“Хуш киләсең, Яңа ел!”
(Беренче кечкенәләр төркеме)Балалар (кар кызы булып киенгән) тәрбияче белән залга керәләр.
Кар кызы: Балалар карагыз әле ничек матур бизәлгән безнең залыбыз. Сездә ничек матур киенгәнсез – шундый матурлар үскәннәр. Карагыз әле нинди матур чыршы тора зал уртасында. Матур бизәлгән – ничек күп уенчыклар эленгән. Чыршыбыз безнең урманда үскән, аннары аны Кыш бабай безгә алып килгән. Ничек матурланган безнең чыршы, балалар карагыз әле – чыршының утлары янмый. Әйдәгез утларын яндырыйк, тылсымлы сүзләр әйтик:
Балалар: “1, 2, 3 – чыршы утынны кабыз!” ( 3 тапкыр кабатлау)
Кар кызы: “Төрле–төрле утлар яна, Без уйныйбыз әйләнеп.”
Җыр: “Маленкой ёлочке”
Кар кызы: Бик матур җырладыгыз, әйдәгез биеп тә алык.
Бию: “Ёлочка стояла – стройной выростала”
Кар кызы: Мин дусларым Кар чәчәк
Кардан йолдызлар ясап,
Җир өстенә яудырамҖирне каплыйм кар беләнКарлы, бозлы күлмәгемКапрон челтәр итәгем.
Капрон челтәр итәгемне,
Сезгә бүләк итәрмен.
Мин биимен, уйныймын,
Мин кар – буран яратам.
Шуңа күрә бар дөнъяга
Кар бөртеге таратам.
Яз коне мин ал чәчәк,
Кыш көне мин Кар чәчәк,
Сезне чын, чын күңелдәнКотлыйм Яңа ел белән.
Кар кызы: Әйдәгез кышкы биюне биибез.
Бию: «Зимняя пляска»
Кар кызы: Әйдәгез хәзер чыршы белән уйнап алабыз.
Подуюм – ёлка гаснет
Хлопают - зажигается
Кар кызы: Безгә бүген Кыш бабай килә. Ул сезгә күп итеп бүләкләр алып килә. Ишетәсезме кемдер ишек шакый. Ә Кыш бабай килгән.
Кыш бабай: Исәнмесез, балалар. Малайлар һәм кызлар.
Балалар: Исәнмесез - бабакай. Без сезне көттек.
Кыш бабай: Менә мин дә килдем. Мин сезгә Яңа ел каршыларга килдем.
Кар кызы: Син аргансындыр - бабакай, әйдә утырып тор. Без сина бер бию биеп күрсәтәбез.
Сабыйларга бүләк итәм,
Өр-яңа уенчыклар.
Сабыйларга бүләк итәм
Матур шалтыравыклар.
Бию: «Погремушки»
Уен: “Кем җитезрәк” (Кыш бабай белән)
Ак куянкай утыра
Колакларын селкетә
Колакларын селкетә
Аның биисе килә.
Бию: «Ак куянкай утыра»
Кар кызы: Кыш бабай безнең балалар сезгә бер матур җыр өйрәнделәр.
Җыр: “Кыш бабай”
Кар кызы: Әйдәгез балалар урындыкларга утырабыз. Кыш бабайга ятлаган шигыръләребезне сөйлибез.
2.
4.
Кар кызы: Кызларыбызны биюгә чакырабыз
Без мамыктай ак карлар Очабыз тып-тын гына
Тын гына, тып-тын гына
Һәрвакыт салмак кына.
Бию: «Кар кызы»
Кыш бабай: Сезнең белән бик рәхәт балалар . Ә сез чана шуа беләсезме?
Әйдәгез әле чанада шуып карыйк.
Уен: “Санки”
Дети бегут за Снегурочкой играют в снежки «Танец со снежками»
Мы танцуем со снежками, посмотрите-ка на нас
Вот как топаем ногами, раз, два, раз, два, раз, два, разСо снежками опустились полошили вот сюда,
А теперь в ладошки можно мы похлопать да, да, да.
Месте с нами поплясать всех мы приглашаем
Берегись Снегурочка, мы снежки бросаем.
Кар бабай: молодцы, балалар! Сез бүген матур итеп җырладыгыз, биедегез, шигыръләр сөйләдегез. Безгә бик ошады. Ә хезер безгә китәргә вакыт. Саубулыгыз, балалар! Яңа еллар белән сезне! (Кар бабай балаларга бүләк өләшә, китә)
Ә хәзер китәргә дә вакытҗитте! Сау булыгыз, балалар! Яңа еллар белән сезне!
Балалар: Сау бул, Кыш бабай! (Китә)