Алып баручы.Татар халкынын календарендэ ин популяр, ин кунелле язгы бэйрэмнэрнен берсе- hичшиксез, карга боткасы. Борын- борын заманда кешелэр нилектэн жирдэ яз булганын белмэгэннэр ди. Алар ямьле язны жылы яктан кара каргалар алып килэ дип уйлаганнар. Шунын очен карлар эреп, сулар ага башлагач горлэвеклэргэ таба, янаруга- яшэругэ йоз боргач, каргалар килу хормэтенэ бэйрэм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Бу конне балалар матур итеп киенгэннэр, йомырка жыйганнар. Хужаларга рэхмэт эйтеп, изге телэклэр телэгэннэр. Халыкны бэйрэмгэ чакырганнар. Шулай авылны урап уткэннэн сон, ярма, май, сот алып, табигатьнен ин куркэм жиренэ- кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан- кырларга, яки тау битлэренэ жыелганнар. Учак тергезеп казан асканнар, ботка пешергэннэр. Ботка пешкэнче, торле уеннар уйнаганнар, жырлар жырлаганнар, такмаклар эйтешкэннэр. Аннары бергэлэп ботка ашаганнар.
Ботканы балалар узлэре генэ ашап бетермэгэн, анын куп олешен каргаларга дип ялан остенэ сибеп калдырганнар, чишмэ суына корбан иткэннэр. Кырда учак ягу, ботка пешеру белэн мэш килу балаларга эйтеп бетергесез рэхэтлек биргэн. Соныннан читкэ китеп каргаларнын котуе белэн тошеп, ничек итеп карр- карр дип ботка белэн сыйлануларын карап куанганнар. Балалар бу коне бэйрэмгэ хас булган телэк- телэулэр эйткэннэр, жирдэн муллык, куктэн янгыр, кояштан жылылык, гаилэгэ иминлек телэгэннэр. Жаннары- тэннэре кояшлы жылы коннэрнен тизрэк килуен , язгы ташуларнын тизрэк агып китуен коткэннэр.
Э хэзер, хормэтле дуслар, “Карга боткасы” на рэхим итегез.
Камилэ. Мин елмаям, мин елмаям
Мондый шатлык килде каян?
Жылы яктан кошлар кайта,
Умырзая чэчэк ата.
Шуна курэ мин елмаям-
Кунелемдэ шатлык йори,
Яз килэ бит, яз колэ-
Гел елмаясы килэ.
Самира. Ындыр артында талдаКупме карга оясыТуздырмыймТорсыннар шундаКызык анын йоласы.
Золфэт. Яз життеме, безнен эбиЯсый карга боткасыБотка белэн сыйланаларБотен авыл баласы.
Айзилэ. Елгада бозлар кузгалдыЕлмая,колэ кояш.
Урамнар буйлап атлыйЯмьле hэм кунелле яз.
Яз килэ, яз килэ,
Горлэшеп,сайрашыпЖырчы кошлар килэ.
Илизэ. Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель жиллэре.
Кошлар кайта: сагындырганТуган- ускэн жирлэре.
Жыр: «Яз житэ».
Алып баручы: Язлар житкэч, ерак юллар утеп, озак очып, дингез кичеп, кошлар жылы яктан безгэ кайталар. «Кая таба очасыз?» - дип сораучыга алар болай дип жавап бирэлэр.
Туган-ускэн илебезне Без бик сагындык.
Алып баручы: Балалар, безнен янга сез нинди кошлар кайтканын белэсезме сон?
Дилэрэ. Кыр казлары, урдэклэрКара каргалар, карлыгачларСыерчыклар, тургайларБакча яме - сандугачларУрман курке- кукелэрЖылы якта булганнар.
Артем. Коннэрен юлда уткэрепКуанышып очалар.
Канатларын кутэрепЯз китерэ ич алар.
Таhир. Коннэр аяз, куктэ алсуНур сибеп кояш колэ.
Жиргэ тама комеш тамчыСагынып коткэн яз килэ.
Шулчак карга очып керэ.
Алмаз. Мин карга кар-каррТиздэн эреп бетэр кар
Канатымда хатым бар
Буен житсэ- тартып ал.
Алып баручы хатны укый.
«Исэнмесез, балалар! Без кошлар, сезгэ яз килуен хэбэр итэбез. Тиздэн сезнен бэйрэмегезгэ без дэ килеп житэрбез!»
Алып баручы: Балалар, безнен бэйрэмгэ кунаклар килер, э безнен бер эйберебез дэ эзер тугел. Эйдэгез, бэйрэм очен нэрсэлэр кирэклеген искэ тошерик.
Балалар: ярма, сот, кукэй, ит.
Алып баручы: Элек сыйны ой буенча жыеп йоргэннэр. Без дэ шулай итик.
Б. Эдилэ. Ойдэме тутэй?
Жэтрэк бир кукэй.
Бирсэн безгэ оч кукэйТавыгын салыр йоз кукэй.
Алып баручы. Май кирэк, ярма кирэкКарга туена бар да кирэк.
Эби белэн бабай чыга.
Эби: Менэ балалар, бар да бар, май да, сот тэ.
Бабай: Кукэй дэ, ит тэ. Ботка бик тэмле булыр.
Эби: Эйдэгез, без ботканы пешергэ салыйк.
Алып баручы. Хормэтле кунаклар, эби белэн бабай ботканы пешерэ торсын, без бэйрэмне дэвам итик.
Алып баручы. Менэ безнен кошларыбыз да килеп житкэн.
Голшат. Килдек, килдек, очып ерак жирдэнКурыкмыйча ачы, салкын жилдэн.
Яз хэбэрен сезгэ китердек безГафу, дуслар, озак коттердек без.
Хэзер менэ, оя ясап тизрэкБала-чага урчетергэ кирэк.
Алып баручы. Чу! Туктагыз, тыныгызБу бит таныш моныбызКем ул анда сызгыра?
Оздерепме, оздерэ.
Ерак тугел, якындаЭнэ, теге тирэктэ,
Бу бит таныш сыерчык,
Сыерчыгым, очып чык.
Ф.Эдилэ. Ерак- ераклардан канат кагыпДингезлэрне кичеп, арып- талыпЭ узегез ничек кышладыгызСалкын булмадымы кышларыгыз?
Ф. Алсу. Бик ямансу булды кышларСездэн башка, якын дуслар,
Эмма без дэ тик ятмадыкУрманнарны, бакчаларны
Корткычлардан сакладык.
Жыр: «Сыерчык»
Ш.Эдилэ. Безнен дуслар- балалар,
Безне кунак иттелэр,
Жимлек ясап элделэрТэмле жимнэр сиптелэр.
Алып баручы. Эйтегезче, кошкайлар,
Сез кайларда булдыгыз?
Эйтегезче, кошкайлар,
Нинди иллэр курдегез?
Айназ. Ерак- ерак иллэрдэБик кызу жэйлэрдэЙорилэр анда маймылларХэм зуз- зур филлэр.
Сэидэ. Без шат сезгэ кошкайларСез килэсен белдек без
Агачларга матур итепОйлэр ясап элдек без.
Хэзер инде сайрашыгызОялар сайлашыгызЖилэк- жимеш бакчасындаКубрэк кайнашыгыз.
Балалар биюе.
Алып баручы: Ничек яшэдегез сон
Сез чит иллэрдэ?
Бар идеме сон андаДус ишелэр дэ.
Айдар. Без сагындык авылныКомеш сулы чишмэнеЗифа буйлы каенны.
Монда калган дусларны.
Сез безнен ояларны туздырмагыз!
Безне саклагыз!
Алып баручы. Юк! Тимибез без сезгэСезнен матур сайравыгызНур сибэ безнен жиргэ.
Азат. Саубуллашмыйк, очрашырбызУрманнарда, кырларда,
Бакчаларда, куллэрдэ.
Рэхмэт, дуслар, оялар hэмЖимлеклэр элгэн очен,
Бурычлы булып калмабызСайрарбыз иртэ- кичен.
Жыр: «Карлыгач»
Эби белэн бабайны биету.
Бабай: Тыпыр- тыпыр- тыпырдатыпБергэ басаек эле,
Уйнап- колеп, жырлап- биепКунел ачаек эле.
Эби: Биесэнэ, биесэнэБиюлэре кунеллеСин кунелле биегэнгэТакмак эйтэм тугелме.
Бабай: Биесэнэ, биесэнэБиюлэре килешэСинен кебек зифа матурТелэгенэ ирешэ.
Эби: Житэр- житэр уздырдынБигрэк тузан туздырдын.
Аягынны шапылдатыпКолагымны тондырдын.
Эби: Бар иде безнен яшь чаклар, кесэ тулы борчаклар. Чабатага бака жигеп чикерткэ куган чаклар.
Бие син дэ ХэйбуллаБиегэн кеше бай булла.
Биегэн кеше бай булганчыКарт алаша тай була.
Бабай: Бие, бие остаракБер аягын кыскаракИке аягын тигез булсаБиер иден остарак.
Бабай: Уф, ботка коймэсен карчык, бигрэклэр дэ жилкенеп киттен инде.
Эби: Борчылма эле, сина эйтэм, коймэс, утын басып кына куйдым. Карт, исендэме, яшь чакта нинди уеннар уйный идек эле?
Бабай: «Без- без-без идек» уенын белэсезме балалар?
Балалар: Белэбез.
Уен уйнатыла.
Алып баручы: Эби- бабай ботканы тэмле итеп пешереп бетерегез инде. Без уйнап бетергэнче олгерсен инде. (китэлэр)
Алып баручы табышмаклар, сынамышлар эйтэ.
Табышмаклар.
Кортлар чупли тукылдатып,
Урманда тырыш доктор. (тукран)
Сазлык жирлэрдэ йори,
Камышлыкта конозын,
Борыны озын, чабуы кыска,
«Тату торыйк!» дип сойли. (торна)
Кулы юк балчык ташыйБалтасы юк,ой ясый. (карлыгач)
Урмый, чэчми,
Ил остендэ кон итэ. (чыпчык)
Койрыгын алса- башы ябышаБашын алса- койрыгы ябыша. (саескан)
Баласын да бакмыйУзе йомырка басмый. (куке)
Голдер- голдер буКызыл тэпи- кемдер бу. (кугэрчен)
Узе озын,
Чабуы кыска. (торна)
Кыш hэм жэй буеКызыл читек кигэн,
Кук ефэктэн кулмэге,
Ул hэркемнен сойгэне. (кугэрчен)
Бер кошым бар: тынмыйАгачка оя кормыйОе жирдэЖыры куктэ. (тургай)
Куй син ана майлы калжа,
Килер дэ кунар тартмана,
Жиргэ куй ярма hэм икмэк,
Анын исеме (песнэк)
Сынамышлар1 апрель (хэзерге 14) су катса, 15 конлек юлга чана белэн чыгарга ярый.
Апрельнын 6сы(19) аяз булса, жэй коры киллер, болытлы булса, ашлык унар.
Апрель жылы булып китсэ, май суык булыр.
Апрель азагында жылы янгырлар булса, игеннэр яхшы булыр.(май уртасы янача)
Карлыгач килгэч, борчак чэчэргэ ярый.
Елгаларда боз тонлэ китсэ ашлык унар.
Бэйрэм тэмам.