Балалар бакчасында Яңа ел кичәсе
“Хуш киләсең, Яңа ел!”
Алып баручы һәм балалар залга кереп, аны карыйлар.
А.б. Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, аны ничек матур итеп бизәделәр. Чыршыбыз матур итеп яна.
Безнең чыршыбыз уртада –
Биик тә, җырлыйк та аның янында.
Без түгәрәккә басарбыз,
Хәрәкәтләнеп уйнап та алырбыз.
(Чыршының утлары сүнә)
А.б. Ай-хай, чыршыбызның утлары сүнгән. Ләкин кайгырмыйк, мин тылсымлы сүзләрне беләм. Минем артымнан кабатлагыз:
1, 2, 3 – чыршы үзеңнең матур утларыңны кабыз! (2 тапкыр)
Чыршының утлары яна, балалар кул чабалар.
А.б. Әйдәгез әле, балалар, чыршыбызга җыр җырлап алыйк әле. “Чыршы янында”
А.б. Килгән барлык кунакларны,
Шат күңелле балаларны
Яңа ел белән котлыйм.
Һәммәгезгә бик күп итеп
Изге теләкләр юллыйм.
Рамазан: - Исәнме, матур чыршыкай,
Тагын килдеңме?
Бездә бәйрәм икәнлеген
Син дә белдеңме?
Айгөл: - Матур, яшел күлмәгеңә
Бизәк тактыңмы?
Безгә күңелле булсын, дип
Монда чаптыңмы?
Инсаф: - Хуш ис белән бакчабызны
Сыйлыйм, дидеңме?
Бәйрәмне ямьле итим, дип
Сагынып килдеңме
Айгөл: Бер ел буе бик сагынып
Көттек без сине.
Балкыган утларың белән
Сөендер безне.Кадрия: Бүген бездә бик күңелле,
Җырлы – биюле бәйрәм.
Яшел чыршыбыз тирәли
Уйнарбыз әйлән-бәйлән.
Җыр “Исәнме, чыршыкай”
А.б. Тукта, күр, бу кемнәр икән?
Әйтерсең лә йолдызлар!
Кар-чәчәкләр булып бии
Бакчабыздагы кызлар.
“Кар бөртекләре” биюе
Чыршы артыннан саескан булып киенгән малай йөгереп чыга һәм Кыш бабайдан килгән телеграмманы укый:
Телеграмма, телеграмма:
“Карлы юлдан сезнең яңга
Килгәндә бик ашыгып,
Бүләкләр тутыра торган
Зур капчыгым ертылды.
Шуңа күрә сезнең янга
Сңгарак калып киләм.
Кызым алданрак килер
Алып миннән күп сәлам.
А.б. Әйдәгез, балалар, Кар кызын кул чабып каршылыйк.
(Кар кызы булып киенгән Убырлы карчык керә)
Убырлы: Менә мин дә килеп җиттем.
А.б. Кем син?
Убырлы: Ничек инде кем? Кыш бабай оныгы.
А.б. Син Кыш бабай оныгымы?
У: Әйе, оныгы. Каршы алыгыз мине.
А.б.: Димәк, син Кар кызы. Алайса әйт, Кыш бабай нигә килмәде?
У: Ул бик ашыкты да аның туны ертылды.
А.б.: Нинди туны ертылсын ди аның?
У.: Ертылды инде менә.
А.Б. Менә нәрсә, син Кыш бабай оныгы түгел, алдыйсың. Бар кит моннан, без бәйрәмне дәвам итәбез.
У: Кыш бабай сезгә минем аркылы күп сәлам җибәрәм диде бит.
А.б. Балалар, ул бәлки чынлап та Кар кызыдыр?
Балалар (барысы бергә): Юк!
А.б.: Кем соң ул алайса?
Балалар: Убырлы карчык!
А.б. Мин дә шулай дип уйлыйм. Әйдәгез барыбез бергә: “Убырлы, кит моннан”, - дип әйтәбез. (Балалар әйтәләр)
У: Ярар, теләсә нәрсә эшләгез. Мине яратмасагыз, китәрмен. Тик сезнең Кар кызыгыз миндә һәм мин аны җибәрмим.
А.б.: Тукта, кая куйдың Кар кызын, җибәр хәзер үк.
У.: Юк әле менә, мин аны мунча ягарга, мине юындырырга мәҗбүр итәм.
А.б.: Нишләргә инде? Кар кызы мунчада эреячәк бит. Убырлы, теләсә нәрсә сора, тик Кар кызын җибәр.
У.: Сезнең белән бәйрәм итәсем килә.
А.б: Балалар, Убырлы бәйрәмгә калсынмы?
(Балалар җавап бирәләр)
Ярар, кал һәм Кар кызын алып кил. (Убырлы китә)
Җыр “Ёлочка»
Убырлы ак киемгә төренгән пиратны алып келә:
Менә сезнең Кар кызыгыз!
Пират: Исәнмесез!
А.б. Кар кызы, син нишләп шулай төрендең, тавышың да әллә нинди, карлыккан?
Пират: Әй миңа диңгездәге давыл вакытында салкын тигән иде... Ой!
Балалар, телисезме мин сезгә табышмак әйтәм?
Песи булып елый белә,
Бүре булып улый белә,
Малай булып сызгыра.
Карларны пыр туздырып
Куып йөртә ыжгырып.
Кайчак шундый чеметә...
Нәрсә бу, йә, кем әйтә?
(Кышкы җил)
Пират: Дөрес балалар.
А.б. Нәрсәдер бик сәер монда. Кар кызы, син ничек Убырлы белән дуслаша алдың?
Пират (кулы белән авызын каплап): Ой! Мин дус түгел аның белән... Әйдәгез, бергәләп биеп алыйк. (Бергәләп бииләр, Пират кызып китеп ак киемнәрен салып ата)
А.б. Балалар, карагыз әле, бу Кар кызы түгел бит, Пират. Әйдә аларны икесен бергә бәйлибез.
(Балалар аларны икесен бергә бәйлиләр, тегеләр карышалар: “Болай эшләргә ярамый... Тимәгез...”- дик кычкыралар.
А.б. Әһә, курыктыгызмы? Хәзер үк әйтегез, Кар кызын кайда куйдыгыз?
Убырлы: Хәзер, хәзер алып киләбез. (Балалар җибәрәләр)
А.б.: Балалар, әйдәгез Кар кызын чакырыйк. Ул үзен көткәннәрен белсен.
Балалар: Кар кыз! Кар кыз! Кар кызы!
(Кар кызы керә моңсу)
Кар кызы: (әкрен генә) Яңа ел белән...
А.б. Ни булды сиңа Кар кызы. Нигә шундый моңсу син? Елмаймыйсың да. Балалар, бәлки җыр аның күңелен ачар? Кар кызы, син утыр, ял ит, безне кара.
Җыр “Ак куян”
Кар кызы: (шат)
Рәхмәт, сезгә, дусларым,
Хәлләремне күрдегез.
Убырлы белән пираттан
Йолып кала белдегез.
Матур җырлар белән
Күтәрдегез күңелемне.
Әйдәгез бергәләшеп
Дәвам итик бәйрәмне.
(Чыршы тирәли җырлап әйләнәләр. Ерактан Кыш бабай тавышы ишетелә)
А.б. Балалар, Кыш бабай тавышы ишетелә. Әйдәгез бергәләп чакырыйк аны.
К.б. Үпкәләмәгенсездер бит
Бераз сонга калганга?
Күчтәнәчләр өләшеп йөрдем
Тиеннәр, куяннарга.
Инде менә сезгә бәйрәм
Бүләк итәргә килдем.
Яңа елны бергәләшеп
Җырлап каршылыйк, дидем.
Җыр “Кыш бабай”
К.б. Рәхмәт, балалар, сөендердегез, ә хәзер шуны сез салкыннан куркасызмы? Әллә кышын күңеллеме? (балаларның җаваплары тыңлана)
Балалар: Кыш бабай, Кыш бабай, безнең белән уен уйна!
Уен “Уйлап тап” дип атала
Балалар: Кыш бабай, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай
Яле, безне кара әле.
Без бергәләп нишлибез,
Әйдә, уйлап тап әле.
(Скрипкада уйнаган булып кыланалар)
К.б. Сакалыгызны кашыйсыз.
Балалар: Юк, скрипкада уйныйбыз.
(Шул ук сүзләр кабатлана, балалар курайда уйнаган булып кыланалар)
К.Б. Сөт эчәсез.
Балалар: Юк, курайда уйныйбыз.
(Шулай ук пианнинода уйныйлар)
К.б. Ярма чүплисез.
А.Б. Кыш бабай, син берни дә белә алмадың бит. Шуның өчен безгә биеп күрсәт.
Кыш бабай бии. Ул биегән вакытта, Убырлы карчык кереп таягын урлап чыгып китә.
К.б. Уф, ардым мин, кызым, бик эсселәдем. Бар салкын су алып кил әле. (Кар кызы яртылаш конфетти тутырылган зур круңка алып керә. Кыш бабай эчкән кыяфәт чыгара да, конфеттиларны ата-аналар өстенә сибә.
Кыш бабайга балалалар үзләренең шигырьләрен сөйлиләр.
Инсаф Кыш
ҖәвадТәрҗеманов
Уянып, бүгениртән
Карасамтәрәзәгә,
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алыпкилгәнбезгә.
Әйдәгез, таугабарыйк,
Чанадашуыпкалыйк.
Бертузанюк, сафһава,
Җиргә ап-ак кар ява.
Ислам КАРСЫЛУ КЫЗЫН ИЯРТЕП,
КЫШ БАБАЙ КИЛЕП ҖИТТЕ.
БАРЧАБЫЗГА КҮЧТӘНӘЧЛӘР,
ТӘМЛЕ КӘНФИТЛӘР БИРДЕ.
Рамазан ЯҢА ЕЛЯңа елга бүләк алыпКыш бабай килде.Бакчадагы һәр балага Бүләкләр бирде.Кар кызы да яңа елгаКунакка килгән.Кыш бабай бездә икәненУл каян белгән.Уйнап — биеп яңа елныКаршы алабыз.Яңа елда матур теләкТеләп калабыз.
Айгөл ЧЫРШЫБүлмәдә чыршы агачы:Ул яшелдән киенгән.Чыршы да урманнан безгәБәйрәм итәргә килгән.Уенчыклар белән аныБизәдем төрле төскә.Кызыл йолдыз ясап куйдымБалкысын өчен өскә.5. Рәзил.
Кыш бабай, Кыш бабай!
Безне бик ярата.
Ул безгә Яңа елг
Бүләге тарата.
Җыр “В лесу родилась елочка”
Кар кызы: Бабакай, син бүләкләр турында онытмадыңмы?
К.Б. Юк, онытмадым, хәзер тылсымлы таягымны алам да. Ә кайда соң ул? Балалар, сез күрмәдегезме соң? (Убырлы аның артына качып йөри, К.Б. кинәт кенә борыла да аннан таякны ала). Тагын син мени әле бу? Гел начарлыклар гына эшләп йөрисең. Хәзер мин сине катырып калдырам! (Таягы белән өч тапкыр идәнгә суга).
У: Ай, кирәкми, ай, ай, ай... (Мәзәк рәвештә катып кала)
Пират йөгереп керә, Убырлыны катып калган хәлдә күреп, кызганып сөйләнә: Әй Убырлыкаем минем! Синнән башка нишләрмен инде мин? Кыш бабабай! Кыш бабай! Әйдә, мин барлык кешеләрне бәйрәм белән котлап матур сүзләр әйтәм, ә син Убырлыны эретәсең.
(Пират бәйрәм белән котлый)
К.б. Яхшы мин соңгы тапкыр Убырлының яхшырасына ышанып эретәм.
(Идәнгә таягы белән суга)
У: Ай, нәрсә булган миңа? Минем яхшылык эшлисем килә!
К.б. Нинди яхшылык?
У.: Балаларга бүләк өләшергә телим.
(Сызгыра. Бии-бии Убырлының өе керә)
Өй: Убырлы Карчык! Убырлы Карчык!
У: Әй, өем, әбиеңне эзләп килдеңме?
Өй: Кыш бабакай кай соң?
Ул бик ашыккан чакта
Бүләк өләшергә, дип.
Капчыгын безнең урманда
Онытып калдырган бит.
Мин ул капчыкны таптым,
Илтим, дип тизрәк чаптым.
Бүләкләрне китердем,
И ашыктым, йөгердем.
К.б.: Рәхмәт, Өйкәй, ә бүләкләр кайда соң?
Өй: Бүләкләрне, бабакай,
Чыршы астыннан табарсыз.
Хәзергә китим инде
Бар бик ерак барасым. (чыгып китә)
Кыш бабай чыршы астыннан капчык алып балаларга бүләк өләшә.
К.б.: Миңа да китәргә вакыт.
Чөнки шулай һәр җирдә
“Кыш бабай кайчан килә?” – дип,
Бик күп балалар көтә.
К.К. Бабакай, дуслар яныннан
Бер китәсе килми.
Әйдә тагын бер такыр
Бик матур җырны җырлыйк
Җыр “Яңа ел”
Кыш бабай һәм Кар кызы бергә: Сау булыгыз, балалар! Бәйрәм белән!
Балалар бергә: Сау бул Кыш бабай! Сау бул Кар кызы!