чөнки кеше игелек кылган саен аның күңеле үсә, канатлана, сәламәтлеге яхшыра.
Изгелек.
Көтелмәгән, көндәлек.
Куандыра, канатландыра, дәртләндерә.
Изгелек эшләсәң, игелек күрерсең.
Бәхет.
IX.Йомгаклау.
X.Үзбәя.