Чтобы посмотреть презентацию с картинками, оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов презентации:
Якташыбыз – халык язучысы Гомәр Бәширов Шәҗәрәсе Биографиясе Язучы Гомәр Бәшир улы Бәширов 1901 елның 7 гыйнварында хәзерге Татарстанның Арча районы Яңасала авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәдрәсәсендә белем ала. 1919нчы елда Урта Бирәзә мәктәбендә балалар укыта. 1920нче елдан ул гражданнар сугышының ут-ялкынын үтә. 1924нче елдан башлап, махсус белем алганнан соң, халык судьясы булып эшли. 1932нче елдан ул инде әдәбият, иҗат дөньясында. Газета-журнал редакцияләрендә, китап нәшриятында эшләгән чорында ул журналист һәм язучы буларак формалаша. Аның әсәрләре Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрләр газета-журналларында даими басылып килә. Г.Бәшировның гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган “Сиваш” повесте киң таныла. 60нчы еллар башыннан Г.Бәширов – профессиональ язучы. Язучының үзенчәлекле таланты, халык күңеленең тирән катлауларын ачудагы осталыгы “Намус” романында аеруча ачык чагыла. Бу роман өчен Г.Бәширов СССР Дәүләт бүләгенә лаек була. Аның әлеге әсәре дөньяның дистәләрчә телләренә тәрҗемә ителә. Ул үзенең “Туган ягым – яшел бишек”, “Җидегән чишмә” кебек автобиографик әсәрләрендә халыкның иң яхшы традицияләрен, югары рухи, әхлакый сафлыгын, туган халкының ирек һәм хезмәт сөючәнлеген бик оста сурәтли. Заманча язылган “Сарут” новелласы һәм 70-80нче елларда иҗат ителгән хикәяләре өчен Г.Бәшировка 1996нчы елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. Г.Бәширов халык иҗаты әсәрләрен җыю, эшкәртү һәм пропагандалау буенча нәтиҗәле эшли. Татар фольклорының ул җыйган һәм эшкәрткән иң яхшы үрнәкләре шулай ук дөнья халыклары телләрендә кат-кат басыла. Гомәр Бәшировның күпкырлы таланты һәм җәмәгать эшчәнлеге Ватаныбыз тарафыннан югары бәяләнә. Ул Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә, аңа Татарстанның халык язучысы дигән исем бирелә. Г.Бәширов 1999нчы елның 7нче маенда вафат булды. Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники Гомәр Бәширов турында Дөрес, без үткән гомер юлы төрлечәрәк булды... Әмма юлыбызның кыйбласы бер иде: дөньяны гаделрәк, тормышны ялгансызрак, халкыбызны иманлырак итеп күрү...