Ел фасылларыҖәй көннәре бик ямьле,
Һәркем җәйне ярата!
Кояш якты нурларынЖәлләмичә тарата.
Ә көз үзенчә ямьле:
Сары яфрак яӊгыры.
Муллык, байлык җиргә иӊә
Бик матур көз фасылы.
Ап-ак бураннары белән
Көзне кыш алыштыра.
Бик матур кар бөртекләре
Күзләрне камаштыра.
Кар-суларныӊ гөрләп агарЧаклары да җиткән бит.
Яз - табигать уянуы,
Өмет уянган чак бит.
Елныӊ һәрбер фасылы да
Шатландыра бик безне.
Бик теләп каршы алабызЯз, кыш, җәйне һәм көзне.