элективный курс по татарскому языку


Авторская программа учителя татарского языка и литературы
1квалификационной категории
МБОО "СОШ №25 им. 70-летия нефти Татарстана" г. Альметьевск РТ
Вафиной Рамили Мавлютовны
Пояснительная записка.
В свете практических целей обучения татарскому языку как неродному представляется логичным строить учебный процесс, начиная с запоминания языкового материала,что служит основой для формирования речевых навыков и развития коммуникативных умений учащихся. Как показывает опыт обучения татарскому языку в иноязычной аудитории, нельзя научиться речевому общению, не усвоив языковой материал,и сформировать умения речевого общения,не овладев навыками речевой деятельности.Это говорит о том,что владение татарским языком как средством общения включает в себя как знание языкового материала,так и развитие речевых навыков учащихся. В связи с этим формирование лингвистической компетенции, речевой компетенции, коммуникативной компетенции рассматривается как основная цель обучения татарскому языку в русской школе. Основная задача обучения русскоязычных учащихся татарскому языку научить их практически пользоваться татарским языком как средством общения в пределах установленного программой словарного и грамматического минимумов, а также указанных в ней сфер общения.
Данный элективный курс рассчитан на 18 часов для русскоязычных учащихся 9 го класса. В материал элективного курса включены темы которые вызывают затруднения у учащихся при переводе,составлении диалогов,текстов.Особое внимание уделено глаголу.
При обучении русскоязычные обучающиеся теряются перед несколькими временными формами и многочисленными вспомогательными глаголами. Глаголу во всех языках предназначается огромная нагрузка. Но способы, формы выполнения этой нагрузки в разных языках различные. Усвоение именно этих способов представляет наибольшую трудность для русскоязычных учащихся. Дело в том, что в русском языке характер протекания действия, временное соотношение одного действия с другим процессом или действием выражается при помощи видовых значений глагола в сочетании с временными формами. В татарском языке глагол свою огромную нагрузку выполняет несколькими способами: большую роль берет на себя непривычный для русскоязычного читателя аналитический глагол; немалое место в татарском языке занимают вспомогательные глаголы. Именно эти две особенности татарского глагола трудно усваиваются обучающимися.
Данный элективный курс предполагает устранение пробелов в знаниях, закрепление материала, систематизацию знаний перед единым республиканским тестированием по татарскому языку.
Цели курса:
углубить базовые знания учащихся о морфологии,
совершенствовать умения и навыки в области морфологии татарской речи,
помочь по-новому взглянуть на привычные проблемы морфологии,

Задачи курса:
систематизация знаний о самостоятельных и служебных частях речи
совершенствование умений и навыков распознавать части речи и их формы
подготовка учащихся к итоговому тестированию.
Тема Эчтәлек
1 Ярдәмче фигыльләр: иде,итте,икән, иткән, торган,имеш . Бу фигыльләрнең үзләре генә аерым мәгънә белдермәвен,аларга сорау куелмавы,башка сүз төркемнәре белән янәшә килеп,җөмлә эчендә кулланылуы һәм төрле мәгънә төсмере белдерүләре.
2. Ярдәмче фигыльләр ролендә йөри торган мөстәкыйль
фигыльләр. Ярдәмче фигыльләр ролендә йөри торган мөстәкыйль
фигыльләр:башла,җибәр,кит,җит,бет,чык,куй,төш,кал,сал, ташла, ят,йөр,тор, бир, ал,кара,күр,яз,бул.
3. Кире шарт фигыль формасы К и р е ш а р т фигыль –са да, -ган булса да формасында да/дә кисәкчәләре белән килә: килсә дә, күргән булса да, чакырса да һ.б. Кире шарт фигыльле җөмләләрдә каршы килә торган шартлар булуга карамастан, эшнең үтәлүе белдерелә .Чабаталы малайлар булсак та, һәркайсыбызга “сез” дип кенә эндәшә (М.Мәһдиев).
4 Татар телендә юклык формасы Фигыльдә юклыкны белдерү – төрки телләр өчен үзен­чәлекле грамматик категория, чөнки -ма/-мә кушымчасы юклык аспектында бары тик фигыльләргә генә ялгана. Исемнең яки башка сүз төркемнәренең юклыгы татар телендә башлыча, түгел кисәкчәсе белән белдерелә: китап ~ китап түгел, яхшы ~ яхшы түгел, күп ~күп түгел һ.б. Татар телендә кайбер затланышсыз фигыльләрдә генә фигыльнең юклыгы исемнәрдәгечә түгел кисәкчәсе белән дә белдерелергә мөмкин. Мәсәлән: күргән кешем түгел (күрмәгән кеше мәгънәсендә). Без эшлисе эш түгел (сөйл.т.). Кияүгә бирәсе кыз түгел, Ашка саласы тоз түгел (мәкаль).
5 Теләк фигыль. Сөйләм эчендә теләк фигыльнең еш кына әле –чы/-че, инде, -ла, -лә кисәкчәләре һәм әйдә, әйдәгез ымлыклары белән килүе. Теләк наклонениесенең формалары
а) –асы иде формасы ( -асы кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыль һәм иде ярдәмче фигыле) көчле теләкне белдерә:
Кырларыңда, илем, юлларыңда Гизәсе дә гизәсе иде: Җырга салып җырдай тормышыңны Үзеңә бүләк итәсе иде (Х.Туфан);
ә) –асы килә аналитик формасы шулай ук теләк мәгънәсен белдерүгә беркетелгән:
6 Хәл фигыльнең 3 нче төр формасы. Хәл фигыльнең бу төре фигыль нигезенә -гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчасы ялганып ясала һәм, кагыйдә буларак, ул үзе ачыклаган фигыльдән а л д а булган эш-хәлләрне белдерә: кайткач (күрдем), килгәч (ишеттем), баргач (таныштым) һ.б.
7. Хәзерге заман сыйфат фигыль формасы. учы/-үче кушымчалы сыйфат фигыль. Ясалышы һәм мәгънәләре. -а /ә торган формалы сыйфат фигыль.
8. Инфинитив.
Ясалышы, кулланылыш үзенчәлекләре. Сөйләм эчендә инфинитив берничә вазифа башкара:
- җөмләдә икенче бер фигыльгә ияреп килә һәм аны ачыклый, эш-хәлнең максатын белдерә: укырга бару, кайтырга җыену, әйтергә теләү, бирешмәскә тырышу.
- тиеш, кирәк, мөмкин һ.б. модаль сүзләр белән килә һәм х ә б ә р ф у н к ц и я с е н д ә кулланыла: әйтергә кирәк, керергә мөмкин, килергә тиеш һ.б.
- ө н д ә ү, ч а к ы р у, к а т г ы й т ы ю кебек модаль мәгънәләрне белдереп, җөмләдә мөстәкыйль позициядә кулланыла:
-мөстәкыйль кулланылышта инфинитив с о р а у, и к е л ә н ү, г а җ и з л ә н ү кебек модаль мәгънәләрне дә белдерә:
-ырга формасы төрле ярдәмче фигыльләр белән килеп, төрле модаль мәгънә белдерә торган аналитик төзелмәләр ясый:
- бул фигыле белән кулланылганда н и я т л ә ү модальлеген белдерә:
–ырга иде формасы көчле теләкне белдерә:
9. Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең мәгънә төсмере,кушымчалары,кулланылышы.
10. Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең мәгънә төсмере,кушымчалары,кулланылышы.
11. Исем фигыль. Исем фигыль – берьюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе.
12. Саннарның төзелеше һәм дөрес язылышы. Цифрлар белән язылган саннарның дөрес язылышы,укылышы.
13. Авазларның чиратлашуы. Ике сузык аваз арасында яки [ р ] тартыгы алдыннан килгәндә, [ к ], [ къ], [ п] тартыклары яңгырау парлары[ г ], [ гъ], [ б] белән чиратлаша.
14. Исемнең тартым белән төрләнүе . Татар телендә тартым категориясе предметның кайсы затка караганлыгын грамматик юл белән белдерә: китаб-ым, китаб-ың сүзләрендә, мәсәлән, лексик мәгънә һәм грамматик мәгънә бер сүз эчендә, бер сүз кысаларында белдерелә...
15. Алмашлыкларының килеш белән төрләнүе Килеш белән төрләнгән алмашлыкларны сөйләмдә ,язуда дөрес куллану.
16. Татар телендә бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр Татар телендә бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр .Аларның фукциясе.Арт, ал, ара, ас, буй, өс, тирә, төп, тыш, урта, чит, эч, як, ян кебек урын – ара төшенчәләрен белдерә торган исемнәр бәйлек сүз булып килүләре.
17. Сан +исем конструкциясе. Күбрәк исемне ачыклап киләләр, һәм андый сүз тезмәләрдә саннар килеш белән дә, т а р т ы м яки с а н бе­лән дә төрләнмиләр: ике китап, ике китапны, ике китабым һ.б. Биредә аеруча сан белән ачыкланган исемнәрнең, предметның күплеген белдерүләренә карамастан, күплек сан кушымчаларын алмаулары үзенчәлекле: өч китап, ике йөз китап, мең китап һ.б. Рус телендә, мәсәлән, сан белән ачыкланган исемнәр килеш, сан белән төрләнәләр, ягъни сан саналмышы белән ярашып килә: два ученика, двух уче­ников, двум ученикам һ.б.
18. Татар телендә сүз тәртибе. Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе(ия белән хәбәрнең, аергыч белән аерылмышның урыннары).
Кулланылган әдәбият.
“Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1-11 нче сыйныфлар) Казан. Тат.кит.нәш., Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева., 2011ел
Ф.С.Сафиуллина,М.З.Зәкиев .Хәзерге татар әдәби теле.Казан.”Мәгариф” 1994
Ф.С.Вәлиева,Г.Ф.Саттаров .Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы Казан “Раннур” 2000
Абдуллина Р.С. Хәзерге татар теленең орфографиясе һәм орфоэпиясе-Казан: Мәгариф, 2009
Хисамова Ф.М.Татар теле морфологиясе.- Казан: Мәгариф, 2006
Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татарский язык. Интенсивный курс. – Казан: Хәтер,
Харисов Ф.Ф. Основы методики обучения татарскому языку как неродному. – СПб: филиал издательства «Просвещение», 2001. – 431 с.
Татарская электронная библиотека http://kitap.net.ru/.

Приложенные файлы

  • docx rabota
    Вафина
    Размер файла: 23 kB Загрузок: 10